Сапер батырлыгы

Барыш районы Калда авылында туып үскән сапер Ибраhим Билал улы Беркутов Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек була.

    «Хөрмәтле Әминә Бахитовна! Сезгә улыгызга Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында СССР Верховный Советы Президиумының карарын җибәрәбез. Батыр улын халкыбыз беркайчан да онытмас»,- дигән хатта сүз батыр якташыбыз Ибраhим Билал улы Беркутов турында бара.

    1934 елда Барыш районы Калда авылы җидееллык мәктәбен тәмамлап, Ибраhим башта - колхозда, аннары клуб мөдире булып эшли. Авылдашлары хәтеренә ул оста гармунчы, үзешчән сәнгатьтә башлап йөрүче булып кереп кала. 1939 елда ул хәрби хезмәткә алына, пантон күперләре төзү батальонында хезмәт итә, училище тәмамлый.

    Бөек Ватан сугышы башланганда Ибраhим Байкал аръягында була. 1943 елның башында үз теләге белән фронтка китүгә ирешә. Сугышчан юлын Курск тирәсендә башлый. Ул гади сугышчыдан башлап командир дәрәҗәсенә күтәрелә.

    1943 елның 13 ноябрендә Ибраhим Билал улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    1943 елның 14 декабрендә Беркутов, гаскәр алдына чыгып, танклар үтә алырлык урыннарны миналарга, дигән приказ ала.

    Берничә минуттан соң Беркутов саперлары белән окопларның теге ягында була инде. Тирә-якта снарядлар шартлый, ләкин моңа игътибар итәргә вакытлары юк, аларның дошманга дигән үз «йөкләре» бар. Алар тиз, җитез генә дошманга дигән «күчтәнәчләрен» участокларга урнаштырып баралар. Шул вакытта бу якка таба шуышучы дошман танклары күренә.

    Танклар якынлаша бара. Ләкин саперларны бу куркытмый, hаман алга баруларын беләләр. Алар артыннан тын алмый күзәткән сугышчылар, кире борылуларын күреп, җиңел сулап куялар. Димәк, эш тәмам. Тик... нәкъ менә шул вакытта Ибраhим янында ук дошман минасы шартлый. Аңын җуйган, авыр яраланган Беркутовны сугыш кырыннан алып китәләр. Берничe cәгатьтән Советлар Союзы Герое Ибраhим Билал улы Беркутов вафат була. Аны зур хөрмәт белән Киев өлкәсенең Обухов районы Халенье авылында күмәләр.

    1969 елның 9 маеннан Ибраhим Беркутов «Жовтень» колхозына почетлы әгъза итеп кабул ителә, аңа Халенье авылының Почетлы гражданины исеме бирелә, авылның үзәк урамы, мәктәпнең пионер дружинасы Советлар Союзы Герое Ибраhим Беркутов исемен йөртә.

    Ф.ИЛДУСОВА.