Яңа Мостяк авылына яңа мәчет кирәк

Без - Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Мостяк авылы мәхәлләсе халкы,  Аллаhы Тәгаләнең барлыгына hәм берлегенә инанып дөрес hәм туры юлдан баручы мөселман кардәшләребез белән бергә атлыйбыз. Әмма Раббыбыз үзенең колларын төрле сынаулар биреп чыныктыра икән. Күптән түгел генә безнең мәхәллә халкына сынау аша үтәргә туры килде - 28 ноябрьдә кинәт янгын чыгып мәчетебезне көлгә әйләндерде. Аллаhы Тәгаләгә гыйбадәт кылу - биш вакыт намаз уку урыны булмау барыбызны да әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәткә салды. Хәзерге вакытта мәчетне яңадан сафка бастыру зур чыгымнар сорый. Аллаhы Раббыбыз ярдәменнән ташламас hәм сез, хөрмәтле якташлар, мөмкин булган кадәр булышырсыз дип ышанабыз. Шуңа күрә барыгызга да зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез - изге эштән читтә калмасагыз иде.

    Мөселманнар юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, игелекле булулары белән аерылып торалар. Киң күңеллелек hәм юмартлык күрсәтеп, Яңа Мостяк авылында мәчет төзелешенә хәләл малыгыздан өлеш чыгарсагыз иде, мөхтәрәм җәмәгать. Һичшиксез, шул рәвешле сез ислам дине hәм милләтебез үсешенә зур өлеш кертәчәксез. Мәчет төзелешенә тапшырган хәер-сәдакаларыгызны Раббыбыз үзегезгә меңләтә кайтарып бирсен, әҗер-савапларын насыйп итсен.

    Сәдака акчаларын юллау өчен реквизитлар: местная мусульманская организация махалля с. Новый Мостяк Старокулаткинского района Ульяновской области РДУМ, ИНН 7317002793, ОГРН/ОГРНИП 1037301682879, счет 40703810069000000930, БИК 047308602, Ульяновское отделение №8588 ПАО Сбербанк, к/с 30101810000000000602.

    Телефон: 8-902-588-24-75.

    Яңа Мостяк авылы мәхәлләсе халкы исеменнән, имам-хатыйб Равил хәзрәт АКСЯНОВ.