Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Менә яраткан «Өмет» газетабызның 30 еллык юбилей көне дә килеп җитте.

    Билгеле ки, редакция хезмәте hич кенә дә җиңелдән түгел. Алар - журналист та, сүз осталары да. Бу эшне оештыру зур көч, вакыт, белем, түземлек hәм сабырлык таләп итә.

    Соңгы елларда шигырь, бәет язучылар бигрәк тә күбәйде. Бу бер яктан шатландыра, димәк, халык иҗатка омтыла, икенче яктан hәрбер шигырь, язма үзенең мәгънәсе белән көндәлек тематикага, таләпләргә туры килергә тиеш. Редакция хезмәткәрләре бу мәсьәләне күз уңында, ягъни контрольдә тоталар. Алар hәрбер мәкаләне, шигырьне иләк аша үткәреп газета битләренә урнаштыралар.

    Хөрмәтле «Өмет»леләр! Сез - кемгә дә булса яраклашмыйча, үз кыйблагыздан тайпылмыйча, үз сүзен әйтә белә торган шәхесләр. Халык телен, күңелен яхшы аңлап, сез дусларча җанлы әңгәмәдәш булып, канатландыру, рухландыру серләрен таба беләсез. Шуңа күрә газета сүзе олысының да, кечесенең дә йөрәгенә барып җитә.

    Сезнең hәр сүзнең тәмен белеп, тоеп язуыгызга сокланмый мөмкин түгел. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш hәм иҗат уңышлары телибез.

    «Өмет» мине алга әйди,

    Минем әләм, минем  байрагым.

    30 елда күктә яңа туган

    «Өмет» - минем аем, урагым.

    30 ел элек дөньяга килгән

    Ким-хур булмаслык итеп.

    Yзегез дә, алма, пеш, дип

    Ятучы түгел көтеп.

    Әллә инде hәр җөмләңә

    Чишмәләр салдың микән?!

    И, Исхакым, дәрья моңнарын

    Кайлардан алдың икән?!

    Сезнең hәрбер сәхифәдә

    Хәбәрләрнең өлкә, дөньясы.

    Нурландырып торсын юлыбызны

    «Өмет»леләр каләм яктысы.

    «Өмет»ем, якын булдың син,

    «Өмет»ем, булдың чыдам.

    Изге теләкләр юллап,

    Котлый сине Рәшит бабаң.

    Рәшит ШАБАКАЕВ,

    Яңа шәhәр.