ХӘТЕРЛИМ МИН ӘЛЕ БҮГЕНГЕДӘЙ....

     Мәгълүм бер җырда җырланганча, “хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул чакта В.И.Ульянов-Ленин исемен йөртүче данлыклы Казан дәүләт университетына укырга кердем.  1989 нче елның яз айлары иде. Мин өченче курс студенты. Бервакыт журналистика фаультетының деканы Флорид Әгъзамовка чакырдылар. “Нәрсә булды икән дип”, төрле уйлар уйлап (мин ул вакытта факультетның студсовет рәисе, төркемнең старостасы кебек иҗтимагый эшләр дә алып барам бит әле) деканатка керәм. Ул чакта бөтен студентларның яраткан укытучысы, галим Флорид Әхмәтович урыныннан торып, елмаеп каршы алды (бүгенге көндә мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын). Эчкә җылы керде. Бер-ике авыз сүз белән генә уку, тулай торактагы хәлләр турында сорашты да, өстәленнән кулына бер кәгазь алып:

"Менә Ульяновскидан хат килде, анда өлкә телевидениесендә төрле телләрдә тапшырулар ачыла икән, татар телендәгесен әзерләү һәм алып бару өчен бездән кеше сорыйлар. Бәлкем, быел практика узарга шунда барырсың, синең радиода эшләү буенча тәҗрибәң дә бар",- ди.

   Мин ризалаштым һәм бер үтенечемне дә әйттем:

"Әгәр мөмкин булса, икәү барыйк әле, ул шәһәрдә бер дә булганым юк, бергә күңеллерәк булыр иде",- дидем, тулай торакта үзем белән бер укучы Дамир дускайны күз алдында тотып. Кыскасы, барысы да хәл ителде. Без Дамир белән 25 июль көнне Ульяновск елга портына килеп төштек. Каршы алдылар. Икенче көнне без эшкә керештек. Безне ул чактагы әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенә билгеләделәр. Җитәкчебез - Римма Изосимовна Шепелькова. Беренче булып безне ул Чардаклы районындагы Яңа Кызылсу авылына, икенче  Чынлы районы Тимерчән авылына алып китте. Анда ниндидер каенлыклар янында колхоз кырларындагы игенчеләр, механизаторлар белән аралашканыбыз истә калган. Кырык биш минут барачак беренче тапшыруыбыз 10 нчы июльгә билгеләнде. Аның кунаклары Асия апа Мөлекова, Котдүс ага Сафиуллинар һәм тагын берничә кеше булганы истә калган. Шулай итеп, безнең телевидениедәге  эпопея башланып китте. Эше кызык, бертөрлелек юк, коллектив та җылы һәм  яхшы кабул итте. Шулай итеп, бер ай узып та китте. Без бит әле өченче курс студентлары, 1 сентябрьдән укулар башлана. Безне телевидение җитәкчесе Ю.Н.Гражданцевка чакырдылар. Анда сөйләшүләрнең ни турында барганына тукталмыйча гына, мине монда эшкә калырга кыстый башлаулары турында хәтеремдә тора. Эшкә калсам, фатир  булачагын да искәрттеләр. Шулай итеп, ризалаштым. Тиз арада Казанда мине читтән торып уку бүлегенә күчерделәр.

   Дөресен әйтим, җиңел түгел иде. Уены-чыны белән, мин ул чакта Ульяновскида Лениннан башка беркемне дә белми идем.Тора-бара газеталардан татар фамилияләрен эзләп табып, 09 телефоны аша алар эшләгән оешма, предприятие белән элемтәгә кереп, акрынлап картотека булдырдым. Дөрес, ул чактагы беренче ярдәмчеләрем “Туган тел” оешмасы активистлары  Котдүс ага Сафиуллин, Айрат абый Ибраһимов, Асия апа Мөлекова, Иркәм абый Хәйретдинов, Иршат абый Аббазовлар булды. Кырык биш минут бара торган безнең тапшыру өчен һәр атнаның чәршәмбе көнен  куйдылар , оператор итеп Марс абый Хәйруллинны  билгеләделәр, Роза Люксембург урамындагы тулай торактан (общежитие) бүлмә бирделәр, телевизор куйдылар. Бөтен шартлар бар, эшлә генә... Менә шунда яшәгәндә мин беренче тапкыр, алдагы еллардагы иң якын дустыма әйләнәчәк Азат абый Курчаков белән таныштым. Ул вакытта Азат абый авыл хуҗалыгы кадрларының белемен күтәрү институты ректоры булып эшли иде. Безнең тулай торак әлеге институтка карый. Эшкә йөрергә дә якын, трамвайда  ике-өч тукталыш кына.

   Шулай итеп, тапшырулар даими рәвештә һәр атна саен эфирга чыга башлады. Шул елны октябрь аенда чувашларның “Еткер” тапшыруын алып бару өчен Чабаксардан Олег Мустаев килде. Ике тапшыруга да режиссер итеп Елена Юрьевна Торопкинаны, тавыш режиссерына Людмила Исметовна Чванованы билгеләделәр. Игътибар итегез - берсе дә ни татарча, ни чувашча белми. Ә алда 45 минутлык татар телендәге тапшыруны төшерергә, монтажларга, аңа  музыкаль  бизәлешне ясарга барырга кирәк. Фонотекада берничә музыкадан кала, берни юк. Татарстан радиосыннан 9-10 сәгатьлек фонограммалар алып кайттым. Тора-бара тагын бер проблема ачыкланды - cценарийларны бастырыр өчен татар шрифтлары булган машинка юк. Аны да хәл иттек. Ул чорларның танылган  журналисты Сәмигулла абый Хәйретдинов аша  Татарстан китап нәшриятендә машинкага татар шрифты куючыны эзләп таптык. Ул эшләп бирде.

    Бу урында тагын шунысын да әйтергә кирәк, язган сценарийларны тулысы белән рус теленә дә тәрҗемә итеп башта цензурага, аннан соң җитәкчелеккә тапшыра идек. Мөгаен, башта тикшергәннәрдер инде, тора-бара бу тәрҗемә эшләрен бетерделәр. Димәк, ышанычны аклаганбыздыр. Инде бүген шунысын да әйтергә ярый торгандыр, 90 нчы еллар башында кайбер кешеләрне студиягә чакырып туры эфирга чыгудан мәхрүм иттеләр. Алар үзләре бу турыда белмәсәләр дә, исемлек бездә бар иде.

   Тапшыруда беренче чиратта җирле материалларга нигезләнеп мәдәният һәм мәгърифәт, татар авыллары, танылган шәхесләр  турында сөйләү бурычы куелды. Сәясәт темаларын  бары тик җитәкчелек рөхсәте белән генә яктыртырга рөхсәт ителә.

  Беренче көннән үк Татарстан белән тыгыз элемтә урнаштырдык. Телевидениедән безгә музыкаль номерлар язылган байтак кына язмалар бирделәр. Казанның үзеннән дә бик күп кунаклар килә иде. Төрле елларда безнең студиядә язучылар Мөхәммәт Мәһдиев, Шамил Маннапов, Госман Садә, Роза Камалетдинова, Ләбиб Лерон, танылган җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Нәзифә Кадыйрова, Мирсәет Сөнгатуллин кебек бик күп зур дәрәҗәләргә ирешкән һәм мактаулы исемнәр алган тагын бик күп әдәбият һәм сәнгать әһелләре булдылар. Алга таба Казан артистларының Ленин мемориалында узучы концертларын да яздырып ала башладык. Бу түләүле булса да, телевидение җитәкчелеге һәрчак диярлек ризалаша иде.

