Зирәк аксакал

Хезмәт ветераны Мансур хәзрәт Нәсибулла улы Минибаев - Урта Исәнтимер авылының иң хөрмәтле, кадерле кешесе, терәге, таянычы hәм ныклы баганасы, төпле акыллы hәм зирәк аксакалы. Туксанынчы яшен ваклап баруына да карамастан, ул актив тормыш белән яши, ата-бабаларыбыз әманәт итеп тапшырып калдырган традицион ислам динен җәелдерү, гореф-гадәтләребез hәм йолаларыбызны саклау өчен бик күп көч куя.

    Урта Исәнтимернең горурлыгы булган Мансур Нәсибулла улы 1930 елның 11 августында хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Йортында өч баш ат асраган Миннибай бабасына  колхозлашу чорында «кулак» ярлыгы тагып, бөтен мал-мөлкәтен тартып алалар. Хәләл көче белән көн күргән ил агасы ишле гаиләсе белән мунчада яшәргә мәҗбүр була. Мансур хәзрәтнең әтисе Нәсибулла аганы да хаксызга рәнҗeтәләр. Сәяси репрессияләр корбаны буларак, аны Кошки төрмәсенә озаталар. Бер ай камерада утырганнан соң, еврей милләтеннән булган зур завод директоры Белицкий аңа иреккә чыгарга ярдәм итә. Мескенкәй Кошкидан өенә җәяү кайта. Һәм әбисеннән өйрәнеп калган гыйлеме белән 1946 елга кадәр, ягъни соңгы сулышына чаклы авыл халкына дини белем бирә, мулла булып эшли. Нәсибулла хәзрәтнең бертуганы Мәхмүт ага үз тырышлыгы белән Коръән-хафиз дәрәҗәcенә ирешә. Тагын бер кардәше Мөхәммәтхәсән абзый да дин юлын сайлый. Сүз уңаеннан, бүген аның оныгы Наил хәзрәт Гизятуллов Ишеевка бистәсе мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Ә Миннибай бабайның оныгы Тәлгать абый озак еллар туган авылы мәчетендә мөәзин хезмәтен үти. Димәк, буыннар бәйләнеше дәвам итә.

    Иманлы, динле, тәкъвалыкка омтылучы гаиләдә туып үcкән Мансур хәзрәт Минибаевның тормыш юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та. Аның гoнаhсыз балачагы hәм үсмер еллары дәhшәтле Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Шуңа да ул нужа арбасына бик иртә җигелә. 1944 елда авыл мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, җирле колхозда җиң сызганып эшкә керешә. Ундүрт яшьлек малай өлкәннәр белән бергә кырда тир түгә hәм Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. Ә 1950 елның 5 сентябрендә физик хезмәт белән чыныккан сөлектәй егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Аңа 1953 елның 23 декабренә кадәр, ягъни өч ел дәвамында Көнбатыш Украина өлкәләрендә «УПА» - буржуаз идән асты милләтчелек армиясе калдыкларына каршы  сугышырга туры килә. Кызганычка каршы, Советлар Союзы җимерелде hәм Украина җирендә милләтчелек агуын сибүче бандитлар янә калкып чыктылар, ди мөхтәрәм ветеран, моңсуланып. Туган ил, Ватан-Ана алдында изге бурычын намус белән үтeп кайткан Мансур Нәcибулла улы, кендек каны тамган туфракка, ата-бабалары җиренә тугрылык саклап, туган авылында төпләнеп кала. Төрле елларда мәктәптә - счетовод, ягъни хисапчы, райуполминзаг оешмасында агент булып эшли.  Аннары бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Мансур абыйны Урта Исәнтимер авылының элемтә - почта бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Һәм 34 ел буе, ягъни пенсиягә чыкканчы шушы ифрат та җаваплы хезмәтне бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара. Узган гасырның җитмешенче hәм сиксәненче елларында авылдашларының Казан матбугатын - «Азат хатын» hәм «Казан утлары» журналларын күпләп алдырулары турында бүген дә сокланып сөйли. Ул вакытта авылдагы hәр йортка берәр татарча газета яки журнал килә иде, ди элемтә тармагы ветераны.

