Татар журналистлары Ульяновскида очрашты

Узган шимбә көнне Ульяновск шәhәрендә татар журналистларының II нче Бөтенроссия фестивале үтте. Анда илебезнең 20 регионыннан килгән иллегә якын каләм иясе катнашты. Милли телевидение hәм радио, интернет басмалар,  газета-журналлар хезмәткәрләре өлкә Губернаторы Сергей Морозов белән күрешеп сөйләшү бәхетенә ирештеләр.

    Губернатор Сергей Морозов ерак юлны якын итеп килгән татар журналистларын өлкә Хөкүмәте йортында төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган чәй табыны артында каршы алды. Ул татар массакүләм мәгълүмат чараларының Бөтенроссия фестивален Ульяновск өлкәcендә быел инде икенче тапкыр үткәрү мөмкинлеге биргән өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен юллады.

    - Ахырына якынлашып килүче ел бездә Милли бердәмлек елы буларак билгеләп үтелә. 89 ел дәвамында Иске Кулаткы районында нәшер ителүче «Күмәк көч» газетасы, 2012 елдан бирле уңышлы гына эшләп килүче «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының филиалы, быел 30 еллык юбилейларын каршылаучы «Өмет» газетасы hәм «Чишмә» телетапшырулары халыклар арасында бердәмлек hәм татулыкны ныгытуга, татар теле hәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә бәhасез өлеш кертәләр,- диде Сергей Морозов, каләмдәшләребезне сәламләп.

    Аннары Губернатор «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов белән «Чишмә» тапшыруларының авторы hәм алып баручысы Рамис Сафинга гаҗәеп матур, зәвыклы итеп бизәлгән котлау адреслары тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының Ульяновск филиалы директоры Рамис Сафин  төбәгебез җитәкчесе кулыннан «Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында таныклык та алды. Танылган журналистның илебезгә hәм татар халкына утыз еллык фидакарь хезмәте өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Ә «Өмет» газетасы редакциясенең фотохәбәрчесе Вадим Воеводин Губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды.

    Хөкүмәт йортыннан журналистлар шәhәребезнең нәкъ үзeгендә - Кузнецов урамындагы 10 нчы йортта урнашкан Халыклар дуслыгы медальле «Өмет» газетасы редакциясенә юл тоттылар. Утыз еллык тарихы булган милли басманың баш редакторы Исхак Хәлимов hәм җаваплы секретаре Рузия Хәлимова кунакларны газета эшчәнлеге белән таныштырдылар. Редакциянең дәүләт учреждениесе статусына ия булып, өлкә бюджетыннан финанслануы hәм газета чыгаруга бәйле чыгымнарның 60 проценттан артыгы подпискадан hәм реклама, белдерүләр урнаштырудан кергән акча хисабына каплануы бик күп төбәкләр вәкилләрендә соклану тудырды. Каләмдәшләребез бүгенге катлаулы шартларда газетаның тиражын саклап калу hәм милли, дини оешмалар, аерым алганда, өлкә татар автономиясе белән уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшләү серләре белән дә кызыксындылар.

    Журналистлар «Сембер типографияләре hәм Сембернең музыкаль тормышы» музеенда, В.И.Ленин исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә булырга да өлгерделәр. Төбәгебез горурлыгы булып саналган Китаплар сараенда «Өмет» hәм «Күмәк көч» газеталарының инде саргая башлаган төпләнмәләрен, Сембер сәyдәгәрләре hәм меценатлары Акчуриннарның шәхси китапханәләрендә олы ядкарь рәвешендә сакланган чит телләрдәге әдәби китапларны зур игътибар белән карадылар hәм чиксез соклануларын белдерделәр. Әлеге ядкарьләр халкыбыз хәзинәсенә керә, татар милләтенең бай рухи, мәдәни мираска ия булуы турында сөйли, диде Башкортстан башкаласы Уфада чыгып килүче «Өмет» (Ульяновск «Өмет»енең адашы, 1991 елның 12 июленнән чыга) газетасының баш мөхәррире Рәдис Ногманов.

