Каләмнәрегез үткен булсын!

30 елдан артык тарихы булган Ульяновск өлкәсенең “Өмет” татар газетасы бүген Россия төбәкләрендә чыгып килүче милли басмалар арасында иң зур тиражлы газеталарның берсе. Аның битләрендә татар җәмгыятенең иң мөhим мәсьәләләре, татар халкының бай тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, шулай ук бүгенге татарларның тормышы даими яктыртылып килә.

    “Өмет” газетасы елдан-ел көч җыя, укучылары саны арта бара. Монда, әлбәттә, редакция коллективының hәм аның алыштыргысыз җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре hәм Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Исхак Хасибулла улы Хәлимовның өлеше зур.

    Кадерле каләмдәшләребез! Сезне hәм штаттан тыш хәбәрчеләрегезне, укучыларыгызны чын күңелдән “Өмет”нең туган көне hәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, каләмнәрегезнең үткен булуын, рух күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек, шәхси бәхет hәм милләтебезне, бигрәк тә яшь буынны чын татар рухында тәрбияләүдә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

    Иң изге теләкләр белән Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.