Әниләр көне hәм Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылы мәдәният йортында Әниләр көне һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур чара үткәрелде.

    Культура йорты җитәкчесе Гомәр Сагиров, авыл китапханәсе мөдире Әнисә Нетфуллина, авыл башлыгы Ринат Гильфанов тырышлыгы hәм «АНАМО-ЗЕМЛЯ» ширкатенең спонсорлык ярдәме белән оештырылган күркәм бәйрәмдә олы яшьтәге кешеләр, урта буын хатын-кызлар hәм, әлбәттә инде, яшьләр катнашты.

    Авыл хакимияте башлыгы Ринат Гильфанов үзләренең газиз балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләп үстергән аналарны Әниләр көне уңаеннан тәбрикләде. Ул шулай ук мөселман кардәшләребезне сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне - Мәүлид бәйрәме белән дә котлады. Ә авыл китапханәчесе Әнисә Нетфуллина Мәүлид бәйрәменең әhәмияте, аны зурлап уздыруның мәгънәсе турында кызыклы hәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Аннары авылыбыз остабикәсе Халидә Фәхриева Мәүлидкә багышлап догалар укыды, ә Фәния Гарифуллина матур итеп мөнәҗәтләр әйтте. Йөрәк парәләрен кадерләп, иркәләп hәм назлап, бөтен күңел җылысын биреп үстерүче әниләр исеменә бу көнне бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.

    Бала үстергәндә әниләрнең

    Йокы керми инде күзенә.

    Бар җылысын, барлык назын бирә,

    Бераз калсын, дими үзенә.

    Учларында гөлләр үстерә дә

    Бала хакы, диеп авыр сүзен,

    Ялгышларын аның кичерә!

    Тәбрикләү сүзләреннән соң бәйрәм кунакларын чәй табыны көтә иде. Алар милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл артында рәхәтләнеп аралаштылар, куе томаннар артында калган гүзәл яшьлекләрен искә төшерделәр hәм төрле викториналар, конкурсларда бик теләп катнаштылар. Мәҗлес очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерү hәм истәлеккә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.

    Онытмагыз динебезне,

    Онытмагыз телебезне.

    Юк, үлмәсен, исән калсын

    Татар дигән горур милләт.

    Туа торсын бәбиләр дә,

    Имин торсын әбиләр дә.

    Мәңге-мәңге гомер итсен

    Татар дигән горур милләт!

       Лияна БАГАНОВА.