Кечкенә гөнаhлар зур гөнаhларга илтә

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебездә гөнаhларга игътибар итмәү мәсьәләсенә тукталырбыз.

         Әмр бин Әхвәс (р.а.) Аллаhы Рәсyленең (с.а.в.с.) хушлашу хаҗы вакытындагы хотбәсендә халыкка болай дип әйтүен  ишетүе турында җиткергән: “...Игътибарлы булыгыз! Шайтан бу илдә аңа гыйбадәт кылучылар булыр дигән өмет hәм ышанычын бөтенләйгә өзде. Әмма сез үзегезгә кечкенә булып тоелган гамeлләрдә (гөнаhларда) аңа буйсыначаксыз. Һәм ул шуның белән канәгать булачак...” (Сyнани Ат-Тирмизи).

         Без барыбыз да шуны белергә hәм исебездә тотарга тиеш – кечкенә hәм зур гөнаhлар Аллаhы Тәгаләнең кушканнарын үтәмәүне аңлата, алар Аның ризасызлыгына юл ача. Сәхабәләр: “Гөнаhларыңның кечкенә булуына түгел, ә Кемгә буйсынмавыңа кара”,- дигәннәр.

         Гөнаhларның иң зарарлы ягы - алар Аллаhы белән Аның колы арасында калын пәрдәгә әвереләләр, Раббыбызны танып белүгә hәм Аңа ихластан гыйбадәт кылуга киртә булып торалар. Шуңа күрә зур гөнаhлар да, кечкенә гөнаhлар да кеше рухы, җаны өчен куркыныч тудыра. Менә шул сәбәпле, гөнаhларга  hәрвакыт игътибар итәргә кирәк.

         Хәдистә әйтелгәнчә, гөнаhлар, Раббыбызның рәхмәте hәм ризалыгыннан ерагайтып, безнең кан дошманыбызга - шайтанга шатлык-сөенеч китерәләр. Чөнки Иблис үзе Аллаhының рәхим-шәфкатеннән бик ерак hәм кеше дә Раббыбызның рәхмәте hәм шәфкатеннән ерагая барсын өчен бөтен көчен куя. Ул бөтен гомерен шуңа багышлый. Адәм баласы яратылганнан соң, Иблис аңа бик нык көнләшә. Тәкәбберлегенә буйсынып, Аллаhының кушканнарын үтәүдән баш тарта, ягъни шайтанның рәхим-шәфкатьтән hәм җәннәттән мәхрүм ителүенә беркүпме дәрәҗәдә кеше сәбәпче була. Шуңа күрә шайтан, җәннәткә илтүче юлда булып, кешеләрне тәмуг юлыннан алып китү өчен мең төрле әмәлләр таба hәм хәйләләр кора. Бәхетсез бәндәләр кешелек кавеменең мәңгелек дошманының хәйләсенә эләгәләр hәм аның артыннан ияреп баралар.

         Абдуллаh бин Мәсyд (р.а.) Аллаhы Рәсyленең (с.а.в.с.) икенче бер хәдистә болай дип әйтүе хакында җиткергән: “Зур түгел булып тоелган гөнаhлардан читләшегез, ерак торыгыз. Чөнки алар җыела бара hәм кешене hәлакәткә илтәләр”. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) кечкенә гөнаhларның cыйфатлары турында менә шундый мисал китерә: “Бер төркем кешеләр чүлдә кич кунарга кала. Ашарга ризык әзерләргә вакыт җиткәч, берсе кечкенә генә чыбык китерә, икенчесе дә шундый ук чыбык алып килә. Шулай итеп алар зур өем җыялар hәм учак кабызып, ашарга әзерлиләр”.   

         Әлеге хәдистән күренгәнчә, Пәйгамбәребезнең (c.а.в.с.) сүзләре безнең өчен гыйбрәт вә үрнәк булып тора. Кечкенә генә чыбыклардан кабынып киткән ут ризыкны кыздырып пешергән кебек, кечкенә гөнаhлар да, җыела барып, иманны ашый hәм кешегә тәмугка илтүче юлны ачалар.

         Адәм баласы, кайвакыт эшнең асылына төшенеп бетмичә, кылган гөнаhын зур түгел дип саный. Югыйсә, Аллаhы Тәгалә каршында ул зур җинаять булып исәпләнә. Кеше үзенең гөнаhларын кечкенә, әллә ни зур түгел итеп санау яклы шул. Пәйгамбәребезнең сөекле хатыны hәм барча мөэминнәрнең анасы Гайшәнең (р.а.) зина кылуы турында нахак сүз таратулары сәбәпле, әлеге хата турында Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Әгәр сезгә дөньяда hәм ахирәттә Аллаhының фазылы hәм рәхмәте булмаса, әлбәттә, ий, сез ялган сөйләүчеләр, төшкән гөнаhыгыз сәбәпле сезне олуг газап тотар иде. Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез,  ләкин ул хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаh юк дип, әмма Аллаh хозурында ул зур эштер, газабы каты булыр” (“Нур сүрәсе”, 14-15 аять).

