Мәүлет Саюков хикәяләре

Тилхат

Бу хәл туксанынчы елларда, кызганычка каршы, бөек илебез бөлгенлеккә төшеп, ирексез килеш таркалган вакытларда булган. Күп кенә кешеләр шәһәрләрдә, елак хәлгә төшерелгән: завод, фабрикалар сатылып, ябылып килгәндә, халык эшсез, акчасыз дөмегеп тормас өчен, туган якларына, авылларга кайта башлый. Аз-маз акча туплаганнары кайтып кибетләр, аптекалар, ипи пешерү йортлары һәм башка бик күп объектлар булдыралар.

Фәрит Ялганов та үзенең эшен булдыру нияте белән туган авылына кайта. Авыл зур, урман аяк аста, диярлек - якын. Уенда, пилорама куеп, урман сатып алып, пиломатериал сатып эш итәргә. Ә, нәрсә, булдыра алмабызмы? Әнә, унтугызынчы гасыр ахырында күрше Поспеловка авылы бояры Ржевский.!?.. Ул да агач эшкәртү заводын ачып җибәргән. Заводта егерме кеше эшләгән. Тимер юлына шпал җитештергән. Безнең авылдан да ир-ат, Никулино станциясенә үз атлары белән көн хакына шпал ташыганнар.(Хәзер завод банкрот.Абзарында җил уйный). Без дә җебегәннәрдән түгел, Алла теләсә булдырырбыз, дип, хыялланып куйды Фәрит!..

Ульян өлкәсенең күп кенә авылларында булып чыкты ул. Шәһәр янындагы бер авылда, эшкуар үзенә пилорама тәгъдим итә. Тик Фәритнең сатып алырлык акчасы булмый. Ләкин аның акча эзләп торасы да юк. Шәһәрдә “ Терәк “ фирмасының хуҗасы үз авылының егете, алар, борыннары кызлар исен тоя башлагач, бергә “Каз өмәсе” кичәләренә йөрегәннәре әле дә исендә. Ул борып җибәрмәс дип, пилорама хуҗасы белән бергә”Терәк” фирмасына килеп керәләр. Фәрит Ялганов  авылдашына хәлен сөйләп күрсәткәннән соң “Терәк” фирмасының хуҗасы Дәүләтша Яманов:

- Мин, иптәш, акча бирәлмим, наличиеда минем акчам юк.

- Ә, тилхат бирә аласыңмы? - ди, Фәрит Ялганов.

- Безгә тилхат бирсәң, шул җиткән -ди, пилорама хуҗасы, Фәритнең  сүзен хуплап.

- Берсүзсез - ди, Дәүләтша. Өстәлдән бер табак кәгазьне алдына тартып, тилхат яза башлый.

“Минем авылдашым, миңа таныш булган егет Фәрит Ялганов, өстенә алган бурычын кайчан да булса тулаем түләр, дип ышанам. Шул сүзләрне дөресләп, үземнең имзамны да куярга әзер”- дип, яза да, имзасын куеп, Фәриткә тоттыра.Теге, кәгазьне алып, үзен - сабан туенда җиңеп, машина откан баһадир шикелле хис итеп, елмаеып саубуллашып, иптәшләрен ияртеп, офистан чыгып китә. Өч, дүрт ай вакыт үтә. Пилорама җайлы гына эшли бирә. Материал сатыла, кесәгә төшем кереп тора. Ә, Фәрит Ялганов бурычын түләргә уенда да юк. Кем расписка бирде, шул түләр дип, эшен дәвам иттерә бирә.

Бервакыт “Терәк” фирмасы бухгалтериясенә судга чакыру кәгазе килеп төшә. Дәүләтша, фирманың бөтен эшен, бөтен кәгазьләрен, дебет, кредитларын күзәтеп барса да, әллә нинди җирдә хата җибәрдемме икән дип, гарьләнеп куя. Ярар, чакырган көнне Яманов судга китә. Суд бинасында авылдашы Ялгановны, пилорама хуҗасын һәм тагын берничә таныш-белешләрен күреп, нәрсә буенча аны судка чакырганнарына төшенә.

