Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

Чынлы районы «Хлебороб» авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкарма директоры, «Россия Федерациясе агропромышленность комплексының Мактаулы хезмәткәре», Ульяновскиның Столыпин исемендәге дәүләт аграр университеты Почетлы профессоры Камил Борхан улы Идиатулловка 70 яшь тула.

    Карсун районы Нугай иле авылында гади колхозчы - данлыклы тимерче Борхан Идиатулловның алты балалы гаиләсендә иң өлкәне булып үскән Камил сигезенче классны тәмамлап, укуын район үзәгендә урнашкан СПТУда дәвам итәргә хыяллана. Әмма тарих укытучысы аңа күрше Сосновка мәктәбенә барып урта белем алырга киңәш итә, дөнья күргән әтисе бу тәкъдим белән килешә. Шулай итеп, 15 яшьлек малайга ике ел буе шунда көн саен урман аша җәяү йөреп гыйлем серләренә төшенергә туры килә. Авыр физик хезмәт белән чыныгып үскән егет, әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы институтына юл тота. Кабул итү комиссиясе рәисе Григорян документларын җентекләп тикшереп чыккач, зоофакка керергә тәкъдим итә. Физика белән химияне «дүртле»гә бирә, ә «Космос hәм яшьләр» темасына сочинениесен, ягъни иншаны өстәл өстенә җәеп куйган «Правда» газетасыннан карап яза. Вузда укып йөргән вакытта күренекле авылдашы - фән докторы Җиhанша Латыйф улы Семерханов таянычына әверелә. Аның төпле, акыллы киңәшен истә тотып, диплом эшен сарыкчылык тармагы темасына багышлый. Ә диплом алды практикасын Мәләкәс районы Мөси авылында бригадир Шәриф Зиат улы Зиатов җитәкчелегендә үтә. Райкомның беренче секретаре Газис Загрук улы Мавзютов тырыш, булдыклы hәм өметле яшь белгечкә районда төпләнеп калырга тәкъдим итә. Кулына яңа гына диплом алган Камил Идиатулловның язмыш сукмагында ул чакта өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләүче профессор Курчаков очрый. Азат Гайнулла улы аны Чынлы районының «Почет билгесе» орденлы «Волга» колхозы рәисе Харис Латыйп улы Газизов янына эшкә җибәрә. Шулай итеп, Камил Борхан улы мөстәкыйль хезмәт юлын Кәшә авылында зоотехник буларак башлап җибәрә. Совет Армиясе сафларында хезмәтен үтәгәч тә, шушы колхозга кире әйләнеп кайта. Биредә ул беренче саф мәхәббәтен - хуҗалыкта кассир булып эшләүче чибәр, тырыш Франгизә Җамалетдин кызын очрата. Киләчәккә зур планнар корган яшь пар 1974 елның 13 июлендә никахлашып, гаилә корып җибәрә. Теләсә нинди эшне җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп башкаручы, фән белән җитди рәвештә кызыксынучы яшь белгечне район җитәкчеләре тиз арада күреп алалар hәм партия сафларына кабул итәләр. Райкомның беренче секретаре Анатолий Сергеевич Романов тәкъдиме белән 25 яшьлек Идиатуллов район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы  итеп билгеләнә. Ә 27 яшендә аны күпкә җаваплырак урынга - идарә начальнигы урынбасары итеп күчерәләр. Тагын биш елдан ул «Новоникулинский» совхозы директоры вазыйфаларын башкаруга керешә. Артта калган хуҗалыкны кыска гына вакыт эчендә алдынгылар сафына чыгарып, мелиорация мәсьәләләре буенча зур киңәшмә үткәртү, эшчеләрнең хезмәт хакын 190 сумга кадәр арттыру бәхетенә ирешә. Булдыклы директор торак йортлар салдыру, авылда зур гына буа ясату чарасын да күрә. Нәкъ шул чорда hәр гектардан уртача 27 центнер ашлык җыеп алалар, ә hәр фуражлы сыер 3200 кг сөт бирә. Аннары облисполком рәисенең беренче урынбасары Борис Андреевич Сараев аны өлкәгә, cарыкчылык буенча фәнни-производство системасы (НПС) директоры итеп эшкә чакыра. Ә туксанынчы еллар башында милләттәшебез өлкә авыл хуҗалыгы идарәсендә баш зоотехник булып эшли. Илебез экономикасы базар мөнәсәбәтләренә күчкәч, аңа Олег Юрьевич Горячев белән бергә социаль учреждениеләрне азык-төлек белән тәэмин итүче «Продовольствие» оешмасын әйдәп барырга туры килә. Камил Борхан улы әлеге оешманың производство бүлеге начальнигы итеп раслана. Ә 2000 нче еллар башында ул җиңен сызгана да, кабат җир эшкәртеп, ашлык үстерүгә керешә. Авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик факультетын тәмамлаган кияве Рәшит Миннибаев белән бергә Иске Майна районы Ертуган авылы кырларын тулысынча сөреп, ярыйсы гына уңыш җыеп алалар hәм кырчылык культурасы буенча шушы зонада беренчелеккә чыгалар. Ә бүген Ульяновск районы Рус Бидәнгесе авылы басулары алар карамагында. 1100 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерәләр. Ульяновск өлкәсе hәм Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшеренү институтлары белән берлектә орлыкчылык белән  шөгыльләнәләр. Югары сыйфатлы орлыкларны Мордовия, Чувашия, Түбән Новгород, Удмуртия, Чиләбе, Екатеринбург, Оренбург, Курган якларыннан кадәр килеп алалар икән. Шулай ук Ульяновск өлкәсе районнарын да орлыклар белән тәэмин итәләр. Әлеге хуҗалык фәнни-тикшеренү эшенә дә зур игътибар бирә. Аграр университет студентлары агрономия буенча монда практика үтәләр, диплом эше язалар. Быел ындыр табагын реконструкцияләү, ягъни яңарту, яңа склад төзетү hәм орлыкларны чистарту комплексы юнәтү чарасын күргәннәр. Башка бик күп авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән аермалы буларак, «Хлебороб» терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Бүген биредә 150 баш үгез бозавы симертәләр hәм 500 баш сарык асрыйлар.

