Меценат Рамис Садиевны онытмыйлар

Төбәгебездә грем-рим көрәше үсешенә зур өлеш керткән, күңеле вә җаны кушуынча хәйриячелек белән шөгыльләнгән танылган милләттәшебез Рамис Сәет улы Садиевның вафатына шушы көннәрдә җиде ел була. Туганнары, дуслары hәм спортчылар аны онытмыйлар, изге эшләрен дәвам итәләр. Күркәм традициягә тугрылык саклап, алар быел да аның якты истәлегенә багышлап корбан мәҗлесе hәм грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир үткәрделәр.

«Корона» ресторанында - корбан мәҗлесе

    Шәhәребезнең «Корона» хәләл ресторанында оештырылган корбан мәҗлесенә Рамис кардәшебезнең әти-әнисе, уллары, туганнары, дуслары hәм шулай ук татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре - барлыгы йөзгә якын диндәшебез чакырылган иде.

    Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов мәҗлесне Коръәни-Кәримнән «Ясин» сүрәсен уку белән башлап җибәрде. Ул Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирешү ниятендә чалынган корбанның кабуллардан булуын теләп hәм барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды. Рәсүл хәзрәт ата-аналарны хөрмәт итү, туганлык элемтәләрен саклау, исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәү кирәклеге турында тирән эчтәлекле вәгазен дә ирештерде. Шулай ук Равил хәзрәт белән Радик хәзрәт тә Коръән аятьләрен яңгыраттылар. Ә әлеге чараны оештыру максатында бик күп көч hәм тырышлык куючы Марат Хисамов игелекле эш-гамәлләре белән үзеннән соң тирән эз калдырып киткән Рамис Сәет улы истәлегенә ел саен төбәкара турнир hәм корбан мәҗлесе үткәрүдә ярдәм күрсәтүче бизнесменнарга рәхмәт сүзләрен юллады. Без Рамис дустыбызны онытмыйбыз, аның күркәм эшләрен лаеклы рәвештә дәвам итәргә тырышабыз, диде ул. Мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп тәкбир әйткәннән соң, шифалы корбан шулпасы hәм милли ризыклар белән сыйландылар.

«Тхеквондо» комплексында – төбәкара турнир

    Ульяновскиның «Тхеквондо» физкультура-сәламәтләндерү комплексында грек-рим көрәше буенча регионара турнир гөрләп узды. Хәзер инде традициягә кергән спорт бәйгесе танылган меценат Рамис Садиевның якты истәлегенә багышланган иде. Анда Ульяновск, Саратов, Пенза, Самара өлкәләре hәм Мордовия, Татарстан республикалары вәкилләре катнашты. 180нән артык бала hәм яшүсмер бер-бер артлы келәмгә чыгып, үзләренең көрәшү осталыкларын күрсәттеләр.  Бил алышучылар арасында иң-иңнәре, әлбәттә инде, җиңү hәм кыйммәтле бүләк алу бәхетенә иреште.

    Турнирны рәсми рәвештә ачу тантанасына күренекле якташларыбыз - олимпия чемионнары Виталий Константинов, Зөфәр Гулиев белән Минсәет Тазетдинов чакырулы иде. Алар Рамис Сәет улы турында күңел хатирәләре белән бүлештеләр hәм яшь көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Аннары турнирны уздыруда булышлык күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар. Танылган меценатлар Радик Абузяров, Миркасыйм Арифуллин hәм Рамил Абитов исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Рамис Сәет улының беренче hәм соңгы тренеры Вячеслав Романов та истәлекләре белән уртаклашты.  Минем искиткеч сәләтле, тырыш, булдыклы hәм кешелекле укучым көрәшчеләргә генә түгел, йөзүчеләргә hәм штанга күтәрүчеләргә дә бик теләп ярдәм итә иде, ул кешеләргә булыша алуыннан канәгатьлек хисе кичерде, ләззәт тапты, диде Вячеслав Николаевич. Ә шәhәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов спорт дөньясында танылган миллэттәшебез Рамис Садиевның әтисе Сәет абый белән әнисе Рауза апага рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Улыгызны кешелекле, ярдәмчел, иманлы итеп тәрбияләп үстергәнсез, ата-ана өчен бу әйтеп бетергесез зур бәхет, рәхмәт сезгә, диде депутат. Ә Рамис Садиевның якыннары - әти-әнисе hәм Ульяновск Суворов хәрби училищесында белем алучы уллары исеменнән апасы Румия Сәет кызы сәламләде. Ул мәртәбәле турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга hәм тренерларга, бәйгедә катнашучы үсмерләргә рәхмәтләрен юллады. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән яшь көрәшчеләр быел кабат шушы спорт комплексында очраштылар hәм зур тырышлык куеп бил алышалар, димәк, бертуган энемнең исеме халык күңелендә яши, ул башлап җибәргән күркәм, яхшы hәм файдалы эшләр лаеклы рәвештә дәвам итә, диде Румия ханым.

Исхак ХӘЛИМОВ.