Днепр елгасын кичкәндә

1944 елның 22 февралендә якташыбыз Али Касыйм улы Абдразяковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    Днепр елгасын кичәргә бер көн калгач, парторг Абдрязаковка хатыныннан хат килеп төшә. Мария Яковлевна болай дип яза: «Улыбыз Витя миннән бик еш кына: «Әти фронтта нишли ул?»- дип сорый. Ә мин аңа, ул - сапер, күперләр төзи, миналар куя hәм аларны зарарсызландыра, дим. Ә Витяның синең ничек итеп фашистларны кыйнавың турында ишетәсе килә. Мин нәрcә әйтергә дә белмим. Yзең, вакытың булса, җавап яз әле улыңа...»

    Ун яшьлек улының әтисенең ничек сугышуы турында беләсе килә. Ирексездән аның хәтереннән әнисе Биби апа, сеңелесе Зәйнәп, сугышның беренче көннәре йөгереп уза... Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтта - Идел буеннан Днепрга кадәр барып җитә. Сталинград янындагы сугышларда алгы сызыкта була. Кызыл Йолдыз ордены hәм медальләр белән бүләкләнә. Ләкин үзенең батырлыклары турында хәтта уйлап караганы да булмый.

    Ә менә иртәгә хәлиткеч көн. Аның группасы беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичәргә әзерләнә. Һәм менә 1943 елның 25-26 ноябрь төнендә Канев утравы тирәсендә дошманның көчле уты астында алар Днепрның икенче ярына аяк басалар. Дошманның сизеп алып, контратакага күчүе мөмкин, шунлыктан, hәр секунд санаулы. Менә өч кат уратылган тимер чыбык корылмаларга җитәләр hәм өч җирдән 9 метр озынлыкта коридор ясап тимер чыбыкларны чистарталар. Кинәт сул флангтан дошман пулемет уты ача. Амбразураны ничек тә булса капларга кирәк. Абдразяков алга чыга... Ниhаять, пулемет тынып кала.

    Уң як ярда авыр сугышлар бара. Кечкенә генә плацдарм киңәя. Дошман безнең көймәләргә, паромнарга төбәлгән көчле утын hич тә киметми. Ләкин совет сугышчылары авыр бәрелешләрдән соң зур югалтулар бәрабәренә җиңүгә ирешә.

    СССР Югары Советы Президиумының карары белән 1944 елның 22 февралендә Днепрны кичкән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Али Касыйм улы Абдразяковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    Бүләкләү документында: «А.К.Абдразяков Советлар Союзы Герое исеменә лаек»,- дип язылган. Армия генералы Р.Я.Малиновский, фронтның Хәрби совет әгъзасы генерал-лейтенант Желтов имзалары куелган.

    Али Касыйм улы Абдразяков озак еллар Алтай краеның Целинный районында яши.

    Фарук ГАЛИМОВ,

    СССР Журналистлар союзы әгъзасы.

    1990 елның 5 мае.