Иманлы каләм остасы

Татарстанның Буа районы Иске Суыксу авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә hәм язучы Динә Камалетдинова «Өмет» белән тыгыз элемтәдә тора, күптәннән инде хезмәттәшлек итә.

    Газета укучылар аның тирән мәгънәле, уйландыра торган шигырьләрен, кешеләр язмышын чагылдырган, гыйбрәт алырлык хикәяләрен яратып кабул итәләр. Иҗат җимешләре «Өмет» битләрендә дөнья күргән саен милләттәшләребез соклануларын белдерергә ашыгалар, рәхмәт сүзләре юллыйлар.

    Күпсанлы семберлеләр теләген исәпкә алып, моннан дүрт ел элек Халыклар дуслыгы йортында Динә апаның иҗат кичәсен оештырган идек. Шуннан бирле каләм иясе белән даими күрешеп торабыз, хәл-әхвәлен белешәбез, алдагы көннәргә уй-ниятләре хакында фикер алышабыз.

    Сүз дә юк, Динә апаның тормыштан алып язылган хикәяләре бик тә эчтәлекле. Аларны мәртәбәле язучыларның әcәрләре белән тиң куярлык. Ә менә күңел түреннән ургылып чыккан, бер сулышта укыла торган шигырьләренә cирәкләр тиңләшә ала. Композиторлар да моны тиз күреп алган, билгеле. Бүген аның йөздән артык шигыренә көй, ягъни музыка язылып, популяр җырлар сыйфатында зур сәхнәләрдән яңгырый.

    Динә апа күптәннән инде саллы гына китап чыгару турында янып яшәде. Телефоннан аралашканда: «Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллинның китабын кулыма алам да, сокланып туялмыйм. Эх, мин дә шундый җыентык чыгара алсам иде, дип хыялланам»,- дип еш кабатлый иде. Аның бу изге теләге фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәндер, мөгаен. Менә, ниhаять, Динә апаның «Ел тәүлеге - унике ай» дип исемләнгән шигырьләр hәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрде.

    Китапны нәшер итүгә әзерләү – күмәк хезмәт ул. Динә апа текстларны компьютерда үзе җыя белгәнгә, эш күпкә җиңеләйде. Ульяновскида белем алучы оныгы Динара дәү әнисе туплаган текстларны флэшкага яздырып, тиз арада редакциягә китереп тә җиткерде. Без, үз чиратыбызда, верстка hәм дизайн эшләрен җиренә җиткереп башкарып, китапны әзерләп куйдык. Танылган рәссам Гүзәлия Ахмадуллина тышлыкны зәвыклы итеп бизәде. Ә китапны нәшер итүгә бәйле матди чыгымнарны Башкортстан композиторы (ул Динә апаның бик күп шигырьләренә көйләр язган), юмарт эшмәкәр Шамил Шәрипов үз өстенә алды. Аның тормыш иптәше - танылган җырчы Айгөл Сагынбаева моңлы җырлары белән барыбызны да дәртләндереп, көч биреп торды.

    Ульяновскиның «Печатный двор» типографиясендә 300 данәдә басылган китап менә инде укучыларга барып иреште. Кереш сүзләрне Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Ренат Харис белән «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов бик тә җылы итеп язганнар.

    Динә апаны зур уңышы белән котлап, тагын озак еллар «Өмет» газетасын укучыларны шигырьләре hәм хикәяләре белән сөендереп яшәвен телибез.

    Рузия ХӘЛИМОВА