Гомерлек мәхәббәт

Безнең авылда күркәм, үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Моның cере дә билгеле: Мөсидә тырыш, уңган халык яши, алар шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асрыйлар, ә бала-оныкларын татар халкының милли hәм дини гореф-гадәтләре, йолалары hәм традицияләре нигезендә тәрбияләп үстерәләр.

68 ел бергә

    Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбибулла абый белән тыл хезмәтчәне Әкълимә апа Хуснулловлар менә 68 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Өстенә яшел гимнастерка киеп куйган ыспай егет күрше Крупская исемендәге совхозда яшәүче чибәр кыз белән фронттан кайткач таныша. Тәвәккәл Хәбибулла, озак уйлап тормыйча, 1951 елның 15 сентябрендә сылуга тәкъдим ясый. Кыз тумышы белән Мукшы Күленнән  булганга, никахларын шушы авыл Советында теркәтергә ниятлиләр. Кәләш өстенә вак чәчәкләр белән бизәлгән бердәнбер күлмәген кия, ә егет язылышу өчен ботинканы дустыннан вакытлыча алып тора. Сельсоветка кадәр яланаяк барып, ботинканы болдырда гына киеп куйганым бүгенгедәй хәтеремдә, ди Хәбибулла ага.

    Хуснулловлар иң авыр hәм нужалы сугыштан соңгы елларда гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә колхоз фермасында, терлекчелектә эшли. Матур гына яшәп, биш бала - Равил, Рөстәм, Гөлсинә, Рәмис hәм Рамилне тәрбияләп үстерәләр. Алар олы яшьтәге әти-әниләрен ярдәмнән ташламыйлар. Бүген Хәбибулла абый белән Әкълимә апа мәрхәмәтле уллары Рамил белән ачык йөзле, киң күңелле киленнәре Наиләнең кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле, тыныч картлык көннәрен кичерәләр. Алар картларны, кем әйтмешли, өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Ә бәхетле, йөзләрендә иман нуры балкып торган карт белән карчык гел янәшә, гел бергә, бер генә минутка да аерылышып тормыйлар. Әнә, әбекәй, үзе дә сизмичә, тырыша-тырыша яраткан картының күлмәк якасын төзәтеп куя...

Җыр - тормышта терәк

    Хезмәт ветераны - кадерле әтием Галимҗан белән газиз әнием Мәзлүлия Вәлиулловларның никахлашып, гаилә корып җибәреп бергә яши башлауларына ноябрь аенда 63 ел була.

    Әтием туып үскән гаилә оста гармунчылары белән тирә-юньдә дан тоткан. Вәлиулловларның биш уллары да - Гадил, Шәрифҗан, Галимҗан, Закирҗан hәм Шәүкәт тальян гармунда искиткеч матур уйнаганнар. Хәзер дә әтием тальянын кулына алып, халык көйләрен уйнап җибәрсә, әнием, озак көттермичә, моңлы җыр суза. Югыйcә, икесе дә олы яшьтә инде - әтием 87 яшьлеген каршылады, ә әниемә 85 яшь тулды. Шуңа да карамастан, hәрчак шат күңелле алар, ихластан елмая беләләр, булганына шөкрана кылалар. Ә моңлы җыр аларга гомере буе тулы канлы тормыш белән яшәргә, сагышларны таратырга, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

    Хәзер инде куе томаннар артында калган яшьлек елларында  әтием үзенең абыйсы Шәрифҗан белән бергә Ленинск-Кузнецк шәhәрендә Кузбасс шахталарында эшли. Ул заманнардан соң 70 елдан артык вакыт узса да, безнең гаиләләр Шахтерлар көнен бүген дә әле зурдан кубып бәйрәм итә. Сүз уңаеннан, Шәрифҗан абыебызга тальян гармунны чын оста, ягъни мастер үз куллары белән ясап биргән икән. Шахтада эшләгән чорда шушы гармун аларга авыр хезмәтне бераз гына булса да җиңеләйтергә булыша. Озак еллар узганнан соң, аның улы Нәфик кайчандыр әтисе тир түккән “Комсомолец” шахтасында булып кайтты. Күмер чыгаручыларның сүз белән әйтеп бирмәслек катлаулы хезмәтен аңлау, үз җилкәсендә татып карау өчен ул шахтада бер смена эшләп чыккан.

    Шахтада чыныгу алган әтием тормыш юлыннан абынмыйча, сынауларга бирешмичә атлый. Ул гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында алдынгы хезмәткәр булды. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп башкарды. Башта “ЗИС-5” машинасында стажер булып эшли. Ә шофер правасын Венгриядә Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә ала hәм данлыклы “Форд-6” автомобилен йөртә.

    Әтием үзенең беренче мәхәббәтен дә урак өстендә кырдан колхоз ашлыгын ташыган вакытта очрата. Йөк ташырга булышучы кызларны ул үзе сайлап ала hәм тыйнак, эшчән, чибәр Мәзлүлиягә шунда ук күз сала. Әниегезнең исемен дөрес итеп әйтергә өйрәнә алмыйча озак нужаландым, ди әтием, елмаеп. Шулай итеп, бәхетле пар, Аллаhы Тәгалә тарафыннан бирелгән тәкъдирләренә буйсынып, язмыш сукмагыннан бергә атлап китә. Озакламый гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала – Рөстәм, Әхтәм, Мөнир белән Гөлнәфис якты дөньяга аваз сала. Йөрәк вә күңел җылысын биреп үстергән дәвамнары хезмәт сөючән, кешеләргә hәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып олы тормыш юлына басалар. Әти-әниебезнең таланты hәм иҗади сәләте безгә дә күчте - барыбыз да җырлыйбыз, ә балаларыбыз тагын әле музыка уен коралларында да оста уйныйлар. Мәсәлән, минем бар яктан да талантлы кызым Гөлназ - районыбызның танылган баянчысы.

    Хуснулловлар hәм Вәлиулловлар гаиләләре - авылыбыз горурлыгы, бик күпләргә үрнәк булырлык бәхетле парлар.

    Шундый күркәм гаиләләр булдыру hәм аларны саклап калу максатында бихисап көч hәм тырышлык куйган өчен Әкълимә әби белән әнием Мәзлүлиягә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сер түгел, теләсә кайсы гаиләнең дә бәхете hәм иминлеге хатын-кызның зирәклегенә hәм акыллы булуына бәйле. Аларның гомер юлы бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.

    Гөлнәфис СӘХАБЕТДИНОВА,

    Мөси авылы.