Татар театрлары фестивале башлана

Хөрмәтле театр сөюче тамашачыларыбыз! Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге hәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе сезне 26 гыйнварда татар халык hәм үзешчән театрларының Барый Тарханов исемендәге V нче төбәкара фестивален ачу тантанасына чакыра.

    Бу көнне “Киндяковка” мәдәният йортының Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге “Нур” татар халык театры танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның ”Ул бит берәү генә” дигән спектаклен күрсәтәчәк.

    Фестиваль Татар мәдәният үзәгендә 15 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча. Чакыру билетларын мәдәният үзәгендә алырга мөмкин. (Фестиваль программасына кергән hәр спектакльгә йөрүче hәр кешене фестивальне ябу тантанасында бүләк көтә. Бер чакыру билетына бер бүләк биреләчәк).

    Адресыбыз: Ульяновск шәhәре, Нариманов пр., 25. Белешмәләр өчен телефон: 46-20-95.  

6+