         Шулай ук кайвакыт кеше саксызлыгы аркасында ниндидер сүз әйтә hәм аны игътибарга лаек түгел дип саный. Югыйсә,  кылган җинаяте зур булып санала hәм ул аны hәлакәткә китерергә мөмкин.

         Әбү Хөрәйрә (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында җиткергән: “Кайчакта кеше нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламыйча, берәр сүз әйтә, ә ул сүз Аллаhының ачуын чыгара hәм моның өчен күк җирдән ераграк булган урынга Ут төшә” әхих Әль-Бохари).

         Кечкенә гөнаhларның икенче ягы - алар зур гөнаhларга илтүче юл булып тора. Алар адәм баласын акрын гына зур гөнаhлар упкынына этәрәләр.

         Сәхабәләр арасында галим Ибн Аббәс (р.а.) болай дип әйткән: “Әгәр зур гөнаh өчен тәүбә итеп ярлыкауны, гафу кылуны сорасаң, ул бер урында тормас. Ул гафу кылыначак. Әгәр кеше кечкенә гөнаhлар эшләвен дәвам итсә, ул кечкенә булып калмаячак. Ул зур гөнаhка әйләнәчәк” (Байхаки).

         Yзенең гөнаhларына игътибар итмәүче кеше бер урында гына тормас. Аны Аллаhы Тәгалә Yзе сакласын, шуңа күрә галимнәр болай дип әйткән: “Кечкенә гөнаhлар зур гөнаhларга китерә, ә зур гөнаhлар имансызлыкка илтә”әшфүл - хафа).

         Абдуллаh бин Мәсyд (р.а.) мөселман кешесе үзенең гөнаhларына карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында әйткән: “Иманлы кеше үзенең гөнаhларын өстенә ишелеп төшeргә әзер торган тау итеп күз алдына китерә. Гөнаhлы бәндә үзенең гөнаhларын борынына килеп утырган чебен итеп кенә күрә”. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәхабәләренең рухи халәте менә шундый булган, алар гөнаhларын менә шул рәвешле күз алдына китергәннәр.

         Табигыйннардан булган бөек галим Хәсән Басри (р.а.) сәхабәләрнең үрнәк буыны турында истәлекләрен болай дип җиткергән: “Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре, эш-гамәлне яхшы, изге дип тапсалар, әллә ни зур әhәмияткә ия булмаса да, башкардылар. Һәм киресенчә, әгәр ниндидер гамәлне начар дип тапсалар, әллә ни әhәмиятле булмаса да, аны читкә куйдылар” (Ибн Абид-Дөнья).

         Соңыннан шушы сыйфатны югалткан кайбер кешеләргә Әнәс (р.а.) шундый кисәтүен әйтеп калдырган: “Кайвакыт сез шундый эш-гамәлләр кыласыз, алар сезнең күзегезгә чәчтән дә нечкәрәк (зур түгел) булып күренәләр. Югыйсә, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) заманында бу гамәлләрне hәлакәткә илтүче зур гөнаhлар итеп санадылар” әхих Әль-Бохари, Рикак).

         Хотбәбезне Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) Әбү Хөрәйрә (р.а.) тарафыннан тапшырылган хәдисе белән тәмамлыйбыз: “Аллаhының колы бер хата ясагач, аның йөрәгендә кара тап барлыкка килә. Әгәр ул үзенең нәфесен шуңардан тыеп, гафу кылуны сораса hәм гөнаhтан баш тартса, аның йөрәге, ягъни калебе чистарачак, сафланачак. Әмма ул яңадан шул гөнаhка әйләнеп кайтса, бу тап зураячак hәм, ахыр чиктә, бөтен йөрәген каплаячак. Аллаhы Тәгалә әнә шушы тутык турында түбәндәге аятьтә әйтә: “Юк, Аллаhыга каршы сөйләп hәлак булырга ашыкмагыз, бәлки, аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тутык булып утырган” (“Мүтаффифүн” сүрәсе, 14 нче аять).

         Аллаhы Раббыбыздан безне hәммә кечкенә яки зур гөнаhлардан саклап калырлык хакыйкый тәкъвалык белән бүләкләвен дога кылып сорыйбыз.   

Проповедь подготовлена Советом улемов Регионального духовного управления мусульман Ульяновской области в составе ЦДУМ России.