«Өмет» — өлкә татарларының йөзе

«Өмет» газетасы КПССның Ульяновск өлкә комитеты, халык депутатларының өлкә Советы hәм “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыятенең уртак карары нигезендә оештырыла. Беренче саны 1989 елның 30 декабрендә дөнья күрде. Хәзер өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән нәшер ителә.

30 еллык тарихы булган “Өмет” газетасы — “Бәллүр каләм” конкурсының “Туган тел” номинациясендә (2010 ел), “Татмедиа” агентлыгы hәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә иң зур тираж күрсәткече өчен “Халыкчанлык” номинациясендә җиңүче, “Татар рухы hәм каләм” I нче Бөтенроссия бәйгесенең дипломы иясе. 2009 hәм 2010 елларда “Өмет” Ульяновск өлкәсенең “Милли телдәге иң яхшы басма”сы номинациясендә җиңүче итеп танылды. 2015 елда өлкәнең Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләнде hәм Россия матбугатының Алтын фондына кертелде.

    Октябрь революциясеннән соңгы елларда Сембердә ана телебездә ике газета — “Таң” hәм “Көн” чыга. Кызганыч, әлеге басмаларның гомере ифрат та кыска булa — бары берничә саны гына укучыга барып ирешә. Төрле сәбәпләр аркасында “Таң” hәм “Көн” чыгудан туктый. Әмма Сембер татарлары hәрдаим мәгърифәткә, белемгә омтылып, ана телендә матбугат чарасы булдыру турында хыялланып яшиләр.

    Ниhаять, халыкның теләген исәпкә алып, 1989 елның 26 декабрендә КПСС өлкә комитеты бюросы hәм өлкә Советы башкарма комитеты татар hәм чуваш телләрендә өлкә газеталары чыгару турында карар кабул итә. Әлеге карар нигезендә 1989 елның 30 декабрендә КПСС өлкә комитеты, халык депутатларының өлкә Советы hәм “Туган тел” җәмгыяте органы буларак, “Өмет”нең беренче саны дөнья күрде. Ул вакытта газета дүрт битле булып, 3000 данә тираж белән басылып чыкты. Соңрак халык депутатларының өлкә Советы hәм редакциянең хезмәт коллективы газетаның хуҗалары булдылар. 1993 елның октябреннән “Өмет”нең учредителе вазыйфаларын Ульяновск өлкә хакимияте үз өстенә алды.

    “Өмет”нең аякка басу, тормышта урынын, позициясен, үз укучысын, юнәлешен табу чоры замананың авыр вакытына туры килде. Илебездәге сәяси курс үзгәргән саен, газетаның хуҗалары да алмашынып торды. Басманы бер яктан милләтчелектә, ә икенче яктан искелектә, бары коммунистларга гына хезмәт итүдә гаепләүчеләр булмады түгел. Әмма “Өмет” үзенең укучысына хыянәт итмәде, беренче санында сайлаган кыйбласына бүген дә тугры булып калуны төп бурычы итеп саный.

    “Өмет”нең төп юнәлеше — милли үзаңны уяту, халкыбызда милли горурлык хисе, башка милләт вәкилләренә карата  дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, өлкәдә яшәүче дин вә канкардәшләребезнең милли-мәдәни, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә эшләү, халыкны борчыган социаль мәсьәләлeрне хәл итүдә этәргеч булу, ана телебезнең хокукын яклау, дәрәҗәсен күтәрү, кулланылыш даирәсен киңәйтү, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, үстерү hәм яңарту, әдәбият-сәнгатебезгә юл ачу, дөрес тарихыбызны халыкка җиткерү, әхлакый кануннарыбызны тормышка кайтару, динисламның үткәне hәм бүгенге халәте белән таныштыру. Сайлаган юлыбызның дөрес булуын газетаның тиражы тотрыклы булуы раслый.

    Әлбәттә, “Өмет” буш җирдән калкып чыкмады. Газетаның дөнья күрүендә ике фактор зур роль уйнады. Беренчедән, Сембердә милли хәрәкәт, башка өлкәләр белән чагыштырганда, иртәрәк кузгалып киткән булса, икенчедән, өлкә җитәкчеләре милли мәсьәләләрне уңай хәл итү зарури икәнен вакытында аңлыйлар. Бу очракта Д.И.Шариповны искә алу бик урынлы булыр. Ул вакытта Чардаклы райкомының беренче секретаре булып эшләгән, өлкә башкарма комитетының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясен җитәкләгән Дамир Исмәгыйль улының тырышлыгы, аның принципиаль позициядә булуы аркасында гына без бүген “Өмет”ле дисәк, hич ялгыш булмас.

    “Өмет” беренче адымнарын ясаганда тагын ике җитәкче — Н.Н.Липин белән А.М.Богатовның ярдәме сизелерлек булды. Редакцияне кадрлар белән туплауда, газетаның материаль-техник базасын ныгытуда, юнәлешен билгеләүдә алар күп тырышлык куйдылар.

    Милли хәрәкәт активистларына килгәндә, Иршат абый Җамалетдиновны (ул газетаның исемен тәкъдим итүче), Котдус абый Сафиуллинны (Казаннан татарча шрифтлар алып кайтучы), Айрат абый Ибраhимовны, Асия апа Мөлекованы, Иркәм абый Хaйретдиновны аерым билгеләп үтәр идем. Шушы милләтпәрвәрләрнең тырышлыгы, хат артыннан хат язуы, кабинеттан кабинетка йөреп, чиновникларның теңкәсенә тиюе югарыда утыручы җитәкчеләрне милли газеталар чыгару турындагы карарга кул куярга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.

    Редакцияне кадрлар белән туплау ифрат та кыен булды.  Беренче редакторыбыз Галимҗан Гайнетдин улы Насыйров  сәламәтлеге булмау сәбәпле үз вазыйфаларын башкарырга вакытлыча гына ризалашты. Әмма ике ай эчендә газетаны юлга салырга өлгерде. Ул тәҗрибәле журналист, шагыйрь hәм сатира-юмор белән мавыгучы да иде. Шәхсән мин Галимҗан аганы үземнең остазым итеп саныйм. Бүген аның төпле киңәшләрен бик еш искә алам. Рәхмәт сезгә, Галимҗан абый, урыныгыз оҗмахта, авыр туфрагыгыз җиңел булсын! Милләт җанлы каләм ияләре Айрат Ибраhимов, Резеда Садыйкова, Гүзәлия Сафиуллина, Ләйсән Сабитова, Дамир Таҗиев, Финсилә Мөлекова, Равия Низаметдинова, Алия Емакова, Гөлфирә Хисамова, Равия Абдулина, Иделбикә, Дилбәр Рәхимова, Әлфия Сәлахова, Равил Шәфигуллин, Әнвәр Мухаметрахимов, Римма Алькаева, Рөстәм Алюшев, техник хезмәткәрләрдән Рамилә Сафина, Зөлфия Гатауллина, Гөлия Вәлиуллина, Гөлнара Арсланбаева, Фәния Айзәтова, Сиринә Фәтхетдинова, Розалия Матросова, Иршат Фәхретдинов — “Өмет”нең чишмә башында торучылар. Ә хәзер редакциябездә биш хезмәткәр исәпләнә. Менә алар: җаваплы секретарь hәм дизайнер Рузия Хәлимова, фотохәбәрче Вадим Воеводин, хисапчы Людмила Бахтина, алыштыргысыз ярдәмчебез Ирек Мухаметзянов.

