Эльвир Якупов истәлегенә турнир

Ульяновскида СОБР хезмәткәре Эльвир Якупов hәм хокук тәртибен саклау органнарының хәрби бурычларын үтәгәндә hәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә дзюдо буенча турнир узды.

    Ульяновскиның «Новое поколение» спорт комплексында дзюдо көрәше буенча хәзер инде традициягә кергән шәhәр турниры үтте. Ярышлар Эльвир Якупов истәлегенә багышланган иде.

    Әлеге турнир - спорт бәйгесе безнең төбәк территориясендә ел саен үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2000 елда СОБР хезмәткәрләре hәм Эльвир Якупов егет вакыттан ук тренировкаларга йөргән «Мужество» спорт клубы инициативасы буенча оештырыла. Хәзер турнирда Ульяновск өлкәсе командалары белән беррәттән, илебезнең башка регионнары вәкилләре дә катнаша.

    Күркәм чараны Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе начальнигы урынбасары полиция полковнигы Марат Гафуров ачып җибәрде.

    Спортчыларны кайнар сәламләп, Марат Гафуров болай диде:

    - Шундый спорт турнирлары яшь кешеләргә cәламәт яшeү рәвеше алып барырга этәргеч ясый hәм үсеп килүче буынны хокук тәртибен саклаучыларның батырлыгы hәм тәвәккәллеге, кыюлыгы үрнәгендә тәрбияләү мөмкинлеге бирә. Бүген без  хезмәт бурычларын үтәгәндә, дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итеп, терроризмга каршы көрәштә батырларча hәлак булган СОБР хезмәткәрләрен искә төшерәбез. Без үзебезнең сугышчан иптәшләребезне онытмыйбыз, хәтерлибез hәм гомерләрен дә кызганмыйча үзләренең хезмәттәшләрен коткарган ышанычлы дуслар тәрбияләгән өчен аларның гаиләләрәнә рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Хокук тәртибен саклаучыларның шәхси батырлыгы hәм югары профессиональлеге, геройлыгы hәм курку белмәве, Туган илебез хакына газиз гомерләрен дә кызганмавы hәрвакытта да үрнәк булып торачак. Ихтыяр көче, максатчанлык hәм бернигә дә карамастан җиңүгә омтылу - махсус подразделениеләр сугышчылары hәм чын спортчылар менә шушы сыйфатлары белән башкалардан аерылып торалар.

    Турнирның шәрәфле кунаклары - өлкә УВДсының шәхси состав белән эшләү буенча идарә начальнигы Алексей Жуков белән шәhәр хакимиятенең физик культура hәм спорт идарәсе башлыгы Алла Никитина да спортчыларга уңышлар теләделәр.

    2006-2008 елларда туган 140 егет hәм кыз төрле үлчәү категорияләрендә үзләренең командаларын тәкъдим иттеләр.  Яшьләр ике көн дәвамында үзләренең осталыкларын, көрәш техникасын күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Ульяновск өлкәсе вәкилләре танылды. Аларны медальләр hәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

Белешмә өчен:

    Ульяновск өлкә УВДсының СОБР оперуполномоченные милициянең өлкән лейтенанты Эльвир Равил улы Якупов 2000 елның январь аенда Чечня Республикасы территориясендә боевиклар тоткарлаган заложникларны азат итү буенча махсус операция вакытында hәлак була. Заложникларны яшереп тоткан завод янына килеп җиткәндә, милиция хезмәткәрләре засадага эләгә hәм боевиклар аларга төрле яктан ата башлыйлар. Шәхси батырлык hәм югары профессиональлек күрсәтеп, Якупов утны үз өстенә алырга мәҗбүр була hәм шул рәвешле яраланган иптәшләренә ату зонасыннан чыгарга ярдәм итә. Каты атышу вакытында, ягъни хезмәт бурычын үтәгәндә үзе дә яралана hәм боевиклар пулясыннан батырларча hәлак була.

Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте.