Полковник Богдановның батырлык үрнәкләре

1945 елның 25 апрелендә полковник Богданов бригадасы беренчеләрдән булып Берлинга көньяктан бәреп керә. Ул шул рәвешле 6 нчы гвардияле танк корпусы частьләре hәм подразделениеләренең шәhәр үзәгенә үтеп китүен тәэмин итә. Бөек Җиңү көненә нибары берничә көн калган була.

    Советлар Союзы Герое Хамзә Сәлим улы Богдановның тууына шушы көннәрдә 115 ел булды. Ул 1904 елның 2 ноябрендә (яңа стиль буенча - 15 ноябрь) Сембер губернасының Сенгилей өязе Зөя Башы волосте Зөя Башы авылында (хәзер - Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы бистәсе) туа. 1918-1923 елларда Зөя Башы постау (сукно) фабрикасының эрләү цехында идән себерүче, тукучы ярдәмчесе, слесарьга укучы hәм слесарь булып эшли. 1920 елда туган авылында 2 нче баскычтагы мәктәпнең 2 классын тәмамлый.

    1923 елда Хамзә Сәлим улын Кызыл Армия сафларына алалар.  1926 елда ул Ульяновскида пехота мәктәбен тәмамлый hәм 1928 елның октябренә кадәр Украина хәрби округында, Молдавиянең Тирасполь шәhәрендә пехотаның укчылар полкында взвод командиры булып хезмәт итә.

    1929 елда Хамзә Cәлим улы Ленинградта бронетанк курсларын тәмамлый. Шуннан соң аңа Ленинград хәрби округының Стрельна бистәсендә танк командиры, взвод командиры, рота командиры hәм танк полкы батальонының штаб начальнигы булып хезмәт итәргә туры килә.

    1932-1940 елларда Хамзә Сәлим улы Ленинградның танк техникасы мәктәбендә элемтә начальнигы вазыйфаларын башкара. 1939 елда ул М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне читтән торып тәмамлый. 1940 елның февраль-декабрендә ул - Ленинград автотехника училищесы укытучысы.  Ә 1940 елның декабрендә Ленинград хәрби округының 24 нче танк дивизиясе штабының оператив бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләнә.

    Бөек Ватан сугышы башлангач, Хамзә Сәлим улы Төньяк (1941 елның июнь-августы) hәм Ленинград (1941 елның август-сентябре) фронтларында сугыша. Ленинградны оборонада тотуда катнаша. 1941 елның 26 августында оборонаның Лужск чигендә каты бәрелешләр вакытында чолганышка эләгә hәм, дошман тыллары аша үтеп, 1941 елның 17 сентябрендә үзебезнекеләр янына чыга.

    1941 елның октябреннән 1942 елның январена кадәр Богданов  Ленинград фронтының 125 нче танк бригадасы штаб начальнигының оператив эш буенча урынбасары була, Тихвин операциясендә катнаша. 1942 елның март-сентябрендә Хамзә Сәлим улы - Ленинград фронты 42 нче авто-бронетанк гаскәрләре начальнигы урынбасары.

    1942 елның сентябреннән 1943 елның октябренә кадәр Богданов 34 нче аерым танк полкына җитәкчелек итә. Ул Калинин (1942 елның ноябре - 1943 елның феврале) hәм Степной (1943 елның май-октябре) фронтларында сугыша, Великие Луки операциясендә, Курск сугышында, Белгород-Харьков hәм Полтава-Кременчуг операцияләрендә катнаша. 1943 елның 20 августында Хамзә Cәлим улы Белгород шәhәре тирәсендә контузия ала. 1943 елның октябреннән 1944 елның январена кадәр ул 2 нче Украина фронтының 37 нче механикалаштырылган бригадасы командиры вазыйфаларын үти. Ул Днепр елгасы өчен hәм Кривой Рог юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1943 елның 12 ноябрендә Украинаның Кировоград өлкәсе Александрийск районы Яңа Прага бистәсе тирәсендә икенче тапкыр контузия ала.

    1944 елның июнендә Мәскәүдә офицерлар составын камилләштерү академия курсларын тәмамлый. 1944 елның августында Богдановны 1 нче Украина фронтының 22 нче гвардияле мотоукчылар бригадасы командиры итеп билгелиләр. Аннары ул Львов-Сандомир, Сандомир-Силезск, Нижнесилезск, Берлин hәм Прага операцияләрендә катнаша. 1945 елның 21 январенда Германиянең Бранденбург җирендәге  Цоссен шәhәре тирәсендә башы яралана.

    Хамзә Cәлим улы Берлин операциясе барышында чын батырлык үрнәге күрсәтә. 1945 елның 22 апрелендә полковник Богдановның 22 нче гвардияле мотоукчылар бригадасы беренче булып Тельтов каналы тирәсенә чыга hәм, дошманның зур көчләренә каршы авыр сугышлар алып барып, аның төньяк ярында плацдармны ала.

    «24 апрельдә иртәнге сәгать алтыда 22 нче гвардияле мотоукчылар бригадасының алдынгы отрядлары, танк hәм артиллерия уты астында агач салларда hәм җимерек күпер буйлап барып, каналны hәм төньяк ярда зур булмаган плацдармнарны басып алалар. 50 минут узгач, алдынгы отрядлар уңышыннан файдаланып, бригаданың төп көчләре дә агач көймәләрдә каналны кичәләр. Явыз дошман аларны көчле артиллерия hәм пулемет утына тота. Пулялар hәм снаряд кыйпылчыклары курку белмәс гвардиячеләр кичә торган көймәләрне берничe тапкыр тишә. Әмма совет сугышчылары аларны тиз арада томалап, билгеләнгән бурычны үтәүне дәвам итәләр...

    ... 22 нче гвардияле мотоукчылар бригадасы батальоннары артыннан 48 нче гвардияле укчылар дивизиясенең алдынгы частьләре дә каналны кичә башлыйлар. Ә плацдармнар булуы армиянең инженерлык частьләренә көндезге сәгать икеләр тирәсенә үк инде ике понтонлы күперне ясап өлгертү мөмкинлеге бирө, шунда ук алар аша 48 нче гвардияле укчылар дивизиясенең танк бригадалары hәм төп көчләре үтеп китәләр.

    6 нчы гвардияле танк корпусының уңышыннан файдаланып, шул ук көнне танк армиясенең башка берләшмәләре дә Тельтов каналы аша узалар. 7 нче гвардияле танк корпусы составына кергән полковник Д.А.Драгунскийның 55 нче гвардияле танк бригадасы аеруча кыюлык hәм тәвәккәллек күрсәтә.

    Канал аша үтеп, 3 нче гвардияле танк армиясе гаскәрләре Берлинның үзендә сугыша башлыйлар. Генерал И.П.Суховның 9 нчы механикалаштырылган корпусы, армиянең уң флангыннан hөҗүм ясап, Берлинның көньяк-көнчыгышында Бонсдорф тирәсендә 1 нче Белоруссия фронтының 8 нче hәм 1 нче гвардияле танк армиясе гаскәрләре белән очраша. Немец-фашистик гаскәрләрнең франкфурт-губен төркемен чолганышка алу шулай тәмамлана»,- дип язылган «1941-1945 елларда Совет танк гаскәрләре» дип исемләнгән китапта.

    Бригадага оста командалык итүе hәм немец-фашистик илбасарлар белән сугышларда батырлык hәм геройлык күрсәткән өчен, 1945 елның 31 маенда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән гвардияле полковник Богданов Хамзә Cәлим улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә hәм Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

    Сугыштан соң 1945 елның августына кадәр Хамзә Сәлим улы 22 нче гвардияле мотоукчылар бригадасына (Германиядә совет гаскәрләре группасында) җитәкчелек итә. 1945 елның августыннан 1946 елның октябренә кадәр ул - 22 нче механикалаштырылган полк командиры, 1946-1947 елларда - танк полкының механикалаштырылган батальоны командиры урынбасары (Германиядә совет гаскәрләре группасында), 1947 елның августыннан - командир урынбасары, 1947 елның июленнән 1948 елның апреленә кадәр - механикалаштырылган батальон командиры, 1949 елның октябре-декабрендә - 14 нче гвардияле механикалаштырылган дивизия командиры урынбасары. 1950-1953 елларда Хамзә Cәлим улы Ленинград өлкәсенең Ломоносов шәhәрендә yзйөрешле артиллерия югары офицерлар мәктәбенең курслар начальнигы булып эшли. 1953 елның июлендә полковник Богданов запаска китә.

    Соңрак, 1954-1972 елларда - Ленинград өлкәсенең Приозерск районы Мельниково бистәсендә 9 нчы авыл hөнәри-техник училище директоры, 1975 елдан Приозерск партия горкомында завхоз булып эшли. Хамзә Cәлим улы 1983 елның 29 июнендә Ленинградта вафат була, Приозерскида җирләнгән.

    Бүген Приозерск шәhәрендә hәм Зөя Башы бистәсендә урамнар Советлар Союзы Герое Хамзә Богданов исемен йөртә.

    И.ХАСИБОВ.