    “Өмет”нең беренче утыз саны Иске Кулаткы район типографиясендә җыелды. Аннары Ульяновскиның “Печатный двор” типографиясенә күчтек. Егерме ел чамасы сигез битле булып чыкканнан соң, өлкә Хөкүмәтеннән ярдәм алмыйча, ягъни үз көчебез белән 2011 елның 1 январеннан газетаның күләмен арттыруга ирештек – хәзер «Өмет» атна саен 12 битле булып чыга. Шул ук елның 1 июленнән аена бер тапкыр Татарстанның «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан әзерләнгән «Атна вакыйгалары» — “Без – бергә” кушымтасы чыга башлады. Ә инде 2012 елның 1 июленнән газетабызны мәркәзебез Казан типографиясендә төсле итеп бастыруга күчтек. Быел редакциянең рәсми сайты белән социаль челтәрләрдә үз аккаунтларыбыз булдырылды. 

    Редакция атна саен газета чыгару белән генә чикләнмичә, җирле шагыйрьләребезнең китапларын басмага әзерләү белән дә шөгыльләнә. Соңгы егерме биш ел эчендә “Өмет” базасында  каләм осталарының йөзгә якын җыентыгы әзерләнде.

    “Өмет” чыга башлаган көненнән бирле өлкә хакимияте канаты астында яши. Бүген дә басмабызның оештыручысы — учредителе булып Ульяновск өлкә Хөкүмәте исәпләнә. 2008 елда Губернатор Сергей Морозов карары белән редакциябезнең хокукый статусы үзгәртелде – хәзер өлкә автоном учреждениесе булып саналабыз. Редакциягә өлкә бюджетыннан субсидия  килешү нигезендә, ягъни дәүләт заданиесен үтәү өчен бүлеп бирелә. Әлегә дәүләт заданиесе буенча ел дeвамында дистәдән артык социаль әhәмияткә ия теманы яктыртабыз.     

    “Өмет” рәсми рәвештә дәүләт басмасы булып исәпләнсә дә, газетаны милли рухлы итеп чыгарырга, кыйблабызга тугрылык сакларга тырышабыз. Аның абруй-дәрәҗәсе арта баруының, тиражы тотрыклы булып калуның сере дә нәкъ шунда яшеренгән. Редакция коллективы миллилек, динилек hәм халыкчанлык принципларына таянып эш итә. Халкыбызга мөмкин кадәр якын булу, аның мәнфәгатьләрен алга сөрү максаты куябыз. Һәм өч дистә ел дәвамында сыналган шушы юнәлеш үзен аклап килә. Милләтебез язмышы турында кайгыртып йөрүче фидакарь затлар, ана теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, татар җанлы җитәкчеләр, юмарт эшкуарлар, иманлы гаиләләр, ялкынлы яшьләр — “Өмет”нең төп геройлары.

    “Өмет” газетасы үзенең 30 еллык юбилеен сөенечле күрсәткечләр белән каршы ала. Бүген аны 5 меңнән артык  татар гаиләсе яздырып алып укый. Тулаем алганда, без туксанынчы еллар уртасындагы тиражыбызга кабат әйләнеп кайттык. Өлкә татар автономиясе hәм аның районнардагы бүлекчәләре, “Ак калфак” оешмаcы, мөселман хатын-кызлар союзы, «Татар гаиләсе» фонды, язучылар берләшмәсе, татар краеведлары клубы hәм региональ диния нәзарәте газетаны халык арасында таратуда безгә ярдәм күрсәтәләр. Ак байларыбыз да изге эштән читтә калмыйлар. Авыллардагы почта хезмәткәрләре әйтүенчә, газетаны яздырып алучылар  беркүпме яшәрә башлаган. “Өмет”не, нигездә, кырык-алтмыш яшьлекләр укый, диләр алар. Димәк, төбәгебез татар-мөселманнарының йөзек кашына, көзгесенe әверелеп өлгергән “Өмет”нең киләчәге, иртәгәсе көне ышанычлы, өметле.

    Исхак ХӘЛИМОВ,

    «Өмет» газетасының баш редакторы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *