Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И.Морозовның Яңа ел уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле якташлар! Кадерле дуслар!

    2019 ел зур тизлек белән үткәнгә күчеп бара. Аны озатып, без күркәм традиция буенча шушы ел тормышыбызга китергән әhәмиятле вакыйгаларны искә төшерәбез. Агымдагы елда hәр ульяновскилы өчен дә якты hәм шатлыклы мизгелләр булгандыр, дип ышанам.

    Россиядә Театр елында без яңа мәдәният йортларының ишекләрен ачтык, сәнгать мәктәпләрен яңа музыкаль инструментлар белән тәэмин иттек hәм Ленин Мемориалын реконструкцияләүгә керештек. Ульяновск өлкәсе зур спортка бәйле халыкара вакыйгаларны - арбалеттан ату буенча ХХ нче дөнья чемпионатын hәм ТАФИСАның сугыш сәнгатьләре I нче Бөтендөнья фестивален бик тә лаеклы кабул итте. Уйлап табулар hәм инновациялeр елында бөтен ил белән бергә без цифрлы телевидениегә күчтек, уку йортларында яңа «Yсеш нокталары» hәм балалар бакчасы ачтык. Ульяновскиның легендар «Авиастар-СП» заводы, җитештерүдә алга эре адым ясап, дәүләтнең зур заказын үти. Россия Президентының илкүләм проектларын актив рәвештә тормышка ашырып, без зур тизлек белән яңа чикләр hәм yрләргә таба хәрәкәт итәбез. Без бай тормыш тәҗрибәсе туплап, бөек Милли хәтер hәм дан елы алдында торабыз. Киләсе елда ук инде Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Туган илебез хакына сугышкан ата-бабаларыбызны олы хөрмәт белән искә алачакбыз.

    Яңа елда барыбыз да легендар булган Кремль курантлары сугуын тыңлыйбыз, алар галәмәт зур булып тоелган, әмма шул ук вакытта кечкенә генә дөньяга яңгырый. 2019 елны олы рәхмәт сүзләре белән озатып, без япь-яшь 2020 елны каршылыйбыз. Киләсе Яшьләр елы, hичшиксез, үcеш өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, нәтиҗәләрне ныгыту hәм казанышларны арттыру мөмкинлеге тудырачак.

    Яңа елның бәхетле бер үзенчәлеге бар - ул бер секунд эчендә узган елдагы барлык начарлыкларны да сызып ташлый hәм барысын да чиста биттән башлап җибәрү мөмкинлеге бирә. Һәм без кабат моңа кадәр бирешмәгән үрләрне яуларга китәчәкбез. Теләп яки ялгышлык белән безнең күңелебезне калдырган кешеләрне гафу итәчәкбез hәм үзебез рәнҗеткән кешеләрдән кичерүләрен сораячакбыз. Иң мөhиме - ул безгә үз алдыбызга яңа максатлар кую hәм үҗәтлек белән алга бару өчен көч бирә. Бу төнне үзебез өчен әлегә кадәр яуланмаган үрләрнең офыкларын күрәбез hәм барысы да уңышлы килеп чыгар дип өметләнәбез. Yрләр яулау өчен көчне якын кешеләребез - безнең гаиләләребез, безнең әти-әниләребез, безнең балаларыбыз, безнең дусларыбыз бирә. Бүген аларны кочагыгызга алыгыз hәм матур, ягымлы сүзләр әйтегез, алар сезнең җан җылыгызны тойсыннар.

    Ахырына якынлашып килүче елның соңгы минутында теләкләр теләп, без бердәмлегебезне күрсәтәбез. Без үзебезгә hәм якыннарыбызга, дусларыбызга hәм Туган илебезгә игелек, яхшылык кына телибез. Шушы бердәмлек ел буе саклансын иде. Бергә булсак, барлык авырлыкларны да җиңәрбез hәм барлык үрләрне дә яуларбыз. Барлык изге теләкләрегез дә кабул булуын телим. Сезнең өйләрегез мәхәббәт, җылылык hәм муллык белән тулып торсын!