Балалы гаиләләргә - өстәмә түләүләр

Губернатор Сергей Морозов Әниләр көне уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесендә аналар hәм балаларга кагылышлы яңалыклар - социаль сәясәттә төп үзгәрешләр турында игълан итте.

    Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә балалары булган гаиләләргә булышлык күрсәтүнең 33 чарасы гамәлдә.

    - Шуларның 25е бары тик безнең регионда гына гамәлдә. Илнең башка бер генә төбәгендә дә бездәге кадәр ярдәм чаралары юк. Һәм әлеге исемлек ел саен тулылана бара. Мәсәлән, 2020 елның 1 январеннан үзләренең шәхси йортларын төзүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында яңа региональ закон үз көченә керә. Бу программа нигезендә акча берничә ысул буенча түләнеләчәк: гаилә 300 мең сумга кадәр акчаны торак йорт төзү максатында алган кредитның беренче взносын түләү өчен алырга хаклы. Икенче вариант - торак йортны төзеп бетергәч, чыгымнарны компенсацияләү өчен бер тапкыр 700 мең сумга кадәр акча алырга була. Икенче яңалык әни кешегә 25 яшь тулмаган яшь гаиләләргә кагыла. Без беренче бала туганнан соң бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирергә планлаштырабыз. Ә өченче яңалык гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында Ульяновск өлкәсе законына бәйле. Хәзер өч игез бала тугач, торак шартларын яхшыртуга ихтыяҗ булуын исбатлап торырга кирәк булмаячак,- дип хәбәр итте Сергей Морозов.

    - Бер баланы тәрбияләп үстерергә авыр, ә менә алар күп булса, сизелерлек дәрәҗәдe җиңелрәк. Шул ук вакытта күп балалы ана hәр сабыена берүк төрле игътибар бирергә тиеш. Без гаиләдә бөтен нәрсәне дә бергәләп эшләргә тырышабыз,- диде биш бала анасы hәм җәмәгать эшләре белән актив рәвештә шөгыльләнүче Лилия Журавлева.