Сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Әхәт Сәитгәрәй улы Мусинга шушы көннәрдә 91 яшь тулды. Гомер бәйрәме уңаеннан аны район җитәкчеләре, ветераннар оешмасы hәм халыкны социаль яклау комитеты вәкилләре котладылар.

    Әхәт абыйның бала вакыты hәм үсмер еллары нужалы, газаплы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Язмыш арбасына иртә җигелеп, ачлык hәм ялангачлыкны үз җилкәсендә татып, ул өлкәннәр белән бергә колхоз кырларында көне-төне тир түгә. Унсигез яше тулгач, физик хезмәт белән чыныгып үскән сөлектәй егетне Совет Армиясе сафларына алалар. 1948 елның декабрь аенда дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының, ягъни МГБның оператив гаскәрләренә барып эләгә. Фашист калдыкларына - явыз hәм мәкерле бандеровчыларга каршы каты сугыш барган Львов өлкәсендә хезмәт итә ул. Без үлем белән көн саен күзгә-күз очраша идек, дип әйтсәм, hич ялгыш булмас, шөкер, Аллаhы Тәгалә саклады, ди ветеран, күңел хатирәләре белән уртаклашып. Украина җирендә 1952 елга кадәр хезмәт итеп, батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен Әхәт ага дәүләтнең бик күп медальләре белән бүләкләнә.

    Ватан-Ана, Туган ил алдында изге бурычын үтәгәннән соң, Әхәт Сәитгәрәй улы туган авылы Иске Кызылсуга кайтып төпләнә hәм илле елдан артык гомерен “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында тырышып хезмәт итүгә багышлый. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен аңа “Мактаулы колхозчы” hәм “Хезмәт ветераны” дигән почетлы исемнәр бирелә. Ветеранның гаилә архивында шулай ук дистәләгән Рәхмәт хаты белән Почет грамоталары да саклана. Тугыз дистә елга сузылган гомер юлымда иң зур казанышым, шатлык-сөенечем, әлбәттә инде, тәртипле, тәүфыйклы бала-оныкларым, алар битебезгә беркайчан да кызыллык китермәделәр, ди Әхәт ага.

    Бу дөньяда күпне күргән, күпне кичергән Әхәт Сәитгәрәй улы яраткан хатыны белән дус-тату, аңлашып яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде Мусиннарның сигез оныклары белән җиде оныкчыклары да бар. Бүген ул мәрхәмәтле, шәфкатьле улының гаиләсендә якыннарының җан җылысын тоеп, игелеген күреп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Ял көннәре, бәйрәмнәр җитсә, оныкларым hәм оныкчыкларым күчтәнәчләрен күтәреп ашыга-ашыга кайталар, хәлемне белешеп торалар, барысына да чиксез рәхмәт, ди сугыш ветераны. Әхәт абый үзенең дәвамнарына Бөек Ватан сугышы тарихын сөйли, аларны җир йөзендә тынычлыкны күз карасыдай сакларга өнди hәм ир-егетләргә Туган илебезне дошманнан сакларга hәрвакытта да әзер булырга киңәш итә.