Автономия мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрә

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга hәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта мохтарият әгъзалары hәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

    Башкарма комитет утырышы татар автономиясе рәисе Рамис Сафин белән өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллинның үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне яңарту тантанасыннан башланып китте. Баш имам-ахун автономиянең район советлары җитәкчеләрен халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә авыл имамнары белән бергәләп эшләргә чакырды. Аннары утырышта катнашучылар быелның февраль аенда безнең арабыздан киткән меценат Эдуард Ганеевның тормыш hәм хезмәт юлы турында видеофильмны карадылар. Ә «Тарихта калган эшләр» дип аталган видеофильм ел дәвамында автономия тырышлыгы белән үткәрелгән милли-мәдәни чараларны кабат искә төшерү мөмкинлеге тудырды.

    Мохтарият активистларына төбәгебез башлыгы Сергей Морозовның кайнар сәламен Губернатор администрациясенең милли hәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский ирештерде.

    - Губернатор тарафыннан игълан ителгән Милли бердәмлек елында татар автономиясе барлык юнәлешләр буенча да күп төрле чаралар оештырып, алдынгы, заманча эшли белүче милли оешма буларак, өлкәдә генә түгел, Россия күләмендә дә танылды. Иске Кулаткы районы да бүген алга атлый. Ә Димитровград шәhәре Халыклар дуслыгы көнен югары дәрәҗәдe уздырды,- диде өлкә идарәсе башлыгы.

    Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мәcьәләсенә тукталды. Аның әйтүенчә, татар теле hәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасында катнашучылар саны ел саен кими бара, Иске Кулаткы районы мәктәпләренең бу бәйгедән читтә калуы аеруча борчый. «Иң яхшы татар теле кабинеты» өлкә конкурсында Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбе беренче урын алган,  ә Яңа шәhәрнең 69 нчы мәктәбе hәм Чардаклы районы Yрән мәктәбе икенче hәм өченче урыннарны үзара бүлешкәннәр. Быелның җәендә 54 бала Казанның телне өйрәнү лагерьларында ял итеп кайткан, ә дистәләгән укучы Г.Шамуков мәcәлләрен сәнгатьле итеп уку конкурсында hәм «Җәлил укулары»нда иҗади осталыгын күрсәткән.

    Татар мәдәният үзәге директоры, автономиянең культура бүлеге җитәкчесе Рамилә Сафина да сөенечле хәбәрләре белән уртаклашырга ашыкты. Димитровград hәм Инза шәhәрләрендә татар театрлары оешып килә, «Идел-йорт» конкурсында «Нур» халык театры - 1 нче урын, Б.Тарханов исемендәге халык театры 2 нче урын алган. Районнарда узучы Татар теле hәм мәдәнияте көннәренең сыйфаты сизелерлек дәрәҗәдә артты, хәзер анда главалар, мәгариф hәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре дә катнаша, диде мәдәният үзәге җитәкчесе.

    Мохтариятнең фәнни эшчәнлек бүлеге җитәкчесе, профессор Хайдәр Галиуллин татар телен өйрәнү буенча инновацион мәйданчык булып саналган мәгариф учагы -  Димитровградның 22 нче санлы мәктәбе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. Киләсе елда әлеге бүлек Ульяновскида татар галимнәре форумын уздырырга җыена.

    Автономиянең бизнесменнар белән эшләү бүлеген әйдәп баручы Камил Мусин шәhәр hәм районнарда Сабантуй бәйрәме, милли hәм дини чаралар уздыруда ярдәм итүче татар эшмәкәрләренә рәхмәтләрен юллады. Наил Алимов, Марат Якупов, Әсхать Маликов, бертуган Санатуллиннар, Илдар Мусин, «Татнефть» җитәкчелеге hәм Заволжье бизнесменнары, Юныс Бирюков, Кәрим Аделов, Умәр Айбулатов изге эшләргә үзләренең хәләл малларын кызганмыйлар, диде Камил Ислам улы. Ул кварталга бер тапкыр татар бизнесменнары белән очрашулар үткәрергә, «Өмет»тә «Татар эшмәкәрләре» дигән рубрика булдырырга hәм шахмат буенча милләтара турнир уздырырга тәкъдим итте.

    Ә «Өмет»нең баш редакторы Исхак Хәлимов ветераннарны hәм мохтаҗ кешеләрне газетага яздыруда ярдәм итүче татар бизнесменнарына рәхмәтен җиткереп, киләсе елда узачак перепись - халык санын алу вакытында бергә hәм бердәм булуыбызны күрсәтергә өндәде.

