Вешкаймада татар мәдәниятен саклап яшиләр

Вешкайма район культура йортында Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. Милли бәйрәмдә район җитәкчелeре, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре hәм Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы катнашты.

    Бу районда бер генә татар авылы да юк. Шуңа да карамастан, милләттәшләребез сан буенча руслардан соң икенче урынны били. Биредә көн күрүче 1600 канкардәшебезнең күпчелеге күрше Карсун hәм Инза районнарының татар авылларыннан килеп урнашкан. Алар башка милләт hәм дин вәкилләре белән аңлашып, дус-тату яшиләр, тырышып хезмәт итәләр, телебезне hәм мәдәниятебезне саклап калып, яшь буынга тапшырырга омтылалар.

    Татар теле hәм мәдәнияте көне «түгәрәк өстeл» артында очрашу белән башланып китте. Анда өлкә татар, чуваш, мордва автономияләренең район советлары җитәкчеләре чакырылган иде.

    - Районыбызда милли мәдәниятләрне үстерү, кабатланмас гореф-гадәтләр hәм йолаларны саклап калу максатында төрле чаралар үткәрелә. Татар автономиясе җитәкчелеге бу юнәлештә  аеруча активлык күрсәтә. Өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче татар балалары өлкә hәм район конкурсларында, фестивальләрдә hәрвакыт катнашалар hәм призлы урыннар алалар,- диде район администрациясе башлыгы Татьяна Стельмах hәм якын киләчәктә район культура йорты карамагында татар җыр-бию ансамбле булдыруда ярдәм күрсәтергә ышандырды. Ул үрнәк татар гаиләләренә - Рәхим hәм Наилә Камаевларга, Зәки hәм Оркия Алимовларга администрациянең Рәхмәт хатларын да тапшырды.

    Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов район җитәкчелеге белән җирле автономиянең телебезне hәм мәдәниятебезне саклап калып үстерү юнәлешендә аңлашып эшләүләренә югары бәя бирде.

    - Вешкайма татар автономиясенә шактый вакыт милләтебез язмышы өчен җан атып яшәүче Рөстәм Бахитов җитәкчелек итте. Ә соңгы ун елда әлеге эшне балаларга өcтәмә белем бирү үзәге директоры Галия Феткуллова уңышлы гына дәвам итә. Районда ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле hәм мәдәнияте көне үткәрү инде традициягә керде,- диде Рифгать Фазулла улы. Ул җирле автономия активистларын - Галия Феткуллова, Рәхим Нугаев, Наил Юнусов hәм Инна Имангулованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

    «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова милли басманы халыкка җиткерүдә ярдәме өчен район башлыгы, Калинин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рәхим Камаевка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул шулай ук газетаның актив хәбәрчесе, педагогик хезмәт ветераны - Инза районы Дракино авылында гомер кичереп, бүген Ермоловкада кызы белән кияве тәрбиясендә көн күрүче Сафия апа Байгузинага истәлекле бүләген дә тапшырды.

    Мәдәният йортының фойесында татар халык ашлары, милли киемнәр hәм татар язучыларының китаплары күргәзмәсе оештырылган иде. Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Алсу Альметова анда гүзәл затларны калфак чигү серләре белән таныштырды. Мастер-класста катнашучы кызлар калфакларны бик тә ошаттылар, хәтта киеп тә карадылар.

    Бәйрәм концертының программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Районның үзешчән сәнгать осталары hәм Татар мәдәният үзәге солистлары моңга сусаган тамашачыны җыр-көйләре, дәртле биюләре, hәркемне уйландырырлык нәфис сүзләре белән сөендерделәр.

    Рузия ХӘЛИМОВА.