Чынлы районында татарча Чыршы бәйрәме

Чынлы районында Яңа елга багышланган бик күп төрле чаралар үткәрелде. Сөенми мөмкин түгел, бу көннәрдә татар балалары да, өлкән яшьтәге милләтттәшләребез дә бергәләп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, милли аш-суларыбыз белән сыйландылар.

 25 декабрь көнне Степная Репьевка авылында яшәүче татарларыбыз өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бу чара Чынлы татар автономиясе рәисе Тәлгать Идиатуллов, җирле шагыйрәбез Наҗия апа Шагаева, сәхнә йолдызыбыз Фәния Галиева, авыл башлыгы Владимир Белозеров катнашында узды. Чараның инициаторы, башыннан ахырына кадәр алып баручысы - Чынлы районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлфия Ханәфиева. Төрле милләт вәкилләре гомер кичерүче бу авылда татарлар әллә ни күп түгел. Шулай да алар телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар. Бәйрәм әле яңа гына ачылган мәһабәт мәдәният йортында узды. Бу көнне сәхнәдән татар халык җырлары, шигырьләре яңгырады. Төрле уеннарда чуваш, урыс милләте вәкилләре дә бик теләп катнаштылар. Әлфия Ханәфиева башкаруында Роберт Миннуллинның "Татарларым" поэмасыннан өзек йөрәкләрне дулкынлатып, күңел түрләрен тибрәтте. Чынлы татарлары лидеры Тәлгать Идиятуллов сыздырган гармун көенә чыршы тирәли әйләнеп, йөзек салыш уеннары да уйналды. Кыш бабай белән Кар кызы тәмле конфетлар, мандариннар белән һәркемне сыйладылар. Оста куллы апалар пешереп килгән татар халык ашлары белән соңыннан чәйләр эчеп, әңгәмәләр үткәрелде, киләчәккә планнар да төзелде. Барлык килгән кунакларга, авыл башлыгына, мәдәният һәм библиотека мөдирләренә, бәйрәмдә катнашучыларга, аеруча да Резеда Ибятова, Рушания Файсханова һәм Гайнулловлар гаиләләренә зур рәхмәт сүзләре яңгырады.

Р.Нигъмәтле.