«Яңа туган балага бүләк» проекты старт алды

Ульяновск өлкәсендә “Яңа туган балага бүләк (“Подарок новорожденному”) акциясенә старт бирелде.

    1 январьда Губернатор Сергей Морозов яңа ел төнендә өлкә хастаханәсенең бала тудыру йортында cабыйларын дөньяга китергән хатын-кызларның хәлләрен белеште hәм аларга балалар әйберләре тутырылган беренче тартмаларны бүләк итеп тапшырды.

    - “Яңа туган балага бүләк” дип аталган безнең яңа проектыбыз Ульяновск өлкәсендә бүгеннән эшли башлый. Моннан тыш, 2020 елның беренче яртыеллыгында балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында яңа закон гамәлгә керәчәк. Президент инициативасы белән булдырылган “Демография” илкүләм проекты буенча гүзәл затларга hәм балалы гаиләләргә hәрьяклап булышлык күрсәтүне быел да дәвам итәчәкбез,- дип белдерде Сергей Морозов.

     - Бүләк итеп тапшырылган наборга сабыйга беренче мәлдә аеруча кирәкле булган әйберләр, ата-аналар өчен төрле буклетлар керә. Әни кешеләргә бу бүләк бала тудыру йортыннан чыккан вакытта яки социаль яклау бүлекләрендә тапшырылачак. 2020 елда төбәгебездә яшәүче 12 мең гаилә социаль ярдәм чараларыннан файдаланыр дип көтелә. Губернатор йөкләмәсе буенча быел күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәтү турында закон үз көченә керә. Әлеге закон нигезендә алар түләүсез бирелгән җир участокларында йорт төзү өчен дәүләттән акчалата ярдәм алачак. Шулай ук өч игез балалары туган гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен матди ярдәм алу хокукына ия булачак. Моннан тыш, быелдан башлап йөкле хатын-кызларга өстәмә рәвештә 30 көнлек ял алу мөмкинлеге бирелә,- дип хәбәр итте өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары – гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова.