Yрән авылы клубы яңартылды

Чардаклы районы Yрән авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә яңадан ачылды.

    Yрән авылында мәдәният йорты бинасын Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов булышлыгы белән тормышка ашырылган «Җирле инициативалар» программасы буенча ремонтладылар.

    Yрән халкы  җирле инициативаларга ярдәм итү программасында ике ел рәттән катнашты. Узган елда культура учагының иске тәрәзәләрен яңаларга алмаштырдылар hәм беренче катын тулысынча төзекләндерделәр. Ә быел бинаның икенче катында ремонт эшләре башкарылды hәм җылыту системасы яңартылды.

    Яңартылган мәдәният йортын тантаналы рәвештә ачу уңаеннан авыл халкын Чардаклы район хакимиятенең яшьләр сәясәте hәм халыкның ялын оештыру идарәсе башлыгы Эльмира Сатдинова белән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Чардаклы җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Юденичев сәламләделәр. Алар Наилә Забихуллова җитәкчелегендә эшләп килүче мәдәният йорты коллективына иҗади уңышлар hәм яңадан-яңа ачышлар юлдаш булуын теләде. Ә Наилә Борхан кызы культура учреждениесен ремонтлауда ярдәме өчен Губернатор Сергей Морозовка олы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Хәзер безнең клубта төрледән-төрле чаралар уздыру, милли мәдәниятебез hәм сәнгатебезне үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган, диде ул.

    Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Бәйрәм концертында Yрән урта мәктәбе укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук Чардаклы район үзәге, Татар Колмаеры hәм Яңа Кызылсу авыллары сәхнә йолдызлары катнаштылар.

    Наил МУСТАФИН.

    Автор фотосурәтләре.