Чал тарихлы "Күмәк көч" заманадан калышмый

“Күмәк көч” газетасы - Ульяновск өлкәсенең 99 процент татарлар күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы районының татар телендә чыгып килүче район басмасы.

Чал тарихлы газета моннан 89 ел элек дөньяга килеп, районыбызның елъязмасына әверелгән. Аның беренче номеры 1930 нчы елда - илдә авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында чыга башлый, шуңа күрә исеме дә чорның шигаренә – күмәкләшүгә туры китереп бирелгән. Дөрес, газетаның исемен һәр яңа заманда заманча исемгә алмаштыру тәкъдимнәре дә туа тора, ләкин газета укучылар бу тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага.

Колхозлашу чорында туган “Күмәк көч” газетасы  yзенең исемен алмаштырмыйча, замана давылларына бирешмичә, hаман да күмәк хезмәт итеп, бергәләп тату яшәү идеяләрен алга сөрә.

“Күмәк көч” - районның, халыкның, хезмәт коллективларының сиксән тугыз еллык тормышын, аларның фидакарь хезмәтен, данлы көрәшләрен, авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын, уй-фикерлeрен, киләчәккә яңа өметләрен чагылдыручы елъязма.

Газетаны төрле елларда төрле кешеләр җитәкли. Аның беренче редакторы итеп сәләтле журналист Кәлимулла Абитов раслана. Аннан соң редактор вазыйфаларын Исмәгыйль Фәйзуллин, Yмәр Ләпин, Таhир Сабиров, Шәйхи Якупов, Кәшаф Вәльшин, Исмәгыйль Баймурзин hәм яңадан Таhир Сабиров үтиләр. 1930 – 1940 елларда редакциядә эшләүче әдәби hәм иҗади хезмәткәрләр Алимҗан Булатов, Рәуф Салихов, Мөшәр hәм Альберт Хаметовлар, Әбрар Рәзапов, Юcеф Аббәсов, Сөләйман Богданов, Таhир Мингалишев, Исхак Исәнов кулларына корал алып, Ватаныбызны саклыйлар.

Ул чактагы полиграфистлар - хәреф җыючылар Җәүhәрә Деникаева, Мәстүрә Мамадалиева, Васфи Юнусова, Әсма Абушаева, печатник Абдулла Яхин, типография мөдире Таhир Мингалишев газетаны җыю, бастыру hәм вакытында чыгару өчен бөтен көчләрен куеп, төннәр буе эшләгәннәр.

Уңган куллы, карусыз Адельша Хөсәен улы Сафаров - үзе үк печатник, үзе үк директор, Расим Мәгдиев, Әнвәр  Кушаев, Шамил Абделмәнов, Мөнәвәрә Караева - печатниклар, Наилә Усманова, Хания Яхина, Тәүхидә Алиева, Халидә Батраева, Зәкия Кәримова, Зөлфия Хәсәнова, Фәридә Кузәева - линотипистлар, Рәхимә Яхина, Тәүхидә Батыршина, Акилә Кәримова, Адлия Мостафина, Рәшидә Абәйдуллина,  Алия Туюшева, Тәүхидә hәм Расим Рафиковлар, типографияне озак еллар җитәкләгән Адельша Измайлович Абдюшев намуслылык, тyземлелек кyрсәтеп сыйфатлы эш тәэмин иткәннәр. Бyген журналистлар элеккеге остазларын - каләм осталары Хәйдәр Хөсәинович Кәримов, Маhирә Галиевна Абдрәхимова, Альфред Кәшафович Юсупов, Фоат Шакирович Янгунаев, Хәйдәр Абу улы Ягафаровны ихтирам белән искә алалар. Хәзерге вакытта күпләр лаеклы ялда, кайберәүләр вакытсыз, кайберәүләр олыгаеп бу дөньядан китеп бардылар.

