Наҗия ШАГАЕВА: «Тормыш иптәшемнең соңгы бүләге»

ңгы елларда Зур Нагаткино бистәсе шагыйрәсе Наҗия Шагаеваның алты китабы дөнья күрде. Күптән түгел аның күңел түрендә йөрткән тагын бер хыялы тормышка ашты - «Җырларымны сезгә багышлыйм» дигән җыентыгы басылып чыкты.

    Наҗия Шагаевада мондый теләк юктан гына тумый. Соңгы арада җирле композиторлар Гакыйль Шакуров, Илдар Салахутдинов, Рамил Айметдинов hәм Алсу Альметова аның шигырьләренә көйләр иҗат итеп, моңлы вә дәртле җырларын сәхнәдән яңгыраттылар да инде. Шигырьләремне җыр итеп күрәсем килә, мин аларның hәрберсен көйли-көйли иҗат итәм, ди Чынлы шагыйрәсе.

    «Җырларымны сезгә багышлыйм» дип исемләнгән китап Наҗия апага аеруча кадерле. Аны бастыруга бәйле матди чыгымнарны сөекле тормыш иптәше Равил абый тулысынча үз өстенә алган икән. Yләсен әллә күңеле сизгән инде, истәлеккә минем бүләгем булсын, дип айлар буе җыеп барган пенсия акчасын типографиягә үзе илтеп түләде, ә инде китап басылып чыккач, нәкъ менә сабыйлар сыман чиксез сөенде, ди Наҗия апа, күз яшьләрен сөртеп.

    «Өмет» газетасы редакциясе базасында әзерләнеп, «Печатный двор» өлкә типографиясендә басылган 200 битле китап көзен шигърият сөючеләргә барып иреште. Мәркәзебез Казанда яшәп иҗат итүче танылган композитор Шаhзәт Разметов Чынлы әдибәсенең берничә шигыренә музыка язарга да өлгергән инде. Димәк, сәләтле якташыбыз - Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Өмет» газетасының С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Н.Шагаеваның иҗат җимешләрен тиздән зур сәхнәләрдән, радио hәм телевидениедән дә ишетербез әле.

    Наҗия Касыйм кызы бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, патриотик рухтагы шигырьләр язу белән мәшгуль. Аңа иҗат уңышлары юлдаш булуын телибез!

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.