Беренче редактор

Танылган журналист Галимҗан Гайнетдин улы Насыйров – төбәгебез татарлары тарихында тирән эз калдырган олуг, фидакарь шәхес. Ул 1990 елның январь-февраль айларында «Өмет» газетасының редакторы булып эшләде, аннары өч ай дәвамында мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкарды.

    Галимҗан Гайнетдин улы 1922 елның 25 маенда Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылында дөньяга килә.  Мәктәпне уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын күрше Нариман авылы мәктәбендә укытучы буларак башлап җибәрә hәм Мәләкәc педагогия училищесында белем алырга да мөмкинлек таба. Кыю, тәвәккәл, курку белмәс егет шуннан фронтка китә hәм фашист илбасарларына каршы сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтә. Дошманны җиңеп кайтканнан соң, Кәшә авылы мәктәбендә педагогик хезмәтен, балаларга белем hәм тәрбия бирүен дәвам итә.

    Галимҗан ага яшь чактан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, кызыклы hәм мавыктыргыч шигырьләр, хикәяләр, көн кадагына туры килгән юморескалар яза. 1951-1953 елларда аңа мәркәзебез Казанның «Чаян» сатирик журналы редакциясендә эшләргә насыйп итә. Аның әсәрләре «Ялкын», «Азат хатын», «Совет әдәбияты» журналларында hәм башка басмаларда дөнья күрә.

    Ә 1953 елдан алып 1975 елга кадәр Галимҗан Гайнетдин улы туган авылы Кәшәнең «Волга» күмәк хуҗалыгында баш экономист булып хезмәт итә.

    1989 елның ахырында ул «Өмет» өлкә татар газетасының беренче санын әзерләүгә алынды hәм ике ай дәвамында милли басманың редакторы вазыйфаларын башкарды. Галимҗан ага шушы кыска гына вакыт эчендә газетаны юлга салырга, аның эчтәлеген hәм юнәлешен билгеләргә, кадрлар тупларга өлгерде.

    2006 елда Галимҗан Насыйровның балалары әтиләренең иҗат җимешләрен бергә туплап, «Онытылмас мизгелләр» дип аталган китабын бастырып чыгардылар. Танылган журналист, шагыйрь hәм прозаикның әсәрләре «Сембер язлары» альманахларында да урын алды.

    «Өмет»нең тәүге редакторы 1990 елның 10 сентябрендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Бүген Кәшә музее Г.Насыйров исемен йөртә, ә авылда ул яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды.