Алсу ТУКТАРОВА: «Эшеңне яратып башкарсаң, халык үз итә»

Ульяновск татар сәхнәсенең якты йолдызы, «Булгар» балалар халык ансамбленең сәнгать җитәкчесе Алсу Туктарова шушы көннәрдә җиләкле юбилеен билгеләп үтә. Ә cәхнәдә чыгыш ясый башлавына быел 30 ел була. Шул уңайдан Алсу Мәсум кызы белән әңгәмә кордык hәм аны газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.

    - Узган гасырның туксанынчы еллары башында Сембер сәхнәсендә күбәләк кебек очып йөрүче, hәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле Алсу Шайхаттарова исемле кызчык пәйда булды. Шул чорга кабат әйләнеп кайтыйк әле.

    - Мин - Сембер кызы. Әтием Мәсум белән әнием Минданиянең җылы, иркә кочагында бәхетле бала булып үстем. Әти-әнием җыр-моңга гашыйк кешеләр иде. Алар шәhәребездә узган бер генә татарча концерт hәм спектакльне дә калдырмадылар. Мине дә үзләренә ияртә иделәр. Ял көннәрендә, кичләрен безнең өйдә татар көйләре тынып тормады. Әти-әниемне нәкъ менә җыр кавыштыргандыр, мөгаен. Мин дә кечкенәдән урындыкка басып өлкәннәргә сәгатьләр буе концерт куя идем.

    - Артист булу, тормышыңны мәдәният hәм сәнгатькә багышлау теләге кайчан туды?

    - Туганыбыз Минсания апа безгә кунакка килгән саен яңа җырлар тыңлата иде. Шулай бервакыт ул миңа бик тә популяр саналган «Керкәле таулары» җырын өйрәтте. Мин аны яратып, тырыша-тырыша җырлап күрсәттем. Алсу, син бик тә матур җырлыйсың, сиңа артист булырга кирәк, дип ул үзенең хәер-фатихасын бирде. Шул көннән җырчы булырга хыяллана башладым.

    - Ә сәхнәгә беренче адымнарыңны хәтерлисеңме?

    - Язмышыма бик тә рәхмәтлемен, чөнки ул мине танылган музыкант, «Гөлчәчәк» балалар ансамбле җитәкчесе Ринат Сөләйманов белән очраштырды. Унбиш яшемдә зур сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясадым. Аннары Ульяновск мәдәният училищесын тәмамлап, дипломлы белгеч булдым.

    - Остазларың итеп кемнәрне саныйсың?

    - Диплом алганнан соң, шәhәребезнең 2 нче санлы балалар иҗат йортында искиткеч гадел, таләпчән Мария Сазонова җитәкчелегендә эшли башладым. Ә инде «Өмет» газетасында минем турыда мәкалә басылгач, татар дөньясына да танылдым. 2000 елда редакция хезмәткәре, әниемнең якташы Алиябану апа Емакова мине Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Зиннур кызы Герасимова янына алып барды. Шул көннән халкыбызга хезмәткә керештем, «Сембер» ансамбленең солисты булдым. Таләпчән Гөлсинә апабызның ышанычлы канаты астында Җәмилә Мифтахова, Ринат Сөләйманов, Гөлфия Яппарова, Гүзәлия Ахмадуллина, Ринат Садыйков hәм Алсу Альметова белән аңлашып, кулга-кул тотынышып иҗат иттек. Өлкәдә без чыгыш ясамаган бер генә татар авылы да калмагандыр. 2009 елда кабат 2 нче санлы балалар иҗат йортына әйләнеп кайттым. Ринат Сөләйманов белән берлектә  «Булгар» балалар ансамбленә җитәкчелек итәм.

    - Соңгы елларда «Булгар» ансамбле киң популярлык казанды. Билгеле инде, бу – cәнгать җитәкчеләренең фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсе.

    - Балалар белән эшләүнең иң мөhим кагыйдәсе - аларны яратырга hәм аңларга тырышырга кирәк. Ансамблебезне ун бала белән эшләтеп җибәргән булсак, бүген коллективыбызда 60ка якын җырчы бар. Алар яшьләре буенча өч төркемгә бүленеп чыгыш ясыйлар. Ата-аналар ярдәме белән өр-яңа милли костюмнар тектердек. Өлкә күләмендә узучы барлык мәдәни чараларда да катнашырга тырышабыз. Чит төбәкләргә иҗади сәфәргә йөрергә дә мөмкинлек табабыз. Төрле конкурсларда катнашып, лауреат исеме алдык. 2018 елдан бирле коллективыбыз Халык ансамбле дигән дәрәҗәле исем йөртә.

    - Милләттәшләребез Алсу исемле тамаданы да тиз арада яратып oлгерде. Халык күңелен ничек яулый алдың соң?

    - Композитор Илдар Салахутдинов тамада буларак беренче адымны ясарга ярдәм итте. Менә егерме елга якын инде халык белән эшлим. Хезмәтеңне яратып башкарсаң, халык сине үз итә икән. Нинди генә борчуларым булса да, елмаерга, көләч йөзле булырга, кешеләрнең кәефен күтәрергә тырышам. Шулай ук киемгә, прическа hәм бизәнүгә дә зур игътибар бирәм. Репертуарны юбилярларның зәвыгына туры китереп сайлыйм. Бу эштә төп терәгем, ярдәмчем - тормыш иптәшем Илдар.

    - Ә кызларыгызның җырчы булып китүләрен телисеңме?

    - Олы кызыбыз Диана минем юлдан атлый - музыка училищесында белем ала. Ә кече кызыбыз Аделина врач булырга хыяллана. Балаларыбызны тәрбияләргә булышучы, hәрвакыт ярдәмгә ашыгучы әниемә рәхмәт сүзләремне юллыйм  hәм исәнлек теләп калам.

    - Алсу, иҗат кичәңнең программасы белән таныштырып үтсәң иде.

    - Җыр-моң сөючеләрне 30 ноябрьдә «Губернаторский» мәдәният сараенда узачак иҗат кичәмдә көтеп калам. «Биек булса да меник» дип аталган концертта иҗатташ дусларым hәм «Булгар» балалар халык ансамбле чыгыш ясаячак. Ә инде сюрпризларны кичәгә килгәч күрерсез. Бәйрәмне оештыруда hәрьяклап ярдәм күрсәткән өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белән остазым, киңәшчем Гөлсинә Герасимовага рәхмәтемне белдерәм.

    Әңгәмәдәш -

Рузия ХӘЛИМОВА.