Судта, судья тилхатны күрсәтеп:

- Бу сезнең распискамы? - дип сорый.

- Әйе, минеке – дип, җавап бирә Яманов.

- Имза да сезнекеме?

-Имза да минеке – ди, Яманов.

- Шулай булгач, бу егетләргә сез акча тиеш буласыз.

- Мин беркемгә дә акча тиеш түгел! – ди, Яманов.

-Ә,тилхат? - ди, судья.

- Ә, сез, судья әфәнде тилхатны кулыгызга алып, үз күзегез белән җентекләп укыганыгыз бармы? - ди, Яманов. - Сез, судья әфәнде, тилхат белән танышмыйча, ничек суд ачтыгыз? Кемне нинди эш буенча хөкемгә тартырга җыелдыгыз? - ди, Яманов.

Шушы сүзләрдән соң, судья тилхатны җентекләп күзәтеп чыга. Күзлекләрен салып, күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп, пилорама хуҗасына:

- Сезгә бу егеттән бер тиен дә тиеш түгел икән, чөнки тилхатта сатып алучы түләр, дип язылган. Ул, шушы сүзләрне раслап кына имзасын куйган.- дип, судны яба судья.

Кыйммәтле печән

Сөләйман Курмакаев сентябрь ахырында шабашкадан кайтып, йортында мал-туарына бирерлек сыңар сәнәк тә печән күрмәгәч, гарьләнеп, югары урамда яшәп ятучы Юнес Фаизовка килә. Юнес абзый көләч йөзле, хәйләкәр карашлы, биек буйлы,  гәүдәле баһадир, әмма бик тә шикчел, хәтта тәрәзәсенә ач чыпчык кунып “чирик” дисә дә, ул өеннән атналап  чыкмыйча бәла көтеп утыра торган иде. Кара мәче дигәннәрен сөйләп тә тормыйбыз. Урларга дигәндә - көлаклары кылыйныкы кебек үрә торган. Шуңа күрә,Сөләйман аңа, бергәләшеп, күрше Бекшанка авылы кырыннан печән урлап кайтырга мөрәҗәгать итә. Юнес абзыйның да печәне кыш чыгарлык булмаганга, бу тәгъдимне бик тә хуп кыла.

Караңгы төшүгә, болар, сыерларын җигеп, юлга чыгалар. Бекшанка кырында печән ометы янына туктап, арбаларын тутырырга керешәләр. Печәнне сыерлары тартырлык төяп, бастырык белән кыстырып, кайтыр юлга чыгалар.

- Юнес абзый, синең сыер ат кебек җитез йөри, син алдан бар- дип, үзенең сыерын туктатып, Юнес абзыйны алга җибәрщ Сөләйман. Беркүпме вакыт юл үткәннән соң Юнес абзый:

- Аллага шөкер юлыбыз уң...Э-э-х! Юнес абзый зәһәр елан чаккан кебек печән өстенә яткан урыныннан сикереп торып утыра да, шып итеп сыерын туктатып:

- Куян! Куян! Бәдъбәхетне кара әле, син! - дип кычкырып җибәрә. - Юл ашабыздан йөгереп үтте, шайтан алгыры!

Сөләйман аңа борылып:

- Әйдә, кузга сыерыңны, әллә ниләр уйлап йөрмә. Печән арбада, үзебез юлда, бөтенесе дә әйбәт булыр, Аллаһ бирсә! - дип кенә җавап бирә, әллә ни исе китмичә.

