Халык артисты истәлегенә

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төбәгебез данын еракларга тараткан данлыклы якташларыбызның рухи мирасын барлау hәм исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә зур эш башкара.

    Күптән түгел автономия тырышлыгы белән Чардаклы районы Әсән авылында туып үскән мәшhүр милләттәшебез - СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты hәм Башкортстанның атказанган артисты Габдулла Шамуковның тормыш hәм иҗат юлына багышланган “Yзе. Һәм үзе турында” дип аталган китап басылып чыкты. Зәвыклы итеп бизәлгән 300 битле җыентык татар сәхнәсе йолдызының 110 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителде.

    Әлеге китапта каләм остасының төрле елларда татар матбугатында дөнья күргән мәкаләләре, мәсәлләре hәм тәрҗемәләре урын алган. Якташыбыз И.А.Крылов мәсәлләрен hәм А.С.Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итәргә аеруча яраткан икән.  Җыентыкта шулай ук Россиянең hәм Татарстанның халык артистлары Әзhәр Шакиров белән Наилә Гәрәеваның, Габдулла Рухулла улының чордашлары - Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗан, Хәлим Җәләлов, Фирдәвес Хәйруллинаның hәм күпсанлы шәкертләренең күңел хатирәләре, җылы истәлекләре белән танышырга мөмкин. Театр белгече Дания Гыймранованың Г.Шамуков иҗатына багышланган зур күләмле фәнни хезмәтеннән өзек тә игътибарны җәлеп итә. Сәхнәдә озак еллар дәвамында Ленин, Хуҗа Насретдин рольләрен уйнаган якташыбызның фоторәсемнәре китапның эчтәлеген тагын да баетып, бизәп торалар.

    “Yзе. Һәм үзе турында” дип исемләнгән җыентык кыска гына вакыт эчендә әзерләнеп, Ульяновск өлкә Хөкүмәте, өлкә cәнгать hәм мәдәни сәясәт министрылыгының грант акчасына басылып чыкты. Китапны әзерләү эшләренә өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелек итте. Ул үзенең кереш сүзендә бу хезмәтне башкаруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен юллый.

    - Данлыклы якташыбызга багышланган китапны нәшер итүдә өлкә Губернаторы Сергей Морозов белән өлкә cәнгать hәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорованың ярдәме бeяләп бетергесез. Шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов белән театрның әдәби музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан да hәрьяклап булышлык күрсәттеләр. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре hәм “Өмет” газетасы редакциясе коллективы да зур тырышлык куйдылар,- ди Рамис Сафин.

    Яшь буын вәкилләре әлеге китап аркылы күпкырлы талант иясе Габдулла Шамуков иҗатын өйрәнер дип өметләнәбез.

    Рузия ХӘЛИМОВА.