Афәрин, үзешчәннәр!

Ульяновск төбәге сәхнәсендә куелган барлык татарча спектакльләр дә тормыштагы, яшәештәге көнүзәк мәсьәләләрне үз эченә ала. Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге «Нур» татар халык театры әзерләгән Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит берәү генә» пьесасы да нәкъ шундыйлардан иде.

    27 октябрьдә «Киндяковка» мәдәният йортында күрсәтелгән ике пәрдәле моңсу комедиядә бүген бик тә актуаль тема саналган ялгызлыкның никадәр авыр булуы ассызыклана. Ялгыз хатын ролен башкаручы Гөлинә Заббарова, бөтенесен дә йөрәге аша үткәреп, образын ачыклап бирә алды. Ә гомер иткән карчыгын җирләгән Нургалим бабай ролен башкаручы Әнвәр Шайхутдиновның, ялгыз калмагыз, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез, дигән сүзләре hәркемне тетрәндерде. Иң яшь артист Илизә Шәрипова, шәhәрдә туып үсүенә дә карамастан, үзебезчә матур итеп сөйлүшүе, татар сәнгатенә гашыйк булуы белән тамашачыны куандырды. Теләгән табар, ташка кадак кагар, дип халкыбыз хак әйтә икән. Алтын куллы Әсхать ролен башкаручы Мәүлетдин Тазетдинов, күңеле тарткан кешесен эзләп табып, мәхәббәтнең барлыгын, сафлыгын күрсәтеп бирә белде. Халык арасында популярлык казанып өлгергән артистларыбыз - Фирая Шайхутдинова белән Наил Шигабутдинов «Парлы тормышларга ни җитә» hәм «Әлдә син бар әле тормышымда» дигән җырларны башкарып, тормышта чишелми торган проблемалар юклыгын расладылар hәм ялгызларның иңнәренә канат куйдылар. Театрның җитәкчесе, Тимерьюл районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Җәмилә Мифтахова сәхнә артында hәрбер роль өчен борчылып, үзешчән артистларга рухи көч hәм дәрман биреп торды. Сәхнә бизәлеше өчен җаваплы рәссам Гүзәлия Ахмадуллина да үзенә йөкләнгән хезмәтне уңышлы башкарып чыкты.

    Спектакль тәмамлангач, тамашачы үзешчәннәрне алкышларга күмде. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин үзенең чыгышында спектакльдәге күренешләрдә тирән мәгънә, гыйбрәт алырлык вакыйгалар булуын билгеләп үтте hәм артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Районның татар автономиясе җитәкчесе Рамил Абитов та «Нур» татар халык театры режиссеры Җәмилә Мифтаховага олы рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткерде.

    - Өлкәбезнең hәрбер мәдәният йортында шундый матур спектакльләр куелсын иде. Артистларыбыз искиткеч оста итеп уйнадылар. Алар 29 ноябрьдә шушы спектакль белән Казан сәхнәсенә чыгачаклар. «Нур» театрына уңышлар телибез!- диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.

    Җәмилә Мифтахова спектакльне әзерләүдә булышучыларга - шәhәрнең үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Людмила Хохловага, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафинга, «Өмет» газетасы редакциясенә, Ульяновск шәhәр Думасы депутаты Рамил Абитовка, «Эльвина» туй салоны директоры Альберт Замалетдиновка, тамашачыларга hәм спектакльдә катнашучы артистларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

    Мәдәниятне яратучы иҗади кешеләр булганда татар яшәр hәм тормыш-көнкүрешебез дә алга китәр, чөнки хезмәт белән ялны бергә бәйләп алып барганда гына киләчәккә өмет зурдан була.

    Кәримә АЛИУЛЛИНА,

    «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.