Өйгә кайтыр юл, колхоз фермасы аша үтә, чөнки авыл башлары шулай күперне елга аркылы төзегәннәр, бөтен узган-барган юлчы, авыл кешесе булсын, сакчылар яки нәчәлләр күзлегеннән үтәргә тиеш була. Улсы бер хәл, караңгы төнне арба тәгәрмәчләрен дегет белән майлап, шылтсыз гына үтәр дә китәр идең, ләкин атлар араны юл буенда урнашкан. Атлар караучы(конюх) Шаһинур - атаклы коммунист, колхоз нигезенә беренче кадакны кагучы һәм күп кенә авылдашларыбызны Себергә озатучы да ул. Җитмәсә, сугыш ветераны да – кыскасы ”Гроза”.  Ул, үзенең “ярканат” фонары белән төнлә юлга чыгып, фонарын йөзләренә яктыртып,  узгынчыларның кем икәнлеген танып үткәрә торган адәм. Болар узганда да баганага таккан фонарын алып, йөзләренә яктыртып, “Сөләйман, Юнес – сезме?”, дип, шаһит булып кала. Юнес абзый, бу шаһитның кем икәнлеген белеп, сыерын “Кызылташ” елгасына таба бора. Елганың чыңрагына печәнне бушата да, арбада бер печән шырпысы да калдырмыйча, җентекләп себереп, абзарына кайтып керә. 

Сыерын тугарып, арбаны худка борып, тәртәләрен күтәреп, аркалык белән арба кабыргасына бәйләп куя да өенә кереп китә. Ә Сөләйман өенә кайтып, сыерын тугара да, аңа яслигә печән салып, арбасын да бушатмаган килеш, өенә ашыга.

Иртән, кояш чыгуга, Барыш милицясе Сөләйманны, кулларына беләзекләр кигезеп хөкемгә алып китә. Юнес абзыйның абзары чип-чиста булганга күрә, аңа кагылмыйлар. Судта Сөләйман, түкми-чәчми ничек печән урлап китергәнен сөйләп бирә. Сүзне шаһитак биргәч теге: 

- Бу хәл, урлау белән генә чикләнми, гражданин судья. Ул минем  күкрәгемә алтатар терәгәч, мин аны кулыннан борып алып, инешкә ташладым – ди, шаһит Шаһинур. 

- Гражданин судья – ди, Сөләйман, - карагыз әле, мин - яшь, ул - карт кеше. Мин аңа кулымнан алтатар борып алырга бирә идемме, әгәр миндә ул булса?! - дип әйтүгә, Сөләйман сак астыннан кинәт атылып чыгып, Шаһинурны сугып ега да, өстенә атланып, дөмпечли башлый. Шуннан соң, Сөләйманны милиция эшчеләре күтәреп ала да, урынына бастыра.

- Менә, гражданин Курмакаев сез нишләп куйдыгыз?! – ди, судья. - Печәнегез  буенча сезгә бер генә ел булса, суд залында дебошыгыз өчен ике ел. Нәтиҗәдә, өч ел, сезгә! - дип,  судның  тәмам булуын белдерә.

Коры утын

Бу, кырыгынчы еллар ахырында булган хәл. Декабрь аеның урталары. Һава үтә салкын. Бүлмәне җылытырлык та утын юк. Ханифә, колхоз кырыннан бәйләм белән айбагар сабаклары ташып, бүлмәне җылытыр өчен мич ягып маташа. Гаиләдә биш бала. Җитмәсә, каенатасы Муин бабай да мич башында тунын киеп утырган. Гаиләнең хәле авыр. Ашы, утыны, йортта сыер, йорт эшләре булсын - болар бөтенесе дә килен карамагында. Йорт хуҗасы Салих, Муин бабайның улы, кичә генә ерак булмаган җирләрдән утырып кайткан урта яшьтәге ир-ат, бөтен эшкә өлгергән, булдырган хатыны Ханифәгә карап, җаны өзгәләнеп утыра. Кайнар йөрәкле ир, хатынының айбагар сабагы ягып, өй җылытканын карап түзеп утыра алмыйча, кичкә үк каян да булса коры утын хәстәрләргә кирәк, дип уйлап куйды.

