Илебезнең якты йолдызы хөрмәтенә

Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән «Мәдәният» («Культура») илкүләм проекты тематик атнасы кысаларында шәhәребезнең «Губернаторский» Халыклар дуслыгы сараенда СССРның, РСФСРның hәм ТАССРның халык артисты, педагог hәм язучы Габдулла Шамуковның 110 еллыгына багышланган зур бәйрәм гөрләп узды. Тантанада өлкә Губернаторы Сергей Морозов катнашты.

    Театр елы hәм өлкәбездә Татар театры көннәре уңаеннан үткәрелгән чаралар турында видеофильмны караганнан соң, милләттәшләребезне Губернатор Сергей Морозов сәламләде.

    - Сембер-Ульяновск җире - талантлы шәхесләргә ифрат та бай төбәк. Ленин образын башкарып, туган ягының яхшы данын еракларга тараткан халык артисты Габдулла Шамуков әнә шуларның берсе. Аның тормыш hәм иҗат юлы яшьләр өчен үрнәк. Ул Туган илебезне яратырга, ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, олыларга өйрәтә. Данлыклы якташыбыз озак еллар хезмәт иткән Татар дәүләт академия театры артистларын үзебезнең cәхнәбездә кабат күрергә бик тә шатбыз hәм аларга иҗат уңышлары телибез,- диде төбәгебез җитәкчесе.

    Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин  Губернаторга яңа гына табадан төшкән «Yзе. Һәм үзе турында» исемле китапны бүләк итеп тапшырды. Габдулла Шамуковның тормыш hәм иҗат юлына багышланган әлеге җыентык Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең грант акчасына нәшер ителгән. Рамис Сафин шулай ук Идел буе халыкларының милли мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен hәм йолаларын саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче җитәкчеләрне - өлкәнең сәнгать hәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорованы, Ульяновск өлкәсенең Халык мәдәнияте үзәге генераль директоры Елена Лаковская белән Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге мөдире Нурия Туркованы Татарстан Республикасы культура министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләде.

    Ульяновск шәhәре башлыгы Сергей Панчин да өлкәбездә Татар театры көннәрен рәсми рәвештә ябу тантанасы уңаеннан залны шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезгә тәбрикләү cүзләрен ирештерде. Ул «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтаховага, «Руслан» мәдәният сараеның «Дуслык» театр коллективы җитәкчесе Гөлшат Шарафутдинова белән шәhәребезнең танылган рәссам-бизәүчесе Гүзәлия Ахмадуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йортының татар халык театры коллективы режиссеры Любовь Серебрякова, Карсун районы Нугай иле авылы мәдәният йортының «Чишмә» театр коллективы җитәкчесе Ахтәм Хакимов, Иске Кулаткы район мәдәният йортының халык театр коллективы режиссеры Флюра Усеева, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылының «Бердәмлек» татар халык театры режиссеры Рәйсә Шакурова hәм Татар мәдәният үзәгенең Б.Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы режиссеры Гөлия Салахутдинова өлкәнең cәнгать hәм мәдәни cәяceт министры Евгения Сидорова кулыннан Рәхмәт хатлары алу бәхетенә ирештеләр. Ульяновск шәhәр Думасы рәисе Илья Ножечкин белән шәhәр Думасы депутаты Антон Антипов та театр сөючеләрне татарча ялкынлы сәламләп, Г.Шамуков иҗатын өйрәнү юнәлешендә зур көч куючы фидакарь шәхес - Татарстанның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге театрның әдәби музее җитәкчесе Луара Шакирҗановага Мактау грамотасы тапшырдылар. Ә Луара ханым мәркәзебез Казан белән сәнгать әhелләренең кайнар сәламен ирештереп, Татар мәдәният үзәгенә халык артисты Габдулла Шамуковның бюстын бүләк итеп бирде.

    Тантанада Г.Шамуков әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләргә - 44 нче гимназиянең 6 класс укучысы Илгиз Чумаевка, 21 нче мәктәпнең 8 класс укучысы Дамир Камалетдиновка, Чардаклы районы Абдулла мәктәбенең 8 класс укучысы Әминә Рахматуллинага, 55 нче мәктәпнең 8 класс укучысы Раилә Хуснутдиновага, Мәләкәс районы Филип мәктәбенең 9 класс укучысы Гөлназ Сәхабетдиновага дипломнар белән акчалата премияләр тапшырылды. Ә гран-при дипломына Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укучысы Илнура Кулиева лаек булды.

     Бәйрәмнең икенче өлешендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары мәшhүр драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен күрсәттеләр.