Чардаклыда "Китап бәйрәме"

Чардаклы район мәдәният йортында «Чардаклы татарлары» җыентыгын милләттәшләребезгә тәкъдим итүгә багышланган "Китап бәйрәме" узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та килгән иде.

    Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин очрашуны башлап җибәреп, яңа гына табадан төшкән китапка уңай бәясен бирде. Ул район үзәгенең 2 нче санлы мәктәбендә татар телен укыту мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Әлеге мәктәптә 136 татар баласы белем ала, шуларның нибары унбише генә татар факультативына йөри, диде мохтарият җитәкчесе. Автономия рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов мондый хәлнең сәбәбен мәктәп директорлары белән укытучыларның балаларда ана телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру юнәлешендә эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавында күрүе турында белдерде. Ә мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зөлфия Бабич моны ата-аналарның үз балаларын татар теле дәресләренә йөртергә теләмәүләре, каршы булулары белән аңлатырга тырышты. Ана телен тирәнтен өйрәнү бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә комачаулык итәр, дип куркалар алар, диде Зөлфия Камил кызы. Яңа Кызылсу мәктәбендә татар телен аерым фән буларак үзләштергән, хәзер яшьләр белән эшләүче Рамил Летфуллов әти-әниләргә мәктәптә балаларына ана телен өйрәтү кирәклеген hәрдаим аңлатып торырга киңәш итте.

    Мoхтәрәм кунак -  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әти-әниләр арасында аңлату эшен көчәйтергә өндәде hәм халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү максатында киләсе елның җәендә Чардаклы район үзәгендә зур Сабантуй бәйрәме үткәрергә тәкъдим итте. Ул яңа гына басылып чыккан «Чардаклы татарлары» китабы авторларына - Җәмил Хакимов белән Наилә Потеевага рәхмәтләрен ирештереп, икесенә дә конгрессның иң зур бүләген - «Татар халкы алдындагы олуг казанышлары өчен» медальләрен тапшырды. Ә Чардаклы районының Почетлы гражданины Җәмил Хакимов бу китапны татар яшьләрен милләтебез hәм төбәгебез тарихы белән таныштыру ниятендә әзерләүләре турында бәян итте hәм фидакарь хезмәте өчен милләт җанлы хәләл җефете - тормыш юлында төп терәге hәм таянычы булган Наилә Потеевага рәхмәтен юллады. Улым Альбертка да чиксез рәхмәтлемен, ул китапны бастырып чыгаруга бәйле чыгымнарның шактый өлешен үз өстенә алды, диде Җәмил Сафиулла улы. Бөтен гомерен милләтебезгә тугрылыклы хезмәткә багышлаган Наилә ханым ерак юлны якын итеп килгән hәм китапка югары бәя биргән өчен татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировка рәхмәтләрен җиткерде. Мин дөньяга татар күзе белән карыйм, халкыбыз тарихын өйрәнәм, милләтебезнең яхшы якларын башкаларга да күрсәтү өчен көчемне hич тә кызганмыйча, җиң сызганып эшләргә әзер, диде ул. Китапның авторлары материаллар җыйган вакытта hәрьяклап ярдәм күрсәткән авыл башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләренә, хөрмәтле ветераннарга hәм краеведларга, гади халыкка hәм, әлбәттә инде, спонсорларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Ә район башлыгы Зөлфия Бабич гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле китап чыгарып, Чардаклы төбәгенең яхшы данын еракларга тараткан өчен Җәмил Хакимов белән Наилә Потеевага рәхмәтләр әйтте. Әлеге китапта татар халкының шанлы вә данлы тарихы, күренекле шәхесләр бик тә оста күрсәтелгән, балалар hәм яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү өчен менә дигән дәреслек бу, диде Зөлфия Камил кызы. Бөтенроссия татар краеведлары оешмасы рәисе, күренекле галим Альберт Борханов та «Чардаклы татарлары» китабын югары бәяләде. Энциклопедик басмага тиңләрлек җыентык бу, диде профессор.

    "Китап бәйрәме" данлыклы «Казан» җыр-бию ансамбле hәм Казан шәhәр филармониясе солистлары концерты белән тәмамланды.

    И.ХАСИБОВ.