“Күмәк көч” район газетасының тарихында аерым урын алып торган шәхес, 32 ел дәвамында газетаны җитәкләгән кеше -  Әнвәр Закирович Мухаметрахимов. Ул РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Иске Кулаткы район Советы депутаты, өлкә журналистикасы оешмасы Президиумы әгъзасы булып торган, 43 дәвамында Иске Кулаткы районында җаваплы урыннарда эшләгән кеше. Һәм шуларның 32 елын Иске Кулаткы район газетасының алыштыргысыз мөхәррире була. 

Әнвәр Закир улы 1931 елның 13 декабрендә Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Филип авылында туа.  Аның нәселеннән профессорлар һәм фән кандидатлары чыккан. Әнисе Зәйтүнә Шәмсетдинова белән әтисе Закир Мухаметрахимовлар гаиләсендә биш бала була. Олы абыйсы 1944 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнвәр Закир улы 1947 елда Мәләкәс педагогия училищесына башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча укырга керә. 1951 елда укуын тәмамлый. Ә 1951 елның сентябрендә Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылына укытучы булып эшкә җибәрелә, 1954 елга кадәр анда җидееллык мәктәптә математика укыта.  1954 елда өйләнә.  Ә 1965 елның мартында «Күмәк көч» газетасы редакциясенең баш мөхәррире итеп билгеләнә һәм газетаны ул 1997 елның январена кадәр җитәкли. Лаеклы ялда булуына карамастан, Әнвәр Закирович 1997 елның январеннан алып 2004 елның сентябренә кадәр Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасының көньяк районнары буенча үз хәбәрчесе була. 

Сүз уңаенда, Ульяновск өлкәсенең татар телендә чыгып килүче “Өмет” газетасының чишмә башы да “Күмәк көч” газетасы редакциясендә. 1990 елда Иске Кулаткы районы типографиясендә аның беренче саннары әзерләнә.

“Күмәк көч” район газетасының хәбәрчеләре бик күп. Алар район үзәгендәге, авыллардагы төрле вакыйгалар, чаралар, халыкның фикерен җиткерү максаты белән редакциягә хатлар юллыйлар.

Хәбәрчеләр Иске Кулаткыдан Әбдрәшит Усеев, Фәрит Юсу­пов, Хәйдәр Ягафаров, Сания Исәнова, Ли­лия Бадаева, Мәхмүт Хәйруллин, Ринат Кипчатов, Иршат Мавлютов, Ра­вил Кушаев, Ханифә Башаева, Рәкыйбә Мохаммедова, Хамзә Аблязов hәм башкалар газета белән бик дус яшәделәр.

Җирле шагыйрьләр Hаҗәр Хәсәнова (Иске Мостяк), Абдулла Агаев (Яңа Кулаткы), Риза Рафиков (Югары Терешка), прозаиклар Нариман Хайров (Иске Мостяк), Роза Курмакаева (Иске Атлаш), Зәйтүнә Сөләйманова (Усть Кулаткы), Серур Усманова (Иске Кулаткы), Нурия Ризванова (Яңа Зимница), күп планлы жанрларда иҗат итүчеләр Рәшит Сәмирханов (Карамалы), Хәлил Бакиев (Яңа Зимница), Риза Рафиков (Югары Терешка) – бер yк вакытта алар “Кулаткы чаткылары” әдәби берләшмәсе эшендә катнашучылар – район елъязмасында киләчәк буыннар өчен бай әдәби мирас калдыралар.