    Ә лаеклы ялга чыккач, Мансур Нәсибулла улы авылда ислам динен яңарту эшенә алына. Мәхәллә халкы белән бергә элеккеге мөәзин йортын ремонтлап, 1990 елда мәчет ачу бәхетенә ирешәләр. Аннары авылның мөхтәрәм аксакаллары - заманында Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаган Кыям хәзрәтнең шәкертләре – Вәгиз хәзрәт hәм Сәхабетдин хәзрәтнең, шулай ук өлкәбез мөфтие Әюп хәзрәт Дебердеевның хәер-фатыйхасы белән Мансур хәзрәт имам-хатыйб вазыйфасын башкаруга керешә hәм егерме биш ел дәвамында, 2016 елга кадәр шул эшне алып бара. Авылдашларын дингә тарту ниятендә ул көчен дә, тырышлыгын да, вакытын да, сәламәтлеген дә hич кызганмый. 2014 елда мәчеткә янкорма, ягъни пристрой ясап куялар hәм шулай ук бинаны газлаштыру чарасын күрәләр.

    - Динебез кушканча яшәү өчен уңай мөмкинлекләр тудырылгач, ягъни авылыбызда Аллаhы йортлары ачылгач, халык йолаларыбыз белән кызыксына башлады hәм мәчеткә йөрүчеләр, намазга басучылар саны елдан-ел арта барды. Хәзер  исә хәлләр мактанырлык түгел. Җомга намазларына унбиш кеше җыела, ә өйләне еш кына сигезәү укыйбыз. Ни гаҗәп, 70-80 яшьлек абзыйлар да мәчеткә йөрергә теләмиләр бит. Шуңа күрә бүген балалар hәм яшьләрне, урта буын вәкилләрен динебезгә тарту юнәлешендә эшне сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтергә кирәк. Әлhәмдүлилләhи шөкер, имамыбыз Асаф хәзрәт халыкны туры, хак юлдан алып бара. Ул озак еллар укытучы булып эшләде. Кыш айларында авылдашларыбызга дин дәресләре дә бирә.

    Быел өлкәнең «Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү» программасында катнашып, зиратка юл салдырдык, күпергә асфальт җәйдердек, мәчет белән каберстан янында машиналарны куеп калдыру өчен мәйданчыклар ясаттык. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен мәхәлләбез 440 мең сум акча бүлеп бирде. Авыл халкына зур рәхмәт, изге эштән беркем дә читтә калмады. Игелекле эшмәкәрләр Равил hәм Рифкать Якуповлар саллы ярдәм күрсәттеләр. Ә бу эшләрне Асаф хәзрәт белән Әнәс Хөснулла улы Мингалиев башлап йөрделәр. Өлкә Губернаторы Сергей Морозов, район хакимияте башлыгы Анастасия Пуреськина белән Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз, алар безнең барлык гозер-үтенечләребезне дә ишетәләр, беркайчан да кире какмыйлар,- ди Урта Исәнтимернең мөхтәрәм ветераны Мансур хәзрәт Минибаев.

    Гомеренең шактый өлешен динебезгә хезмәткә багышлаган зирәк аксакалның гаилә тормышы да сокланырлык hәм бик күпләргә үрнәк булырлык. Авылның иң чибәр сылуы Исламия Халик кызы белән алар 1956 елның январь аенда никахлашып гаилә коралар hәм менә 63 ел инде бер-берсенә терәк hәм таяныч булып, бер-берсен күз карашыннан аңлап, язмыш сукмагыннан атлыйлар. Бәхетле гаиләдә җиде бала туып үскән. Әлеге парны кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми. Газиз уллары Рәшит Рязаново совхоз-техникумында укыган чакта кинәт үлеп китә. Ә Рафик университет бетереп, Смоленскида эшләгән, хәзер туган якларына кайтып урнашырга җыена. Тырыш кызлары да тормышта үз урыннарын тапкан. Нурия – элемтәче, Рәфилә - укытучы, Рәхинә -  шәфкать туташы. Техник-механик hөнәрен үзләштергән уллары Фәрит бүген эшмәкәрлек белән  шөгыльләнә. Ә төпчекләре Илдар юстиция органнарында хезмәт итеп, пенсиягe чыккан.

    - Аллага шөкер, балалар көн саен диярлек кайтып йөриләр,  мөмкин булган кадәр ярдәм итәләр, без аларга чиксез рәхмәтле.  Хәзер инде унбер оныгыбыз белән өч оныкчыгыбыз да бар. Аллаhы Раббыбыз аларга иманлы, тәүфыйклы hәм тәртипле булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә насыйп итсен,- ди Мансур хәзрәт.

    Туксанынчы яше белән баручы Мансур хәзрәт бүген дә дин юлында. Ул авылдагы hәр йортта көтеп алынган, кадерле кунак. Абруйлы дин әhеле дини мәҗлесләрне әби-бабаларыбыз йолаларына тулысынча туры китереп, традицион ислам нигезендә үткәрә hәм яшь буынны ышанычлы адымнар белән шушы сукмактан атларга өнди.

Исхак ХӘЛИМОВ,        

Яңа Малыклы районы