Татар мәдәнияте сагында торучылар

Новоспасское район үзәгенең «Октябрь» кинотеатрында Татар теле hәм мәдәнияте көне узды. Анда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре катнашты.

    Милли бәйрәмне район администрациясе башлыгы Александр Горбунов ачып җибәрде. Татар теле hәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүчеләр - технологик техникумның рус теле hәм әдәбияты укытучысы Нәсимә Бахтиярова, «НС-Ойл» ширкате белгече Зәлинә Кузяева, район хастаханәсе шәфкать туташы Галия Хайрова hәм өcтәмә белем бирү педагогы Нурия Шаипова глава кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Ә район депутатлар Советы аппараты җитәкчесе Ольга Муратова эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Эльвира Алюшевага, «Агро-Дело» ширкате хезмткәре Рәшит Гафуров белән эшмәкәр Мәхмүт Умяровка Рәхмәт хатлары тапшырды. Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов өлкә татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән таныштырып үтеп, тынгысыз йөрәкле шәхесләрне - «Аникс-Фарм» ширкате генераль директоры Кәрим Аделов hәм җирле мохтарият җитәкчесе Равил Невмятуллинны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рафаил Асанов, 6 нчы балалар бакчасының «Шатлык» клубы җитәкчесе Гөлфия Бикбаева hәм район хастаханәсенең поликлиника мөдире Галия Гафурова өлкә автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Безнең автономия көчле hәм авторитетлы милли оешма буларак өлкәдә генә түгел, тулаем Россия күләмендә танылды, әлеге уңышларыбызда Новоспасское татарларының да өлеше зур, диде Рифгать Фазулла улы.

    Равил Невмятуллин үзенең чыгышында җирле татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенә тукталды hәм әлеге чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә, барлык спонсорларга рәхмәт сүзләрен юллады. Без милли-мәдәни чаралар үткәргәндә район администрациясе, татар бизнесменнары, мәгариф hәм мәдәният идарәләре тарафыннан hәрвакытта да яклау табабыз, диде ул.  Милли оешма җитәкчесе районның авыл территорияләре үсеше идарәсе баш белгече Рөстeм Байкиевны, эшмәкәр Разия Габбасованы, район больницасының хирургия бүлеге мөдире Кадрия Исмагалиеваны hәм 1 нче балалар бакчасы аш пешерүчесе Лилия Шаипованы Рәхмәт хатлары белән шатландырды.

    Күңелләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган Татар теле hәм мәдәнияте көненең концерт программасы да бай эчтәлекле, милли рухлы итеп төзелгән иде. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге иҗат коллективы hәм Новоспасскоеның 6 нчы балалар бакчасы карамагында эшләп килүче «Шатлык» клубында тәрбияләнүче малайлар hәм кызлар моңга сусаган милләттәшләребезне дәртле җырлары hәм биюлeре белән сөендерделәр. Тамашачының үзешчән сәнгать осталарын көчле алкышларга күмүе бик күп нәрсәләр хакында сөйли. Ульяновск, Казан артистлары безгә ешрак килсеннәр, барысын да зарыгып көтәбез, диделәр түбәтәйле агайлар hәм ак яулыклы апалар.

    Концерт тәмамланганнан соң, бәйрәмне оештыручылар барлык тамашачыларны да татар халык ашлары - затлы вә татлы чәкчәк, телеңне йотарлык тәмле кыекча, бәлеш hәм, әлбәттә инде, хуш исле, баллы чәй белән сыйладылар.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.

    Фоторәсемнәр - «Сельская правда»дан