Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә конкурсы гөрләп үтте. Бәйгедә утыздан артык бию коллективы hәм аерым биючеләр катнашты.

    Мәртәбәле конкурста катнашучыларның географиясе дә шактый киң иде. Иске Кулаткы, Вешкайма, Сенгилей, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклы, Барыш, Мәләкәс районнарыннан, Ульяновск hәм Новоульяновск шәhәрләреннән җыелган ике йөздән артык биюче үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәният үзәге сәхнәсе өч сәгать дәвамында татар халык биюләреннән бер генә минутка да тынып тормады. Конкурсантлар дәртле биюләре аша мәдәниятебезнең гаҗәеп дәрәҗәдә бай булуын тагын бер кат исбатладылар.

    - Быел конкурста үзләрен сынап карарга теләүчеләр аеруча күп булды. Узган бәйгеләр белән чагыштырганда, биючеләребезнең күпкә шомарулары сизелә. Сәхнә түренә күтәрелгән сәләтле балаларның матур, яңа милли киемнәрдән булуларына бик тә сөендек,- ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, әлеге бәйгене оештыручы Рамилә Сафина.

    Өлкәбездә татар халык биюләрен башкаручы балалар коллективлары саны елдан-ел арта бара. Әлеге конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның шактый булуы сизелде. Сер түгел, бию сәнгате балаларга җиңел бирелә бит. Чөнки монда ана телен белү мөhим түгел. Ә мену халкыбызның кабатланмас гореф-гадәтләрен, борынгы йолаларын hәм традицияләрен оста тасвирладылар. Алар Сабантуй бәйрәмендә бил алыштылар, «Аулак өй»дә күңел ачтылар, чишмәдән су алдылар, милли йола буенча килен төшерделәр hәм солдат озаттылар.

    Билгеле, дәрәҗәле жюрига талантлы биючеләр арасыннан иң-иңнәрне сайлап алуы бер дә җиңел булмагандыр, мөгаен. Ниhаять, дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнә түрендә урын алдылар. Гран-при иясе дә мәгълүм - Сенгилей районыннан Әнисә Замдеева өлкәбездә татар биюләрен иң оста башкаручы итеп танылды. Ә Чардаклы районыннан Динара Хузеева белән Диана Ахметова дуэтына, Сенгилей районыннан «Салават күпере» бию төркеменә hәм Барыш районыннан «Променад» ансамбленe  дәрәҗәле беренче урын бирелде. Икенче урынны Ишеевка бистәсеннән «Самира» бию төркеме, Татар мәдәният үзәгенең «Идел» халык җыр hәм бию ансамбле, Ульяновск шәhәренең 21 нче санлы мәктәбе укучысы Полина Антонова үзара бүлештеләр. Жюри өченче урынга ия булучыларны да игълан итте. Менә алар: Иске Кулаткы районыннан «Грация» ансамбле, Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан «Йолдызлар» төркеме, Ульяновск районыннан «Симбирцитлар» ансамбле hәм Мәләкәс районы Мөси авылыннан Гөлназ Сәхабетдинова.

    Конкурсны оештыручылар тарафыннан махсус призлар да әзерләнгән иде. Искиткеч оста чыгышлары белән тамашачы күңелен яулаган биючеләр дә бар бит әле. Ульяновскиның 94 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Камилова нәни кызы белән очып-очып биеделәр hәм көчле алкышларга лаек булдылар. Иске Кулаткы районыннан «IMPRОVЕR» бию студиясе кызлары заманча биюләре белән конкурска яңалык керттеләр. Аларның чыгышын тамашачы бик тә җылы кабул итте.

    Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм жюри әгъзалары җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

    - Бүген без өметле, чын оста биючеләрне күрдек. Аларга hәм, әлбәттә инде, сәнгать коллективларының җитәкчеләренә, укытучыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез,- диде Рамилә Сафина.

    Рузия ХӘЛИМОВА.