Гөлнур Айзат белән очрашуга чакырабыз!

Хөрмәтле шигърият сөюче дусларыбыз! 15 ноябрьдә Ульяновскиның 17 нче санлы милли китапханәсендә күрше Буа шәhәрендә яшәп иҗат итүче язучы hәм шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җиде китап hәм 500дән артык җыр авторы Гөлнур Айзат белән очрашу була. «Яшик әле шундый итеп» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә рәхим итегез! Башлана - 14 сәгатьтә. Белешмәләр өчен телефон: 31-00-17.