Амбразураны гәүдәсе белән каплаган

Советлар Союзы Герое Александр Матвеевич Матросов 1924 елның 5 февралендә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Зин-Овраг бистәсендә туа.

    Ятим Сашаның (чын исем-фамилиясе - Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, дигән мәгълүмат бар) бала вакыты Ульяновск өлкәсенең Ивановка hәм Мәләкәс балалар йортларында уза. Детдомда билгеләнгән режимны бозган өчен аны Уфа шәhәренә, үсмерләр өчен хезмәт колониясенә озаталар. Бөек Ватан сугышы башланганда Матросов слесарь hөнәрен үзләштерә, аннары тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Һәм шул чакта фронтка җибәрүләрен сорап, район хәрби комиссары исеменә берничә тапкыр гариза яза. 1942 елның сентябрь аенда 18 яшьлек Александрны армия сафларына алалар hәм ул Оренбург өлкәсенең Краснохолмск пехота училищесына укырга керә. 1943 елның январенда училище курсантлары белән бергә доброволец булып марш ротасы составында Калинин фронтына китә. 1943 елның 25 февралендә фронтка барып җитеп, Сталин исемендәге 91 нче аерым доброволецлар бригадасының 2 нче аерым укчылар батальоны составында фашистларга каршы сугыша башлый. Соңрак әлеге хәрби подразделение Калинин фронты 56 нчы гвардияле укчылар дивизиясенең 254 нче гвардияле укчылар полкы итеп үзгәртелә.

    1943 елның 27 февралендә Калинин өлкәсенең Локнянск районы Чернушки авылы янында каты бәрелешләр башлана. Пулеметлары булган өч ДЗОТ Александр Матросов хезмәт иткән батальонга авыл эченә узып китәргә комачаулыйлар. Танкларга каршы корал, гранаталар hәм башка средстволар ярдәмендә шуларның икесен тиз арада юк итәләр. Ә менә өченчесе дошман өчен бик тә уңайлы урында урнашкан, аны ерактан атып кына юкка чыгару мөмкинлеге булмый. Курку белмәс, тәвәккәл Александр Матросов, озак уйлап тормыйча, көчле ут астында алга сикерә hәм ДЗОТка таба ике граната ташларга өлгерә. Әмма шартлау яңгырагач та дошман пулеметы атакага күтәрелгән батальонны утка тотуын дәвам итә. Шушы мизгелдә Александр амбразурага ташлана hәм аны гәүдәсе белән каплый, шул рәвешле ул үзенең иптәшләренә немецлар позициясенә үтеп керү мөмкинлеге тудыра.

    СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә, красноармеец Александр Матросовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән дәрәҗәле исем бирелә.

    Бүген Ульяновск шәhәренең Ленин районында урнашкан үзәк урамнарның берсе Советлар Союзы Батыры Александр Матросов исемен йөртә. Шулай ук ятим Саша тәрбияләнгән Ивановка балалар йортына да аның исеме бирелгән. Ә Яңа Малыклы районы Высокий Колок авылы янында күптән түгел генә А.Матросов истәлегенә мемориаль билге, ягъни стела куелды.