Әнкәебезгә рәхмәтлебез!

Чынлы районы Кәшә авылында дөньяга килгән сугыш чоры баласы, “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем иясе - газиз әниебез Фәхриҗиан Шәкур кызы Мулюковага 5 ноябрьдә 95 яшь тула.

    Безнең кадерле әниебез Кәшә авылында көн күргән Шәкур бабай белән Нәгимә әбинең зур, тату гаиләсендә унөченче бала булып дөньяга аваз сала. Аңа тормышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татырга туры килә. Кечкенәдән өйдәге бөтен эшләрне башкарып, әнисенең терәге булып үсә ул. Мәктәптә 7 классны тәмамлап, Буа педагогик училищесына укырга керә. Тик озак укый алмый, чөнки әнисе авырып китә. Шуннан соң өйдәге бөтен хезмәт, барлык мәшәкатьләр әнкәебез җилкәсенә төшә. Авыр сугыш елларында 17 яшьлек үсмер кыз авылдагы бөтен эшләрдә катнаша – печән чаба, урак өстендә арыш, борчак уруда тир түгә, көне-төне молотилкада эшли. Кышның үзәккә үтәрлек салкын көннәрендә окоплар казып йөри. Безнең әнкәебез боларны барысын да үткән, тормышның барлык авырлыкларын да үз җилкәсендә кичергән, тик бөгелеп, сыгылып төшмәгән. Сугыштан соңгы михнәтле елларда авыл хуҗалыгын, илебезне яңадан аякка бастыруда да көчен кызганмый - бер көн дә эштән калмыйча, ару-талуны белмичә хезмәт итә. Әнкәебез 65 яшенә кадәр колхозда эшләп лаеклы ялга чыкты.

    Әтиебез Мәсхут Әбдрәшит улы белән гаилә корып, безне - өч балаларын тудырып, тәрбияләп үстерделәр. Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узган, фашистларга каршы танкист буларак сугышкан газиз әтиебез бик иртә - 1976 елда кинәт үлеп китте. Әнкәебезгә ялгызы гына безне олы тормыш юлына чыгарырга туры килде.

    Тату, тәртипле гаиләдә үскәнгәме инде, әти-әниебезнең йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдек. Хәзер инде үзебез дә олы яшьтә, тик әнкәй hаман да безнең өчен зур таяныч, киңәшче, терәк булып, бала-оныкларының уңышларына, бәхетенә сөенеп яши. Аның яшәү дәрте hәм омтылышы гаҗәеп дәрәҗәдә зур – илдәге, дөньядагы хәлләр белән кызыксына, газеталар, Коръән китабын укый, намазны калдырмый. Шулай безне шатландырып гомер кичерә. Аның янында без дә үзебезне  кечкенә, яшь балалар сыман хис итәбез. Әнкәй безгә зур терәк шул!

    Балалары Розалия, Рамис-Нурфия, Румия-Рәшит, онык-оныкчыклары.