Әбиебез - яраткан, барыбызга да кирәкле кешебез

Зөя Башында яшәүче иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе - Ркия Али кызы Белоусова 25 ноябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Безнең бистәдә әбиебезне белмәгән кеше юк. Ул халыкка акыллы, төпле киңәшләрен бирә, хәленнән килгән кадәр ярдәм күрсәтә, беркемне дә кире борып чыгармый. Аның ихтыяр көченә hәм дәртенә яшьләр дә көнләшерлек, ә балалары, онык-оныкчыклары аңа сокланып туймыйлар hәм чиксез горурланалар.

    Әбиебез 1929 елның 25 ноябрендә күп балалы гаиләдә туа. Әнисе Зөhрә Сибәтулла кызы өйдә тәртип булуын ярата hәм сабыйларын да кече яшьтән чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтеп үстерә. Әбиебез hәрвакыт әнисенә терәк hәм таяныч булырга тырыша: эне-сеңелләрен карый, ашарга пешерә, йорт эшләрен башкарырга ярдәм итә.

    Ркия Али кызы - сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 12 яшь була. Мәктәптән кайткач, яшьтәшләре белән бергә көн саен колхозга эшкә ашыга. Алар «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунг астында тир түгәләр.

    - Барлык ир-атлар, шул исәптән әтием белән ике абыем да фронтка киттеләр, авылда хәлсез карт-карчыклар, хатын-кызлар hәм балалар гына калды. Без – үсмерләр, эшкә горурлык хисе белән йөрдек, дошманны җиңүгә үз өлешебезне кертә алуыбызга шатлана идек. Урылмаган башакларны җыйдык, арыш суктырдык. Хезмәтебез әйтеп бетергесез дәрәҗәдә авыр булса да, зарланмадык, сыгылып төшмәдек, фәкать үз-үзебезгә генә ышандык hәм беркайчан да үкенмәдек,- ди яраткан әбиебез.

    Искиткеч чибәр, мөлаем, ягымлы, ачык күңелле әбиебез 1948 елда үзенең мәхәббәтен, сөйгән ярын очрата. Бабабыз Мәхмүд Измаил улы Белоусов оста куллы, тырыш, моңлы тавышлы гармунчы егет була. Аларның очрашып кавышуы, әлбәттә инде, тәкъдир кушуы, язмыш үзе. Әбиебез тормыш юлын балаларына, яраткан иренә, өй hәм йортны матур итеп алып баруга багышлый. Кызганычка каршы, аларга бергәләп озак яшәргә насыйп булмый. Әбиебез сөекле хәләл җефетен - яраткан бабабызны соңгы юлга озатып, 32 яшендә дүрт баласы белән тол кала. Язмыш сынауларына hич тә бирешмичә, ул балаларын аякка бастыра, укытып чыгара, чын кеше итә.

    Әбиебез күптән инде лаеклы ялда булса да, бүгенге көн белән кызыксынып, актив тормыш белән яши. Ул бик күп догалар, дини китаплар укый hәм беркайчан да саулыгына зарланмый. Тирә-яктагы кешеләргә мөмкин булган кадәр яхшылык эшләргә тырышыгыз, чөнки игелек кылу адәм баласының күңелен, калебен сафландыра, ди әбиебез, бәхетле елмаеп.

    Хәзер әбиебезнең җиде оныгы, унөч оныкчыгы hәм ике оныгының оныклары бар инде. Ул гомере буе hәркайсыбыз турында борчылып, кайгыртучанлык күрсәтеп яши. Безне - оныкларын, 1 сентябрьдә мәктәпкә озатты, hәр линейкага, «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә ашыга-ашыга килде. Дәрестән кайтып кергәч, кайнар ашы белән чәе hәрчак әзер булды. Әбиебез безне ихлас күңелле, игелекле, ярдәмчел, намуслы hәм гадел кешеләр итеп тәрбияләде, хезмәтне яратырга, җаваплылык хисе тоеп эш итәргә, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә hәм гаиләне, ата-ананы беренче урынга куярга өйрәтте. Бүген без гаилә - ул иң якын hәм кадерле, газиз кешеләр икәнен, анда әбиебезнең урыны hәрвакыт түрдә булуын яхшы беләбез hәм төгәл аңлыйбыз.

    Бүген яраткан әбиебез газиз баласының - кызының җан hәм күңел җылысын тоеп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Ул яшәгән йортны без олы горурлык хисе белән «нәселебезнең оясы» дип йөртәбез. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, әбиебезнең күңеле, кәефе hәрчак күтәренке. Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди ул, канәгатьлек кичереп. Кызы бакчада яшелчәләрне ничек итеп утыртуын hәрдаим тикшереп тора, киңәшләр бирү белән генә чикләнмичә, аңа ярдәм итә. Ул өй, гаилә hәм бистә тормышы белән кызыксынып, үзенең кешеләргә, җәмгыятькә кирәкле, файдалы булуын тоеп яши. Бәйрәм hәм ял көннәре җитсә, янына оныклары килә hәм уңышлары белән бүлешәләр, киңәш сорыйлар. Бай тормыш тәҗрибәсе булган hәм зирәк акыллы әбиебез авыр вакытта терәк hәм таяныч була белә, дөрес юлны күрсәтә.

    Бәйрәмнәрдә гаиләбез зур табын артына җыелгач, әбиебез үзен бик тә бәхетле итеп тоя. Барлык якын кешеләре дә бергә утырган, бөтенесе дә исән-саулар, шатлыклы елмаялар бит. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Ул hәрберсе турында уйлый, борчыла, кайгыра, hәркайсын зарыгып көтә, өзелеп ярата.

    Яраткан әбиебезгә нык исәнлек, бәхетле озын гомер, шатлык-сөенечле мизгелләре күбрәк булуын телибез. Ә без кадерле, газиз, хөрмәтле кешебезнең янәшәсендә булып, аңа ярдәм итәргә тырышырбыз.

    Әбиебез, без сине бик тә яратабыз, синең алдыңда түбәнчелек белән башыбызны иябез hәм тәрбияң, ярдәмең, киңәшләрең, олы йөрәгең, саф күңелең, җир йөзендә булуың өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

    Оныклары Әлфия hәм Луиза, Барыш районы