Район башлыгы

Ульяновск шәhәренең Заволжье район администрациясе башлыгы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен» медале иясе, запастагы полковник Наил Хасән улы Юмакулов 2 декабрьдә юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.

    Милләт җанлы, татар рухлы Наил Хасән улы Юмакулов гомеренең, тормыш юлының шактый өлешен илебезнең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә багышлаган. Пенза өлкәсенең Альмяшевка авылында туып үскән кыю, тәвәккәл, максатчан егеткә Саратовта ракета гаскәрләренең югары хәрби команда-инженерлык училищесын тәмамлап, төрле хәрби частьләрдә хезмәт итәргә  туры килә. Ә ике меңенче елларда ул Ульяновск хәрби институтында взвод командиры, психология hәм педагогика кафедрасы начальнигы булып эшли. Һәрдаим белемгә омтылучы милләттәшебез педагогия фәннәре кандидаты hәм доцент дигән гыйльми дәрәҗәләргә ия. Ул - утыздан артык фәнни-публицистик hәм ун укыту-методик хезмәт авторы.

    Наил Хасән улы 2011 елдан бирле,  бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, власть органнарында эшли. Башта Заволжье район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара. Аннары Ульяновск дәүләт педагогия университетының педагогика, психология hәм өстәмә белем бирү факультеты деканы итеп билгелиләр. Ә 2014 елдан ул шәhәр башлыгы урынбасары - Заволжье район администрациясе башлыгы булып хезмәт итә. Бүген әлеге район бик күп мөhим күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында атлый. Район җитәкчелеге моңа юлларны яхшы хәлдә тоту, йортлар hәм ял итү урыннарын төзекләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирү, халык белән тыгыз элемтәдә тору нәтиҗәсендә ирешә.

    Наил Хасән улы барлык милли-мәдәни автономияләр, дини оешмалар белән уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшли. Ул - җирле татар автономиясе белән «1 нче мәхәллә» мәчетенең терәге hәм таянычы. Татар җанлы район башлыгы бер генә милли-мәдәни hәм дини чарадан да читтә калмый. Башына түбәтәен киеп, йөгерә-йөгерә килеп җитә hәм дин вә канкардәшләребезгә күңеле түреннән ургылып чыккан матур теләкләрен җиткерә.

    - Районда Сабан туен, Татар теле hәм мәдәнияте көннәрен, корбан hәм ифтар мәҗлесләрен, Мәүлид бәйрәмен, төрле очрашуларны без hәрвакыт үзебезнең главабыз Наил Хасән улы ярдәменә таянып оештырабыз. Соңгы елларда Казанның Яңа Савин районы hәм Бөтендөнья татар конгрессы белән дә элемтәләребез ныгый, киңәя бара. Наил кардәшебез бу мәсьәләне дә hәрчак күз уңында тота,- ди җирле автономия hәм мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов.

    Юбилейлы гомер бәйрәмен каршылаучы Наил Юмакулов Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен» медале, конгрессның hәм өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары, Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең Почет грамотасы белән бүләкләнгән.