Ришвәт алу һәм бирү - зур гөнаh

Шушы көннәрдә илебездә ришвәт, ягъни взятка бирүгә һәм алуга каршы юнәлдерелгән зур чаралар булып үтте.

    Дөрестән дә, соңгы елларда коррупция күренешләре, ришвәт алу аеруча киң җәелгәнлеге билгеле. Сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләре иң еш ришвәт бирелә торган тармаклар булып санала.

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов үзенең чыгышында ришвәтчелек балалар бакчасыннан ук башлануы, аннары балаларны 1 нче сыйныфка дәрәҗәле, ягъни элиталы мәктәп-гимназияләргә керткәндә күп күзәтелүе турында ассызыклады. Акча күргәч, ришвәт алучының ояты кача икән.

    Беребезгә дә яңалык түгел, эшкә сәләтсез булу сәбәпле, инвалидлык белешмәсен, ничек кенә каты авырсаң да, ришвәтсез генә алып булмый. Ришвәт бирмәгән пенсионерлар санаторийларга путевка алу өчен халыкны социаль яклау органнарында бишәр ел hәм аннан да күбрәк чиратта торалар, көтеп тә юлламаны ала алмыйча, мәңгелек йортка да китеп баралар.

    Ришвәт алучыларны кайвакыт белеп алып фаш итсәләр дә, бер урыннан икенче урынга, ягъни майдан балга гына күчереп утырталар, ә яңа вазыйфада алар шулай ук үз кәсепләрен дәвам итәләр.

    Изге Коръәнебездә дә ришвәт алу hәм бирү зур гөнаhлардан саналуы турында әйтелгән.

    Әлhәмдүлилләhи шөкер, хәзер мәктәпләрдә hәм югары уку йортларында да коррупциянең начар нәрсә икәнен аңлатып hәм өйрәтеп төрле конкурслар үткәрәләр.

    Оныгым – шәhәребезнең 11 нче номерлы күппрофильле лицееның 7 сыйныф укучысы Аделина Мөлекова 5-7 класс укучылары арасында коррупциягә каршы көрәш максатында оештырылган конкурста катнашып җиңүче булды hәм Ульяновск шәhәр администрациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Яраткан оныгымның әлеге уңышы миндә горурлык хисе уятты. Yземнеке булганы өчен генә түгел, рус мәктәбендә укучы татар кызының җиңүе чиксез шатландырды.

    Безнең барыбызга да хак вә пакь ислам динебез кушканча ришвәтсез, гадел җәмгыятьтә яшәргә насыйп итсен иде, дип дога кылам.

    Асия хаҗия МӨЛЕКОВА,

    Ульяновск өлкәсенең мөселман хатын-кызлар союзы рәисе, мөгаллимә.