Кирюшкинодан Мәхмyт Абуталипов, Мосеевкадан Нурҗиhан Арсланова, Иске Зеленайдан Кыям Алимов, Румия Деникаева, Абдулхак Рамаев, Ис­ке Атлаштан Мәүҗүдә Юртаева, Тәүфыйк Ибраhимов, Илдус Курмакаев, Карамалыдан Сания Иксанова, Югары Терешкадан Фәүзия Мохаммедова, Рәхимҗан Арифуллин, Иске Мостяктан Таhирә Куртякова, Мавия Байбиков, Равил Насыйров, Зәкия Хәбибуллина, Рәисә Динюшева, Яңа Мостяктан Нурҗиhан Азизова, Саҗидә Байбикова, Яңа Зимницадан Нурия Татлыева, Ра­фаэль Асанов, Яңа Кулаткыдан Рәисә Касаева, Усть Кулаткыдан Миләүшә Әбдрәшитова, Рөстәм Алюшев, Хасибә Ибраhимова, Бахтеевкадан Нурия Нәүмәтуллина, Валентина Абасева, Мәүлегөл Рамазанова, Раиса Иванова, Яңа Зимницадан Фә­рит Бахтиев, Иске Яндукадан Суфия Аюпова, Иске Кулаткыдан Рушан Ягудин, Роза Шабаева газета белән даими хезмәттәшлектә яшәделәр hәм яшиләр. Аларның күпләре бакыйлыкка күчте, авыр туфраклары җиңел булса иде, ә исәннәре бүген дә халык белән газета аша сөйләшәләр, әледән-әле редакциягә яңа хәбәрләр җибәреп торалар. Районыбызның бердәнбер югары белемле журналисты, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, газетада байтак еллар әдәби сотрудник, хатлар бyлеге мөдире булып эшләгөн Кадыйр Абдрахманович Ахмеров та газетабызның даими дусты. Ул еш кына yзенең иҗат җимешләре белән газета укучыларны сөендерә, редакциянең яшь коллективы белән тәҗрибә уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә.

Бүген инде яңа буын язучыларыбыз газета белән элемтәне ныгыта бара. Иске Кулаткыдан Фатыйма Ахтәмова, Сурия Фәйзуллина, Гөлсем Асанова h.б. Алда да безнең телебезне, тарихыбызны алга этәреп, буыннан буынга күчерүче яшь каләм тибрәтүчеләребез табылып торыр дип өметләнәсе килә.

“Күмәк көч” район газетасы редакциясендә 89 ел дәвамында дистәләгән хезмәткәр, журналист хезмәт куйган. Рәуф Мөбинович Салихов, Абдулхак Абдрахманович Ами­ров, Әнвәр  3акирович Мухаметрахимов, Марат Ибраһимович Аббәсов, Вильдан Солтанович Зимнуров, Таhир Сонатуллович Сәләев,  Маизә Сонатулловна Масиева – редакторлар һәм журналистлар. Аларның һәркайсы үзенең хезмәт чорында газетага яңалыклар кертеп, аны тагын да эчтәлеклерәк, халык күңеленә якын булырлык итү өчен тырышты.  Рәхимҗан Якубович Заитов, Марисә Шәйхиевна Хаметова, Кадыйр Абдрахманович Ахмеров, Мәрзия Хамзевна Бәширова, Әминә Xөсәиновна Шәфиева, Иркә Адельшовна Мурәсова, Равил Мохаммәтҗанович Абдюшев, Румия Икрамовна Кузәхметова, Роза Ризвановна Исхакова, Роза апа Тимушева, Фәридә Әмирхановна Байбикова, Зәкия Алимҗановна Кәримова, Зөлфия Алимҗановна Хәсәнова  гомерлeренең озак елларын газетага багышладылар, укучыларны матур-матур, эчтәлекле мәкаләләре, иҗат җимешләре белән сөендерделәр, аның бизәлеше, халыкка эшләнелгән рәвештә килеп җитүе өчен җаваплылык хисе тоеп хезмәт куйдылар.

Газета - ул безнең барыбызның да тормыш көзгесе, аны халык көтеп алып укый, үзенә кирәкле мәгълүматны таба.

