Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «Өмет» газетасын 30 яшьлеге белән котлый

Өмет» газетасының баш редакторы

Исхак Хәлимовка

30 декабрьдә «Өмет» өлкә татар газетасына 30 яшь тула.

    Газетаның беренче саныннан ук аның тирәсендә штаттан тыш актив хәбәрчеләр тупланды. Нәкъ менә алар «Өмет» газетасы редакциясе белән берлектә басманың үсеш юлларын hәм эчтәлек, бизәлеш дәрәҗәсен билгелиләр.

    Узган еллар дәвамында газета ана телен, милли мәдәниятне hәм гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә зур тырышлык куеп, татар халкын берләштерүгә хезмәт итте hәм хәзер дә шуңа хезмәт итә.

    Газета җирле әдәби талантларны үстерү буенча, үзенә күрә, инкубаторга әверелде. Бүген без, Иделбикәне, Р.Хисмәтне, Р.Шәфигуллинны, Ш.Иматдиновны hәм башка бик күпләрне нәкъ менә «Өмет» үстереп дөньяга чыгарды, дип ышанычлы итеп әйтә алабыз.

    Редакция җирле татар авторларының җыентыкларын, татар авыллары тарихына багышланган китапларны басмага әзерләү буенча да зур, бәяләп бетергесез эш башкара. Соңгы 25 ел эчендә «Өмет» базасында йөздән артык китап әзерләнде.

    Утыз елда «Өмет» газетасы өлкәдә яшәүче татарлар арасында олы хөрмәт hәм популярлык казанды. Татарстаннан читтә чыгып килүче татар газеталары арасында безнең «Өмет» иң зур тиражлы басма булып санала. Ульяновск өлкәсендә нәшер ителүче газеталар арасында да ул әлегә беренчелекне бирми.

    Автономия башкарма комитеты hәм «Өмет» газетасы редакциясе дистә еллар буе нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр. Автономия тарафыннан үткәрелгән барлык чаралар да газета битләрендә яктыртыла, башкарма комитет, үз чиратында, газетага hәрьяклап булышлык күрсәтә.

    Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты редакция коллективын hәм газета укучыларны истәлекле дата - газетаның беренче саны чыгуга 30 ел тулу уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрикли. Сезгә изге эшегездә - татар халкының телен hәм мәдәниятен саклап калып үстерүдә иҗат уңышлары телибез.

    Р.Ф.Сафин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.