    - Вакыт белән исәпләшмичә, көне-төне тир түксәң, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мин үз эшемне, туган җиребезне бик тә яратам, хезмәтемне ничек башкарырга икәнен төгәл, яхшы беләм. Тормыш юлымда уңышларга ирешеп яшәвемнең сере шунда яшеренгән,- ди Камил Борхан улы, бәхетле елмаеп.

    2008 елда «Хлебороб», Россия Федерациясендә иң яхшы предприятие hәм оешмаларның берсе буларак, «Бөтенроссия Почет китабы» федераль реестрына кертелгән. Ә Камил Идиатулловны күп тапкыр Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы hәм Ульяновск өлкәсе Губернаторының, Законнар чыгару Җыелышының, шулай ук облисполкомның Мактау грамоталары, ВДНХ медале белән бүләкләгәннәр. 2013 елдан бирле «Россия Федерациясе агропромышленность комплексының Почетлы хезмәткәре» дигән мактаулы вә дәрәҗәле исем йөртә. 2017 елда аңа Ульяновск дәүләт аграр университетының Почетлы профессоры дигән исем бирелгән.

    Олуг юбилеен каршылаучы игенченең гаилә тормышы да түгәрәк. Гомере буе кассир, экономист, бухгалтер булып эшләгән хатыны Франгизә Җамалетдин кызы белән алар менә  45 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Шатлыкта да, борчуда да бер-берсенә терәк hәм кирәк булып яшәп, ике бала - кызлары Линара белән уллары Робертны тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының уңышларына сөенеп яшәүче Идиатулловларның хәзер инде биш оныклары белән Мәликә исемле оныкчыклары да бар.

    - Гомер, тормыш дигәне нәкъ менә агымсудай ага. Кул кушырып, ял итеп утырырга бер дә вакыт юк. Хәзер авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга керешәбез. Аннары язгы чәчүгә әзерләнә башлыйбыз. Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренсен өчен җәе-кышы тир түгәргә кирәк шул,- ди Камил Борхан улы, канәгатьлек хисе кичереп.

            Исхак ХӘЛИМОВ