   Ә 2004 нче елда миңа  бер сәгать дәвамында Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев белән дә әңгәмә корырга насыйп булды. Азактан ул миңа автограф язып китабын да бүләк итте. Гомумән, телевидение (аеруча, “Вести-Ульяновск” программасында эшләгән чорда) миңа татарның гына түгел, илебезнең дә танылган кешеләре белән аралашырга һәм алар белән әңгәмәләр яздыру бәхетен дә насыйп итте. Изге Коръәнебезне беренче тапкыр шигъри стильдә рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова (фото), СССРның халык артисты Иосиф Кобзон, Россиянең халык артистлары  Надежда Кадышева, дирижер Сергей Скрипка, Ренат Ибраһимов, бертуган Радченколар, губернаторларыбыз  Юрий Горячев, Сергей Морозов һәм башкалар... Шул елларның истәлеге булып бездә фоторәсемнәр генә сакланып калган.

   90 нчы еллар уртасында программага хатлар буенча әзерләнгән “Музыкаль котлаулар” тапшыруын керттеләр. Шәхсән бу тапшыру минем үземә ошамаса да, ай саен әзерли идек. Җитәкчелек  моны акча эшләүнең бер ысулы дип кабул иткәндер инде.

   Ике меңенче еллар уртасында Мәскәү төбәкләрдә эшләүче телерадиокомпанияләрнең эфирга чыгу вакытын бик күпкә кыскартты. Һәрвакыттагыча, бу иң беренче булып милли тапшыруларга кагылды. Ульяновскида дәүләт теле бары тик рус теле генә дип, татар һәм чуваш тапшырулары ябылды. Ә телевидение җитәкчелеге  көчле һәм тәҗрибәле булган кайбер төбәкләр татар тапшыруларын саклап кала алды. Тагын шунысы да бар, безнең ул чактагы җитәкчелек милли тапшыруларны кирәк дип санамады. Шәхсән мин үзем компаниянең ул чактагы директоры А.В.Щербаков янына берничә тапкыр кереп, татар һәм чуваш автономияләре исеменнән Россия президентына хат язып карыйк, дидем. “Юк, әлегә кирәкми”,- диде.

   Шулай да, ул чакта Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе рәисе  Азат Курчаков бу проблема хакында Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевка  хат юллады. Үз чиратында, Минтимер Шәрипович ВГТРК компаниясе җитәкчесе О.Б.Добродеевка мөрәҗәгать белән чыкты. Рәхмәт семберлеләргә дә, ул вакытта Россия Президентына бу тапшыруларны япмауларын сорап меңләгән имза җыйдылар. Нинди генә гамәлләр кылсак та, башкарган зур эшләребезнең нәтиҗәсе һәрберебезгә мәгълүм.

   Ләкин, һәрвакыттагыча,  милли сәясәткә аерым игътибар бирүче, һәр халыкны да тигез күрүче, акыллы һәм тәҗрибәле сәясәтче губернаторыбыз Сергей Морозов бу тапшыруларны әзерләп эфирга бирү җаен тапты.  2007 нче елдан “Чимшә” һәм “Еткер” тапшырулары “Репортер” каналында чыга башлады. Аена ике тапкыр шимбә һәм дүшәмбе көннәрендә 20шәр минут дәвамында баручы әлеге тапшыруларны ул вакытта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина алып барды. Бүгенге “Чишмә” мәгълүмати (информацион) программа булып эфирга чыга. Ләкин, ни кызганыч, аны бары тик интернет челтәре аша гына карап була. Шушы көннәрдә генә бер сөенечле хәбәр алдык, “Репортер” каналы озакламый Бөтенроссия “ОТР” каналында чыга башлаячак. Ходай насыйп итсә, кайбер техник проблемаларны хәл иткәннән соң, без дә яраткан тапшыруыбызны өйдәге телевизорлар аша карау бәхетенә дә ирешербез әле.

Рамис Сафин,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар союзы әгъзасы.