Сембер театрлары сынатмады

21 ноябрьдән 3 декабрьга кадәр Казан шәһәренең «Юность» мәдәният сараенда һәм Мирный бистәсе мәдәният йортында Шамил Закиров исемендәге XIX нче Бөтенроссия «Идел-йорт» татар театрлары бәйгесе узды.

Конкурста Россиянең 10 төбәгеннән 12 театр коллективы катнашты. Алар татар драматургларының классик әсәрләрен һәм яшь язучыларның пьесаларын сәхнәләштерделәр. Бәйгедә Ульяновск шәһәреннән берничә сәнгать коллективы көч сынашты.

9 декабрьдә мәртәбәле жюри әгъзалары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә җиңүчеләр исемлеген игълан иттеләр. Гран-при иясе булып Чиләбе шәһәреннән килгән үзешчән татар театры танылды. Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче  «Нур» татар халык театры (җитәкчесе – Җәмилә Мифтахова) дәрәҗәле I нче урынны яулады. "Нур"га 150 мен сумлык акчалата сертификат тапшырдылар. Ә Татар мәдәният үзәге каршындагы Барый Тарханов исемендәге халык  театры (җитәкче – Гөлия Салахутдинова) II нче урынга лаек булды. Аларны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм яңа уңышлар телибез.