Бyген инде газета яңа технология белән чыгарыла. Коллектив та тулысынча диярлек яңарды, эшкә татар телендә матур итеп яза белүче яшь каләм осталары килде. Алар газетаны hәр авылда, hәр өйдә көтеп алырлык, яратып укырлык итәргә омтыла. “Күмәк көч” газетасының тиражы да дистәләгән еллар дәвамында бер дәрәҗәдә тора – тугрылыклы укучылар саны 2500дән 3000гә кадәр җитә. Берничә ел дәвамында “Күмәк көч”кә элеккеге район Башлыгы, татар халкының күренекле улы, меценат Эдуард Әнвәрович Ганеев (мәрхүм инде) зур спонсорлык ярдәм күрсәтеп яшәде. Ул редакциянең күп балалы, аз мөлкәтле, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә “Күмәк көч” район газетасын яздыру инициативасын хуплап, аларга подписка рәсмиләштерә килде. Даими рәвештә районның 26 мәчетенә, китапханәләргә, авыл клубларына район газетасын яздырды. Гомумән алганда, ул татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларының даими спонсоры булды.

Бүгенге көндә редакциядә директор – баш редактор вазифаларын Сабира Әдип кызы Абитова башкара. Гөлназ Иматетдиновна Кузәева - редакциянең җаваплы сәркатибе. Белгечлеге буенча рус теле heм әдәбияты укытучысы. Грамоталы язучы, эшенә  зур җаваплылык белән карый, коллективта дуслык, эшлеклелек атмосферасы булдыра.

Редакциядә озак еллар хезмәт итүче журналист Рөстәм Исмәгыйлович Арифуллин. Ул “Күмәк көч”тә 40 елга якын эшли. Төрле стильдә язучы, җирле шагыйрь, юмор һәм  сатира остасы. Газета укучыларны матур шигырьләр, көн кадагына суккан юморескалар, мәкаләләр, очерклар белән сөендерә. Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, ике китап авторы.  

Эльвира Рәхимҗановна Асанова - газетага район телевидениесеннән тәҗрибә туплап килгән хезмәткәребез. Бүген ул газетаны компьютерда формалаштыручы, бизәүче - дизайнер вазыйфасын үти. “Яңа дулкын” район телевидениесендә озак еллар хезмәт иткән тәҗрибәле журналист Руфия Камиловна Сәйфуллина да редакциядә үз кешебезгә әверелде. Ул бүген бүлек мөдире вазифасында. Тагын бер яшь каләмдәшебез Әлфия Шәүкәтовна Яфарова декрет ялында. Ул икенче баласын үстереп, безнең арабызга кайтырга ниятли.

Бухгалтер вазыйфаларын тагын бер яшь коллегабыз Гөлнара Рөстәмовна Хәбибуллина башкара. Ул yз эшендә алдынгы ысулларны беренче үзләштерә, аның исәп – хисапны алып баруы югары дәрәҗәдә.

Менә шушы коллектив бүген “Күмәк көч” район газетасын төрле авырлыкларга чыдап, җил-давылларга каршы торып, ата-бабаларыбыздан калган журналист hөнәренең киеренке хезмәтен дәвам иттерә. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә газетабыз үзенең дәрәҗәсен, милли йөзен саклый.

“Күмәк көч” газетасы редакциясе замана белән бергә атлый – хәзерге вакытта аның интернетта социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары, сайты бар. Газетага “Россия почта”сының он-лайн-сервисы аша язылырга мөмкин. Шулай ук газетаны өйгә хат ташучылар аша гына түгел, электрон почтага аның электрон вариантын да алдырырга була.

Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы киләчәктә дә район, Ульяновск өлкәсе, Россия халкы, милләт тормышындагы вакыйгаларны, яңалыкларны газета укучыларга җиткерү белән бергә,  динебезне, гореф–гадәтләребезне, милли мәдәниятебезне, телебезне үстерү һәм саклау өчен эшлиячәк.

Аның киләчәге өметле, чөнки татар халкы, Иске Кулаткы районы булганда, “Күмәк көч” газетасы да яшәячәк. Ә 2020 елда ул үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Сабира Абитова,

"Күмәк көч" газетасының баш редакторы.