Сагыналар сине якын дуслар...

Иске Кулаткы районы Югары Терешка авылында туып yсеп, Ульяновскида гомер иткән танылган җәмәгать эшлеклесе hәм меценат Равил Таhир улы Кузахметовның тууына 6 ноябрьдә 80 ел булды. Шушы уңайдан өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, игелекле эш-гамәлләре белән халкыбыз тарихында тирән эз калдырып киткән милләт җанлы шәхеснең якты истәлегенә багышлап, шәhәребезнең «Россия» ресторанында Коръән укыту мәҗлесе үткәрде. Анда Равил аганың якыннары hәм дуслары, төбәгебезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

    Күркәм мәҗлесне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул үзенең күңел хатирәләре белән бүлешеп, Равил Таhир улының гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, ярдәмчел, юмарт булуы, автономия президиумы эшчәнлегендә актив катнашуы, татар эшмәкәрләрен берләштерү максатында, «Сембер» бизнес-клубын оештыруы, «Чишмә» hәм «Өмет» белән тыгыз элемтәдә торуы турында горурланып сөйләде. Мохтарият җитәкчесе әлеге чараны оештыруда булышлык күрсәткән бизнесменнарга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Ә өлкә мөселман хатын-кызлар cоюзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Равил Кузахметов hәм Ахтәм Хасәнов белән бергә Венгриягә туристик юллама буенча баруы хакында истәлекләре белән уртаклашты. Теләсә нинди кешенең төп сыйфатлары ерак сәфәргә чыккач ачык беленә, диләр, мин Равил Таhир улының юлда бик тә игътибарлы, киң күңелле, юмор хисенә ия булуына чиксез сокландым, диде Асия хаҗия. Мәрхүм Равил аганың гомерлек дусты Хабир абый Вахитов исә мәҗлесне оештыру максатында зур тырышлык куйган өчен автономия рәисе Рамис Сафин белән татар эшмәкәрләренә рәхмәтен ирештерде.

    - Равил Таhир улы белән 1976 елда партия райкомында үткәрелгән киңәшмәдә танышкан идек. Башта эш буенча гына аралаштык, аннары гаиләләр белән йөрешә башладык. Шулай бер-беребезгә терәк hәм таяныч булып яшәп, 50 ел гомер сизелми генә үтеп тә китте. Ул ачык күңелле, олы йөрәкле, үз милләте белән горурланып яшәүче асыл, чын татар ир-егете иде. Туган телебезнең юкка чыга баруына бик нык борчылды, татарны саклап калуга үзеннән өлеш кертергә тырышты. Кызганычка каршы, безнең арабыздан иртә китеп барды,- диде Хабир абый.

    Кузахметовның тагын бер тугрылыклы дусты Хайдәр абый Валитов чордашы hәм фикердәшәнең Вырыпаевка бистәсе мәчете hәм башка бик күп гыйбадәтханәләр төзелешенә hәрвакыт техника, акыллы киңәшләре, төпле сүзе белән ярдәм итүе турында сөйләде.

    Күренекле милләттәшебез - Россия Федерациясенең атказанган врачы Сәйдәш Шамсутдинов та күңеле түрендә якты хатирә булып сакланучы истәлекләре белән уртаклашты.

    - Равил Таhир улы белән очрашу, күрешеп сөйләшү мизгелләре бүгенгедәй күз алдымда. Безнең хастаханәдә ятканда хәле авыр булса да, hәрвакыт елмаеп каршы ала иде, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Хәләл җефете Зәйтүнә апаны соңгы юлга озатып, шактый вакыт ялгызы гына яшәгәнгә күрә, егетләр, зинhар өчен, хатыннарыгызны күз карасыдай саклагыз, кадерләгез, дигән сүзләрне еш кабатлый иде,- диде Сәйдәш Миргасим улы.

    «Сембер» бизнес-клубы вәкиле Марат Якупов та остазын рәхмәт сүзләре белән искә төшерде. Равил абый безгә - яңа гына аякка басып килүче яшь бизнесменнарга дөрес, туры юлны күрсәтте, күбебез өчен терәк, киңәшче hәм сердәш булды, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр аны хөрмәт иттеләр, сүзенә беркайчан да каршы килмәделәр, дип белдерде Марат Ирфан улы.      

    Ә Засвияжье районы юл участогын җитәкләгән Җәүдәт Ахметшин «Ульяновскоблавтодор» берләшмәсенең УПТК начальнигы Равил Кузахметов белән егерме елдан артык кулга-кул тотынышып эшләүләре, Уфа, Чиләбе hәм Магнитогорск шәhәрләренә кадәр командировкага барулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

- Равил абый, чын мәгънәсендә, дипломат иде, теләсә нинди кеше белән дә тиз арада уртак тел таба белде, шуңа күрә аны бар җирдә дә зурлап, колач җәеп каршы алдылар. Өлкәдә яки шәhәребездә татар кешесен җитәкче урынга, ягъни начальник итеп куйсалар, чын ихластан шатланды,- диде Җәүдәт әфәнде.

    УПТКда Равил Таhир улы кулы астында инженер булып эшләгән Шаhиҗан Санатуллин да тәҗрибәле җитәкченең кешелекле, шул ук вакытта таләпчән булуы, хезмәт коллективы алдында бурычны hәрвакыт төгәл куюы hәм үтәлешен даими рәвештә контрольдә тотуы турында бәян итте.

    Ә Равил аганың улы Азат Кузахметов әти-әнисен онытмаулары, алар турында матур, җылы сүзләр әйтүләре өчен мәҗлестә катнашучыларга, аерым алганда, татар автономиясе рәисе Рамис Сафинга рәхмәтләрен юллады. Без - балалары, әти-әниебезнең дәрәҗәле исеменә тап төшермәскә тырышабыз, алар яшәгән йортны кадерләп саклыйбыз, диде Азат Равил улы.

    Равил Кузахметовның якын дусты, ерак туганы hәм авылдашы Камил Мусин туксанынчы еллар башында дуслашып китүләре hәм гаиләләре белән кунакка йөрешүләре турында искә төшереп сөйләде. 2003 елда аның инициативасы белән «Сембер» бизнес-клубын оештырып, үзен рәис итеп сайлап куйдык, булдыклы егетләр белән атна саен утырышларга җыела идек, искиткеч күңелле вакытлар матур мизгел булып хәтердә саклана, диде Камил Ислам улы.

    Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина гүзәл яшьлек елларында Ульяновскига килеп урнашкач, якын дусларына әйләнгән Кузахметовлар hәм Вахитовлар гаиләләренә рәхмәтләрен юллады. Бу гаиләләр безнең өчен туганнар кебек кадерле булдылар, чөнки алар дуслык хисен саклый белделәр, беркайчан да хыянәт итмәделәр, әгәр тормыш юлында ялгышсак, акыллы киңәш биреп, матур гына төзәтеп җибәрделәр, диде ул.

    Равил Кузахметовның тормыш hәм хезмәт юлына багышланган «Сагыналар сине якын дуслар...» дигән фильмны караганнан соң, Ульяновск шәhәренең Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръән сүрәсен укыды hәм барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды. Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов белән «Ак мeчет»нең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Череков та аять-сүрәләр яңгыраттылар.  Рөстәм хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд дөньяга килгән изге Рабигыль әүвәл, ягъни Мәүлид аеның фазыйләтләре турында тирән эчтәлекле вәгазен дә җиткерде. Рәсүлебезне хөрмәтләп салаватлар әйткәннән соң, мәҗлестә катнашучыларны милли hәм хәләл ризыклардан әзерләнгән табын көтә иде.

    Исхак ХӘЛИМОВ.