Элемтәче Дәүли

Yсмер чакларга туры килгән дәәтле сугыштан соңгы еллар бездән ераклаша барган саен, бу канлы сугышта илебезне немец илбасарларыннан коткарып калучы ир-егетләрнең саны кими бара.

    Бүген инде сугышны үз күзләре белән күрүче сугышчыларны да, сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләренә алган тыл хезмәтчәннәрен дә бармак белән санап була. Шуның өчен ул бабай-әбиләрнең кадерләрен белеп, кадер-хөрмәт итеп тотып, алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләүне hәммәбезнең изге бурычларыннан берсе дип санап, үз авылыбызның бер батыры - Дан орденының тулы кавалеры Дәүли Кыям улы Кыямов турында язарга булдым.

Рядовой Дәүли Кыямов сугыш юлын 1942 елның маенда Калинин фронтында башлый. Аннары ул Көнбатыш, Волхов, Ленинград, 2 нче Балтыйк буе, 1 нче Украина фронтларында сугыша. Совет җирен фашистлардан азат иткәч, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә.

    Солдат күп җирләрдә, күп чит илләрдә була, башыннан күпне кичерә, күпне күрә.

    Фронтка килгәч, Дәүлине элемтәчеләр ротасына билгелиләр. Аңа штаб белән батальоннар арасында телефон элемтәсен тәэмин итү бурычы йөкләнә. Яшь телефонист Дәүлигә полк командиры подполковник Санников:

    - Син, Кыямов, батальоннар белән полк штабы, команда пункты арасында телефон элемтәсенең өзлексез эшләве өчен башың белән җавап бирәсең,- ди. - Яңгыр явамы, кармы, ташмы, утмы - телефон эшләргe тиеш! Аңлашылдымы?

    - Аңлашылды, иптәш подполковник.

    1942 елның июль ае. Калинин өлкәсенең Комарика, Рамено, Федорово авыллары тирәсендәге батальоннар hөҗүмгә күчә. Дошман көчле каршылык күрсәтә, артиллерия, минометлар өзлексез ата, снарядлар төшеп ярыла.

    Полк командиры телефон трубкасына кычкыра:

    - Алло, алло, второй, второй. Мин - “Волга”.

    Ләкин второй җавап бирми. Димәк, элемтә өзелгән. Моны Дәүли ялгарга тиеш. Өермәдәй дошман уты астында ул землянкадан чыгып китә. Телефон чыбыклары буйлап әле түш белән шуышып, әле бөкрәйгән килеш йөгереп, Дәүли снаряд чокырына барып җитә. Нәкъ шунда янәшә үткән берничe линия өзелгән. Абайламыйча эшләсәң, боларны бутап бетерүең дә мөмкин. Ләкин Дәүли эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше. Ул иң элек 2 нче батальон белән команда пунктын, аннары бүтәннәрне тоташтыра.

    Полк командиры сугыш барышында телефон аша батальоннарның хәле белән таныша, тиешле приказларны бирә. Нәтиҗәдә атака уңышлы тәмамлана. Полк үз алдына куелган бурычны үти. Латвия җирен азат итү өчен барган сугышта Кыямов бер көн эчендә артиллерия hәм миномет уты астында ун урындагы өзекне ялгый. Батальон алга киткән саен телефон чыбыгы сузып бара.

    Шулай бервакыт 2 нче батальон бер елга янына килеп җитә. Суның көнбатыш ягында оборона оештырырга дошманга ирек бирмәс өчен, безнең подразделениеләр дошманны куып барган уңайга ук елга аша чыга башлыйлар. Анда кечкенә генә плацдарм яулап алалар. Тиздән комбат та су аша кичә. Элемтәче Дәүли дә аңардан калышмый. Тирә-якта көймә дә, бүрәнә дә күренми. Ярдан ерак түгел печән кибәне калкып тора. Дәүли шунда йөгерә. Кипкән печәнне йолкып ала да, тиз генә берничә көлтә бәйләп, су буена алып килә hәм сал ясап суга сала. Өстенә плащ-палаткасын җәя. Бу “эш өстәле” була. Кайбер әйберләрен “өстәл”гә куя да, дошманның көчле уты астында йөзгән килеш, телефон чыбыгын суза-суза елганы кичә, командирын команда пункты белән тоташтыра.

    - “Волга”, “Волга”. Второй сөйли. Елганы кичтек. Ләкин дошман зур көч белән контратакага күчте. Гитлерчыларның басымын көч-хәл белән тотып торабыз.

    Полк командиры батальонның хәленә төшенә:

    - Плацдармны нык тотыгыз, дошманга бирмәгез! Хәзер үк артиллерия ярдәм итәр.

    Озак та үтми, дошман өстендә безнең снарядлар шартлый башлый. Yз вакытында тәэмин ителгән телефон элемтәсе бу юлы да бөтен полкның җиңүенә китерә. Шушы сугыштан соң берничә көн үткәч, 3 нче удар армия командующие ефрейтор Кыямовка II нче дәрәҗә Дан орденын тапшыра.

    Совет солдатлары Германия җиренә барып җиткәч, фашистлар каршылык күрсәтүне көчәйтәләр, hәр метр җиргә теш-тырнаклары белән ябышып яталар. Бу каты сугышлар вакытында элемтәчеләргә дә эш күбәя.

    Бервакыт дошманның көчле уты астында Дәүлигә егерме урында өзелгән телефон чыбыгын ялгарга туры килә. Шунда үзе яралана, әмма телефон элемтәсенең өзлексез эшләвен тәэмин итә.

    Фашистлар Германиясен җиңгән көнне элемтәче Дәүли Кыямовның күкрәгендә өч Йолдыз балкый инде.

    1947 елда Дәүли авылга кайта. Күп еллар комбайнчы, трактор бригадасының бригадиры булып эшли. Дәүли ул елларда ничә гектар җир сөргән, күпме иген урган, аны санап чыгаруы кыен. Ул ел саен колхоз идарәсе тарафыннан кыйммәтле бүләк белән бүләкләнә. Ике мәртәбә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләрен алу бәхетенә ирешә. Солдат батырлыклары өчен бирелгән Дан орденнары янына тагын әле “Почет билгесе” ордены да өстәлә.

    Җария АБДУЛЛИНА.

    Чардаклы районы,

    Папау авылы.

    9 май 1993 ел.