    Гомерләрен милләтебезгә тугрылыклы хезмәткә багышлаган журналистлар «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалына да бик ашкынып бардылар. Филиалның җитәкчесе Рамис Сафин hәм оператор Әхмәт Мөдәрисов безнең өлкәдәге hәм күрше төбәкләрдәге милли-мәдәни, дини тормышны оператив рәвештә яктыртуның үзенчәлекләре хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Безнең Рамисыбыз теләсә нинди темага сюжетны тәмләп, бөтен күңелен биреп, тамашачыны уйландырырлык итеп әзерли белә, аның профессиональ сыйфатлары күпләр өчен үрнәк, диде «ТНВ»ның «Татарлар» тапшыруы редакторы Ләйсәнә Садретдинова.

    Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге каршындагы мәйданда каләм ияләрен халкыбызның затлы вә татлы ризыгы - бармак белән каршы алдылар. Татар-болгар шагыйре Кол Гали hәйкәле янына чәчәкләр салып, истәлеккә фоторәсемгә төшкәннән соң,  кунакларны мәдәният үзәге hәм Татар мәгарифе музее буенча экскурсия көтә иде. Татар йортының җитәкчесе Рамилә Сафина үзәкнең тулысынча өлкә бюджетыннан финанслануы, штатта 22 кеше эшләве, төрле буын вәкилләренең дистәдән артык иҗади түгәрәк hәм берләшмәгә ашкынып, бик теләп йөрүләре турында горурлык хисе белән сөйләде. Әлбәттә инде, мәдәният үзәгенең күпкырлы эш тәҗрибәсе журналистларда кызыксыну уятты. Алар үзләрендә дә шундый ук үзәкләр булдыру юнәлешендә газеталары аркылы аңлату эшләрен башлап җибәрергә җыенулары турында белдерделәр.

    Татар журналистларының II нче Бөтенроссия фестивален рәсми рәвештә ябу тантанасында катнашучыларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде. Ул татар матбугаты ветераннарына, актив хәбәрчеләргә hәм блогерларга Дипломнар белән сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Роза Насыйрова, Александр Богатов, Асия Мөлекова, Роза Ильясова, Мәүлет Саюков, Розалия Матросова, Равил Шәфигуллин, Хаҗия Насибуллина, Фирдәүсә Исхакова, Ирек Фиргалиев, Розалия Мустеева, Әлфия Ибраева, Сәгыйть Бәдретдинов, шулай ук Рафаэль Девятаев, Алинә Cәмигуллина, Гадел Шигапов, Гөлназ Сәхабетдинова, Лилия Нугайбекова hәм Мөхәммәд Сафин бар иде. Ә «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов редакциянең 2019 ел өчен фронтовик-шагыйрь С.Урайский исемендәге әдәби премиясен милли басманың чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле Иркәм Хайретдиновка бирде. Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт hәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи фестивальне бик тә югары дәрәҗәдә үткәрү максатында зур тырышлык hәм көч куйган өчен өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафинга рәхмәтләрен ирештереп, каләм ияләренә бүләкләр тапшырды. «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, «Күмәк көч» газетасы фотохәбәрчесе Рөстәм Арифуллин hәм матбугат ветераны, «Өмет»нең актив хәбәрчесе Сәгыйть Бәдретдинов конгрессның иң югары бүләгенә - «Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен» медаленә лаек булдылар. Өлкә Губернаторы администрациясенең массакүләм мәгълүмат чаралары департаменты начальнигы Владимир Лучников фестиваль кунакларын сәламләп, 30 еллык юбилейларын билгеләп үтүче «Өмет» газетасы hәм «Чишмә» тапшырулары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

    Татарстан Хөкүмәте тарафыннан өлкә татар автономиясенә бүлеп бирелгән грант акчасына уздырылучы фестиваль татар сәхнәсе йолдызларының ике сәгатьлек ретро-концерты белән тәмамланды. Популяр артистлар Фердинанд Сәлахов, Газинур Фарукшин, Рәбига Сибгатуллина hәм Бәширә Насыйрова башкаруындагы моңлы көйләр каләм ияләренең кәефен тагын да күтәреп җибәрде.

    Рузия ХӘЛИМОВА.