    «Ак калфак» рәисе Кәримә Алиуллина 2015 елда яңа форматта эшли башлаган оешманың уңышлары хакында горурлык хисе белән сөйләде. Өлкәнең hәр районында бүлекчәбез бар, милли аш-су әзерләү буенча мастер-класслар, «Мөнәҗәтләр кичәләре» уздырабыз, диде ул.

    Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров та шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты. Сергей Павлик көрәш буенча чемпионатта янә 1 нче урынга лаек табылган. Ә Рөстәм Карипов Россиянең спорт мастеры дигән дәрәҗәле исем алу бәхетенә ирешкән. Бүген безнең өлкәдә 8 кеше - спорт мастеры, 25 кеше - спорт мастерына кандидат, 1 кеше халыкара класслы спорт мастеры исемен йөртә. Әгәр яшь буынның сәламәт булуын телибез икән, hәр районда татарча көрәш секциясе ачып җибәрергә кирәк, диде пәhлеван Фәнис.

    Ә Ульяновскиның 20 нче балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинова мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрен китаплар hәм методик әсбаплар белән тәэмин итеп торуы өчен автономия җитәкчелегенә рәхмәтләрен ирештерде. Өлкә татар автономиясе белән кулга-кул тотынышып эшләвебез нәтиҗәсендә, шәhәрдә татар этномәдәни компонентын кулланучы балалар бакчалары саны арта бара, диде Иркинә Ринат кызы.

    Өлкәнең татар язучылары берләшмәсе рәисе урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов автономия карамагында легендар шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйров исемендәге әдәби премия булдырырга тәкъдим итте. Ул төбәгебездә яшәп иҗат итүче Рөстәм Арифуллин, Мәүлет Саюков, Наҗия Шагаева hәм Гөлсинә Ханәфи Татарстан Язучылар берлегенә әгъза булып керергә әзер дип саный.

    Автономиянең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримова «Бәхет» танышу клубы белән уртак чаралар үткәрүләре, өлкә Сабан туенда «Яшьләр» мәйданчыгы оештырулары hәм быел өлкә татар яшьләре форумын яңа форматта уздырулары турында бәян итте. Ә хәзер «Яңа буын» оешмасы халык санын алу кампаниясенә ныклап әзерләнә, диде төбәгебезнең татар яшьләре лидеры.

    «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе гаилә кыйммәтләрен саклап калып үстерү юнәлешендә шактый эшләр башкара. Бүлекчәнең җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова әнә шулар турында тәфсилләп сөйләде. Автономия hәм «Өмет» белән берлектә «Бәхетле балачак» конкурсы үткәрелгән, татар гаиләләренең Алтын мактау китабында быел җиде парның фоторәсемнәре урын алган, аларны сертификатлар белән сөендергәннәр.

    Милләт җанлы эшмәкәр Наил Алимов милләттәшләребезне шәhәребезнең «Юго-Западный» микрорайонында мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертергә чакырды. Озак еллар милли мәсьәләләр белән шөгыльләнгән Гөлфинур Чулакова әлеге объектны халык төзелеше дип игълан итәргә тәкъдим итте. Ә Илдус Ахметов Иске Кулаткы районы Яңа Мостяк авылы мәчетен төзүдә катнашырга өндәде. Авылыбызда мәчет янды, хәзер яңаны сала башлыйбыз, диде ул. Мәдәният ветераны Гөлсинә Герасимова ана теле укытучыларына балаларда милли үзаң тәрбияләү максатында түгәрәкләр hәм факультативлар мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга киңәш итте. Ә Рамил Егоров спортның милли төрләре буенча фестивальдә 1 нче урын алган татар автономиясе командасына диплом белән истәлекле бүләк тапшырды.

    Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин үзенең чыгышында мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрде.

    - Күптән түгел генә безнең өлкә татар телен укыту күрсәткечләре буенча Россия регионнары арасында беренче бишлеккә керә иде, хәзер бераз аска төштек. Моның сәбәбе билгеле - 14 мең татар баласының 7 меңе генә ана телен өйрәнә. Чардаклы районындагы хәл безне аеруча борчый. Январь-февраль айларында анда ата-аналар белән очрашулар үткәрергә җыенабыз. Шулай ук Мәләкәс районы Филип мәктәбендә татар теле дәресләрен кертү проблемасы хәл ителмәгән. Ана теленнән олимпиадада hәм «Юность» лагеренда милләтара сменада катнашучы балалар саны елдан-ел кимүе дә борчуга сала,- диде өлкә татарларының лидеры.

    Рамис Сафин «Ак калфак»ка яшьләрне тарту hәм өлкәдә татар яшьләре хәрәкәтен җанландыру юнәлешендә тырышыбрак эшләргә чакырды.               

И.ХАСИБОВ.