Димитровградта Бөек Җиңү хөрмәтенә истәлек билгесе
Димитровград шәhәренең Эшенбах урамында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлек билгесен - стеланы төзү эшләре дәвам итә.
Әлеге истәлек билгесе «Халык бюджеты» hәм шәhәр мөселманнарының cәдака акчалары хисабына төзелә.
7 декабрь көнне подрядчы оешма тимер бетоннан фундамент салды. Истәлек билгесенең металл өлеше Ульяновск шәhәрендә урнашкан махсус цехта эшләнe.
Стеланы урнаштыру hәм шәhәрнең татар-мөселман зиратында төзекләндерү эшләрен 2020 елның 9 маена кадәр, ягъни Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тәмамлау күздә тотыла.
Дамир ФАХРЕТДИНОВ, Димитровград шәhәрендә истәлек билгесе - стела төзү буенча инициатив төркем җитәкчесе.