Караңгы төшүгә, Салих, хатынының энесе Фәтхине чакыртып, сыерын чанага җикте дә, балта, лум, аркан дигәннәрен чанага куеп, билен буган каешка кискән мылтык кыстырып, юлга чыктылар. Авылны чыгуга, сыерны сазлык ягына борып, инеш буеннан көртләр ера-ера, күрше авылга юнәлделәр. Барган юл урманга итмәгәнен күреп, әлегә чана янында телсез килгән Фәтхи җизнәсенә:

- Җизни, без әле синең белән кай җирләргә барабыз? - дип, гаҗәпләнеп сорау бирә.

- Утынга – ди, җизнәсе Салих.

- Урманга башка юл юкмы икән соң?.. – ди, Фәтхи.

- Без, коры утын артыннан күрше авылга барабыз, ә урманда хәзер коры утын юк, чи утын белән өйне җылытып булмый, – ди, җизнәсе.

Беркүпме вакыт барганнан соң, авыл очындагы йортларның тәрәзәләрендә тонык кына лампа утлары күренә башлады. Кайда икән соң җизнинең коры утыны, әллә без авылда берәр хуҗаның кышка әзерләгән утынын урларга барабызмы икән, дип шикләнеп куйды Фәтхи.

Салих, сыерны авылның инеш буенда төзелгән мунчаларының берсе янына китереп туктатты. Тыныч кына кесәсеннән папиросын алып кабызды да, чананың бер канатына утырып тартырга кереште. Әйтерсең урманга килеп урман каравылчысы рөхсәт иткән утынны алырга килгәннәр.

- Без бу мунчаны төн эчендә алып бетерсәк - ярты кышлык утын абзарда дигә сүз ул! - дип, Салих папиросын тартып бетереп, кар өстенә чиертте дә, дөбер-шатыр мунчаның ишек алдын ватарга кереште. Фәтхи, үз гомерендә ят кешенең курасын да сындырмаган яшьүсмер егет, ничек кемнеңдер яңа юынып чыккан мунчасын ватсын? Җизнәсе аны утын китерергә дип чакыртып алды бит. Ят авылга барып мунча сүтәрен кем белгән?!.. 

- Басып торма, ал кулыңа лум мунча түбәсен ватарга тотын! – дип, Салихның кырыс кына әйткән сүзләре, Фәтхине йокыдан уятып алган кебек булды. Ул, менеп, лум белән мунча түбәсен ватарга кереште.

- Кара әле, җизни, мунча эченнән пар чыгып тора, күптән түгел генә биредә мунча кергәннәр күрәсең? - ди, Фәтхи.

- Безгә утын кирәк “пар” түгел, тиз бул!..- ди, җизнәсе Фәтхины ашыктырып.

Мунчаны сүтеп, түбә такталарын, ишек алды такталарын чанага төяп, аркан белән бәйләделәр дә, юлга чыктылар. Мунча янынна ерагая төшкәч, Фәтхи бияләе белән маңгай тирләрен сөртеп алды да:

- Җизни, әгәр дә мунча хуҗасы тоеп өстебезгә килсә, нишләр идең? - дигән сорау бирде.

Шул вакытта, Салих 1943 елны диверсия группасында немец офицерларын суеп йөргән чагында, үзенең суң күзен калдырып кайтуын исенә тешереп:

- Ата идем! Мин нәрсәгә обрез алдым үзем белән? - дип җавап бирә.

- Үтерергә атар идеңме, әллә куркытыргамы?..

- Мондый очракларда үтерергә атасың инде, йә булмаса сине үтерәчәкләр... - ди, Салих тыныч кына.

Фәтхи уйга калып, алда нәрсә буласын күз алдына китерде дә:

- Җизни, шулай булгач, кабат утын артыннан барасым юк, калганын үзең генә ничек булса хәл ит, мин бер чана коры утынга була төрмәгә керәлмим! - дип, авылга кергәч, үз торак йортына таба борылды...

МӘҮЛЕТ САЮКОВ,

Татар Сайманы авылы.