Традицион исламга тугрылык саклап яши

Сенгилей районы имам-мөхтәсибе, Красный Гуляй бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов Россия мөселманнары Yзәк диния нәзарәте медале белән бүләкләнде. Мөхтәрәм дин әhеленә бүләкне өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин тапшырды.

    Төрле милләт hәм дин вәкилләре яшәгән Красный Гуляй бистәсендә биек манаралы мәчет 1998 елда сафка бастырыла.  Аллаhы йортын төзү ниятендә бик күп көч hәм тырышлык куйган Рәмис кардәшебез Залалтдиновны имам итеп сайлыйлар. Мәхәллә мөселманнарын традицион ислам юлы белән алып баручы Рәмис хәзрәт, җирле администрация hәм милләттәшләребез ярдәменә таянып, 2014 елда мәдрәсә ачу чарасын да күрә. Хәзер анда ир-атлар hәм хатын-кызлар дини гыйлем алалар. Ә җәйге каникуллар вакытында биредә балалар өчен дини лагерь эшли. Игелекле, киң күңелле Рәмис хәзрәт ятим балалар өчен приют белән дә тыгыз элемтәдә тора. Корбан hәм Рамазан гаете, Балаларны яклау көне уңаеннан утыздан артык сабыйны мәдрәсәгә чакырып сыйлый hәм күчтәнәчләре белән сөендерә. Районның татар автономиясе, бистәнең мәдәният йорты белән берлектә ул ел саен Сабантуй бәйрәмен оештыруда бик теләп hәм актив катнаша. Зарыгып көтеп алган милли бәйрәмебез - халыкка үгет-нәсыйхәт бирү, вәгазьләребезне җиткерү hәм дин юлына басарга чакыру өчен менә дигән мөмкинлек бит ул, ди хәзрәт.

    - Мәчетебез манарасыннан көненә биш мәртәбә моңлы азан тавышы яңгырый. Өйлә намазына унга якын кеше йөри, ә җомга көннәрендә утыз кардәшебез белән бер сафка басабыз. Вәгазьне, әлбәттә  инде, үзебезчә, ягъни татарча укыйм. Бездә халык бердәм булуы белән аерылып тора, шуңа күрә бернинди тавыш-гауга чыкканы юк. Ике зиратыбызны да hәрдаим чистартып, төзекләндереп торабыз,- ди Рәмис хәзрәт.