Аллаhы йортларының үткәне hәм бүгенгесе

Шушы көннәрдә генә «Сембер-Ульяновск җирендә Аллаhы йортлары» («Дома Аллаха на земле Синбиро-Ульяновской») дип исемләнгән китап дөнья күрде. Гаҗәеп бай эчтәлекле китапның авторы - татар халкы hәм төбәгебез тарихын өйрәнүче, «Өмет» газетасының фронтовик-шагыйрь С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Мөнир Рамазанов.

    Милләт җанлы hәм иманлы каләмдәшебез Мөнир Рамазанов – hөнәре буенча табиб, үзенең хосусый клиникасында тешләр дәвалый. Ә эштән бушаган арада иҗат белән шөгыльләнә - гыйбрәтле хикәяләр яза, халкыбызның шанлы вә данлыклы үткәнен, өлкә авылларында мәчетләр салу тарихын җентекләп өйрәнә. Аның иҗат җимешләре «Өмет» hәм «Күмәк көч» газеталарында, шулай ук аерым җыентыклар рәвешендә басылып килә. «Сембер-Ульяновск җирендә Аллаhы йортлары» дип аталган җыентыгы – каләм остасының зур тырышлык куеп әзерләгән саллы хезмәтләренең берсе. Әлеге китапта татар халкының тарихы, борынгы Сембер каласына нигез салучылар, Cоветлар заманында Ульяновскида эшләп торган татар мәктәпләре, татар китапханәсе hәм клубы, шулай ук хәзерге заман мәчетләре, мөфтиятләр турында ифрат та бай мәгълүматлар урын алган. Бу китапта татар халкының тарих сәхифәләрендә дәрәҗәле hәм мәртәбәле урыны булуын, ата-бабаларыбызның бүген дә горурланып сөйләрлек игелекле эшләр башкарып калдыруларын күрсәтәсем килде, ди Мөнир Җиhанша улы.

    Ишеевка бистәсе мәчетендә яңа гына табадан төшкән китапны диндәшләребезгә тәкъдим итү мәҗлесендә Мөнир кардәшебезнең фидакарь хезмәтенә бик тә югары бәя бирелде. Мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов күркәм очрашуны дога белән башлап җибәрде. Туган телебезне саклап калуга, милләт тарихын өйрәнүгә аз гына булса да өлеш кертү нияте белән Мөнир абый өлкәдәге барлык мәчетләрне дә йөреп чыкты hәм тырышлыгының нәтиҗәсе буларак искиткеч матур китап дөнья күрде, аңа рәхмәтебез әйтеп бетергесез, диде Наил хәзрәт. Ә Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, шушы китапта тупланган мәгълүматларга hәм мөфтият архивына таянып, якын киләчәктә Сембер-Ульяновск төбәге мәчетләренең энциклопедиясен бастырырга тәкъдим итте. Бу китап алдагы көннәрдә халкыбызның иманга кайтып, дин юлына, мәчет сукмагына басуына сәбәпче булсын иде, дип белдерде баш имам-ахун. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да 500 данә тираж белән киң катлам укучыларга барып ирешкән китапны уңай бәяләде. Без барлык татар авылларының да үткәнен барлау максаты куйдык, танылган краевед Мөнир Рамазанов шушы мөhим эшкә бәhасез өлеш кертә, ул мәчетләр тарихын өйрәнү белән генә чикләнмичә, мәгариф hәм мәдәният юнәлешләренә дә зур игътибар бирә, күренекле якташларыбызны эзләп табып күрсәтә, диде мохтарият җитәкчесе. Ә «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов милләтебез hәм динебезнең киләчәге хакында тирән борчылып, җан атып яшәүче Мөнир Җиhанша улының татарлар hәм мәчетләр тарихына бәйле җыентыкларны үзенең хәләл малына чыгарып, hәрвакытта да халыкка бушлай таратуы турында сокланып сөйләде. Татар автономиясенең Ульяновск район бүлекчәсе рәисе Марат Авхадиев та каләм остасына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Мөнир Рамазановның барлык китаплары да балаларда hәм яшьләрдә милли үзаң hәм горурлык хисе тәрбиялиләр, диде ул. «Өмет»нең С.Урайский исемендәге әдәби бүләге иясе, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Сәгыйть Бәдретдинов тарихи әсәрләре hәм публицистик очерклары белән танылып өлгергән Мөнир кардәшебезнең бу хезмәте дә уңышлы килеп чыгуы турында бәян итте. Мәчетләргә багышланган әлеге китап бик тә көчле, дип әйтергә нигез бар, ул җиңел укыла, чөнки гади, аңлаешлы тел белән язылган, тарихи фоторәсемнәр күп, 13 нче гасырдан алып бүгенге көнгә кадәрге чор оста яктыртылган, шуңа күрә аны, hич тә икеләнмичә, өлкә мөселманнары тормышының энциклопедиясе, дип атарга була, диде татар матбугаты ветераны. Ә китапның авторы Мөнир кардәшебез татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен милләт тарихын өйрәнү hәм аны халыкка җиткерү юнәлешендә бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләргә чакырды.

Исхак ХӘЛИМОВ